Уйлый күңелем, ут йота
Һәр халыкның үз теле, үз моңы, үз гореф-гадәтләре!
Аю үз баласына – “аппагым”, керпе “йомшагым” дигән шикелле, җирдәге һәр тереклек иясенең үз тавышы, үз аралашу ысулы бар.
Казлар үзенчә каңгылдаша, тургай үзенчә сайрый, сандугачның үзенә генә хас моңы бар! Хәтта бөҗәкләрнең дә үз теле! Җәйге болында җиләк җыйганда бал кортларының бер чәчәктән икенчесенә кунып безелдәгәннәрен, божаннарның курай уйнаган тавышлар чыгарып быжылдаганнарын тыңлаганыгыз бардыр. Чикерткә булып чикерткә дә, аларга кушылып, үзенчә сайрый. Кыскасы, тулы бер симфония! Табигать симфониясе!
Адәм балалары да шулай. Һәр халыкның үз теле, үз моңы, үз гореф- гадәтләре!
Татар халкының, гасырлар дәвамында дисәң – аз булыр, мең еллар дәвамында чарланган теле бар. Тел ярдәмендә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләр, бәетләр, дастаннар барлыкка килгән. Тел турында мәкальләр бихисап.
– Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
– Теле барның – иле бар, – дибез.
Рус туганнарыбыз да:
– Без языка и колокол нем, – дигәннәр.
Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миннеханов:
– Туган тел ул – иң әүвәл халкың белән күңелнең иң нечкә кыллары аша бәйләнеш, – дип саный.
Патша хөкүмәте татар балаларын укытырга сукыр бер тиен бирмәсә дә, халкыбыз үз мәгариф системасын булдырган. Һәрчак аң-белемгә омтылган.
Ленин бабай Россияне “халыклар төрмәсе” дип атаса да, Бухаринга язган хатында татар мәктәпләрендә, мәдрәсәләрендә укучы татар балалары русларның церковно-приходская школаларында укучылардан ун тапкыр күбрәк дип язган (В.И.Ленин. Әсәрләр. 5 том).
Ул чорда Казанда, Уфада, Оренбургта гына түгел, Әстерханда, Төмәндә, Мәскәүдә, хәтта Новосибирскида татар мәктәпләре булган. Аларда белем алган шәкертләр революция кебек илкүләм тетрәнүләр чорында да югалып калмаганнар. Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый кебек дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, киң колачлы язучылар булып киткәннәр.
Бездән алда гомер сөргән әби- бабаларыбызга мең рәхмәт! Алар, төрлечә кимсетүләргә, җәберләүләргә, указлар чыгара-чыгара көчләп чукындыруларга карамастан, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калганнар. Аларның рухына көн саен дога кылырга кирәк.
Революциядән соң властька килгән коммунистлар да безгә якты чырай күрсәтмәде. 1923 елның беренче яртысында барлык дини мәктәпләр ябылып бетте, манаралар ауды, гарәп алфавитында язылган әсәрләребез учакларда янды.
Шагыйрь Хатыйп Касыймов, җаны әрнеп:
Тарихыбызны, үткәнне
Чутладылар калдыкка.
Мыскыл арбасында бардык,
Авызга су алдык та.
Дин чәчәкләре янәсе,
Шиңдердек йолаларны.
Йолаларыннан язганнар
Игелек кылалармы?
Кыйссаларны яндырдылар,
Мәчетләрне ваттылар.
Дин тамырын чабабыз дип,
Тел тамырын чаптылар, – дип язды.
Коммунистлар партиясенең “Слияние и сливание в одну нацию” дигән утопик идеологиясен байрак итеп ничә мәртәбә алфавит алышынды. Көчләп яки вербовка сылтавы белән татарларны урман кисү, торф чыгару, шахталарда күмер чабу кебек иң авыр эшләргә төрле төбәкләргә тараттылар. Ничек тә таркатырга, сыекландырырга тырыштылар. Катнаш никахларга юл ачылды. Лексиконга “толерантлык” дигән сүз килеп керде.
Ә без – беркатлы ачык авызлар – алдын-артын уйламыйча, авыз суларын корыта-корыта:
“Бер киявем Полтавада...
Бер киявем Тбилисида”, – дип, чәйләр-“мәйләр” эчә-эчә аяк тибеп җырладык. Эшчән, булдыклы, тал чыбыктай зифа буйлы кызларыбызны әтрәк-әләмгә биреп әрәм иттек. Югалттык! Чөнки, чит мохиткә барып эләккәч, ул мескен баланың телен генә түгел, рухын да сындыралар. Рухы төшкән җайдакның аты чапмас, дигән Чыңгыз хан. Кызыбыз инде сабыйларының берсен генә дә татарча тәрбияли алмаячак.
Безгә ул “толерант” сүзен лексиконнан чыгарып ташларга кирәк. Чөнки ул беръяклыга: татарлар тарафыннан юл куюга гына кайтып кала.
Вакытсыз арабыздан киткән талантлы шагыйрь Эдуард Мостафин халкыбыз язмышы өчен чын йөрәктән әрнеп:
“Башларны ия-ия
Күләгә булдык инде”, – дип язган иде.
Әрнемәслекмени!? Милләтебезне, туган телебезне саклау мәсьәләсендә берөзлексез чигенәбез да чигенәбез. Инде тупикка килеп терәлдек. Бүтән чигенер урыныбыз да калмады.
Мәскәү менә ничә гасыр инде безгә яла яга. Тарихи темаларга төшерелгән фильманарда татарларны кыргый бер кавем итеп күрсәтергә тырыша. Ә без биатасы алдында тел яшергән килен кебек дәшмибез.
(Дәвамы бар).
Фәтхулла Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев