Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Соңгы дәрес

Зинһар сызлама инде, йөрәккәй! Хәзер бит Наҗиянең җиһан агачында үз ботагы, икенче оясы бар.

Ул оядан оныгын очырып җибәрмичә, син күпме генә чәнчеп-сиздереп торсаң да, китәргә хакы юк аның. Галәмнең миллион яшьлек кояшы, каршыдагы каеннар артыннан елмаеп, аңа һәр көн шул хакыйкатьне тәкрарлый. Кошларга салырга дигән җим савытын тоткан Наҗия тәрәзәгә килде. Аны сәламләп, җил ботакларын чайкалдырып куйды, яфракларын кытыклап шыбырдатты. Җил бүген тагын Татарстан җиреннән, туган авылы Болынкыр ягыннан килеп җиткән иде. Наҗия тәрәзәне ачты. Әнә ич битләрне ничек ягымлы итеп сыйпый. Ул рәхәтләнеп күзләрен йомды. Чәчәк исләре, басуларны тутырып, серкә очыручы иген исләре нинди тәмле! Хәтта шуларның җылы пары иреннәргә әчкелт сагыз булып сылана, күзләрне яшьләндерә. Эсселек озаккарак китте. Иген башакларына эч сала торган мәл керде. Яңгырлар кирәк, дым кирәк! Бүген җил мәрхәмәтлерәк кебек, дымы бар кебек...

Саескан шыкырдавы аның уйларын бүлде. “Беләм инде көткәнегезне”, – диде ул һәм, тәрәзә төбендәге гөлләр аша үрелеп, аска карады. Әнә бит кызылтүшләре дә, чыпчык, күгәрченнәре дә җыелышканнар , җаныкайларым. Тәрәзәдән генә сибәргә ерак шул, хәзер төшереп бирер әбиегез. Гөбәдиясен пешәргә генә куйсын да. Шулчак телефон шылтырады. Ул кабаланып артына борылуга, йөрәге кысып та алды. “Сабыр ит инде бераз”, – диде ул күңеленнән. Теге җомгада килгән олы шатлыкны күпсенмисеңдер ич. Сиңа мәңге тибәргә кушкан кеше юк. Җиһан йөрәге генә мәңгелек, ул гына кояшы-ае, Җидегән йолдызлары, Киек Каз Юллары белән җем-җем итеп торган серле чиксезлекне әйләндерә дә әйләндерә, вакыт тегермәне тере һәм тере булмаган матдәләрне, мәңге тартып, берсеннән икенчесенә әверелдерә.

– Әйе, тыңлыйм.

– Исәнмесез, апа, – диде ниндидер ир кеше.

Тавышы үтә дә таныш кебек, әмма ул аны аера алмады.

– Гафу итегез, кем дисәм дә...

Трубкада беразга тынлык урнашты.

– Мин бу, апа, Яруллин...

Наҗия гаҗәпләнүеннән кычкырып җибәрде:

– Дамир?! Син каян шылтыратасың?

– Сезнең шәһәрдән.

– Зеленоградтанмы?

– Әйе.

Алар, бер-берсенең сулышын тыңлагандай, сүзсез калдылар. Мәктәп елларында Яруллин аның йөрәген аз яраламаган иде. Ниһаять, элекке укучысы башлап телгә килде:

– Сезнең янга кереп чыгып булмасмы икән, дигән идем.

– Рәхим ит...

– Ярый, апа, бераздан кагылырмын әле мин.

Наҗия  телефон янәшәсендәге софага утырды. Саескан юкка шыкырдамаган, кунак киләсен хәбәр иткән икән. Тукта, Яруллин нинди кунак булсын, ди! Ул, тәнендә бала йоннары кабарганын тоеп, тәрәзәне ябып куйды. Яруллинның нинди йомышы төшкән аңа? Инде ничә еллар башаягы белән Себер якларында югалган кеше ничек бирегә килеп чыккан? Ул кабул итеп алган бишенче сыйныфта тугыз малай, ундүрт кыз иде алар. Беренче атнада ук Наҗия Яруллинны “Аксак чәүкә” дип йөртүләрен белде. Аның зур зәңгәр күзләре, чыннан да, чәүкәнеке төсле аксыл иде. Ул күзләр, аны җаен чыгарып мактаганда да, тәртипсезлеге өчен тиргәгәндә дә, ачу китергеч акаеп һәм йомылмыйча карап торалар. Әйтерсең ул дәрестән дә качмаган, сугышмаган да, өй эшен дә эшләп килгән. Ябык, бәләкәй гәүдәсе ялгыз үскән кәрлә агачны хәтерләтә. Яруллин аягына аксап атлый, атлаганда кулын, ишкәндәге төсле итеп, аркасына таба чайкап җибәрә. Алпан-тилпән, чатлы- ботлы хәрәкәтләр ясап йөргәнгә, аңа “Мультфильм” кушаматы да өстәлгән. Кайсы кушаматы белән дәшсәләр дә, ул ялт борыла, дәшүчегә акаеп карый, шундук тибешә, якалаша башларга да күп сорамый. Күп вакытта үзен кыйнап та ташлыйлар. Йөзе ачу таш капкандай гомергә чытык, тавышы борын эченнән бомбыр-бомбыр елап чыга.

Яруллин барлык укытучыларның иң сөймәгән заты иде. Шуңа күрә аның көндәлегенә “ике”леләрне зур ләззәтләнү белән тезделәр. Ә Наҗия, сыйныф җитәкчесе буларак, аны гел яклады, авыр гаиләдән икәнен истә тотыгыз, дәрескә килгәнгә булса да, “өч”леләрегезне кызганмагыз, дип үтенде, үз дигәненә беркадәр иреште дә кебек.

Яруллинга нигә кирәге чыккан соң әле аның? Нишләптер, ул канга батып килеп керер сыман тоелды Наҗиягә. Тугызынчы сыйныфта булса кирәк, Яруллин тәнәфестән өске иренен ярып керде, гадәттәгечә, ни булганын әйтмәде. Наҗия аны больницага җибәрде. Ләкин Дамир анда бармаган иде. Куян иренле булып калачаксың, дип үгетли- тирги торгач, Яруллин ризалашты. Наҗия аны дәресләрдән азат итте. Әмма төнлә әбисе: “Иртән чыгып киткән килеш өйгә кайтмады”, – дип елый-елый шылтыратты. Иң элек Наҗия больницадан белешеп карады. Яруллинның анда эзе дә булмаганлыгы ачыкланды. Ул, кан басымы белән авырып яткан ирен торгызып, үзләренең машинасына утыртты, төне буе район үзәгенең яшьләр булырдай җирләрен таңга кадәр эзләп, ахырда табып, “Ашыгыч ярдәм” пунктына алып барып, үзе карап торып, иренен хирургтан тектергән иде.

(Дәвамы бар).

Фоат Садриев, Татарстанның халык язучысы.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев