Соңгы дәрес
– Камзулыңны да ал! Мин аны кимәячәкмен... Дамир, кире борылып, сумкасын куйды. Аның күзләре яшьләнгән, иреннәре калтырый иде. – Апа, зинһар, ышан, мин намуслы кеше, – диде ул, ялварып. – Мин балалар фондына, башкасына акча салам. Мин күп башлангычларга үз өлешемне керттем... – Институттан соң дәүләт синнән инженерлык эзләнүләре көткәндер, дип уйламыйсыңмы син? – Эзләнеп карадым мин. Бөтен нәрсә акчага килеп терәлә дә туктап кала. – Шуннан, олы акча янчыгы тотып, базарга йөгердең. Кесә чистартырга... – Сез минем бөтен яшәвемне сызып атасыз...
Дамирның йөзе, иреннәре күкшелләнде, ул, күкрәген тотып, үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөри иде. Каршына килеп, Наҗия аны туктатты, нәрсәдер эзләгәндәй, йөзенә карап торды һәм йомшак кына итеп чәчләреннән сыпырды.
– Мин сиңа ышанам, – диде ул, ярым пышылдап. – Син андый түгел, әлбәттә.
– Юмаламагыз, хәзер мин мәктәп яшеннән чыккан, – диде Дамир үпкәләүле тавыш белән, башын читкә борып.
– Син эчтән арыгансың, балам. Берни дә җаныңа якын түгел. Тирә-юнеңдә тере мәетләр күп. Аларның чери башлаган исләре сине ярсыта башлаган...
Наҗия Дамирның тынычлануын көтте һәм аның өстән аска юнәлгән карашын тотып алды. Аннары әллә нинди тантаналы тавыш белән бөтенләй көтелмәгән нәрсәләр турында сөйләргә кереште:
– Беләсеңме, җирнең дә бит җаны бар. Ул, йөрәк кебек, бер кысылып, бер киңәеп тибә, тамырлары буйлап яшәү сүле куа. Аның тибешеннән океан-диңгезләрдә тау-тау дулкыннар кубарыла, вулканнар атыла, халыклар күтәрелә, революцияләр, сугышлар чыга, формацияләр алмашына. Кеше шуңа үз өлешен кертә ала. Яфрак калынлыгы гына булса да...
Наҗия, үзе дә сизмәстән, очынып сөйләргә кереште. Аның һәр сүзе, җыр кебек, йөрәгеннән кайнарланып чыкты, күзләре очкынланды, картлык сипкелләре тамган киң маңгаеннан, йөзендәге җыерчыкларыннан якты җылы нур коелды, чал чәчләре көмеш тузганактай күпереп киттеләр. Гүя ул тылсымлы сүзләре белән ерактан сузылган күренмәс кылларны үзенә җыя һәм дәртле көй итеп чиксезлеккә юллый иде.
Укытучысының сөйләвен бүлдерү аның иң күрә алмаган нәрсәсе икәнлеген белгәнлектән, Дамир авыз ачып бер сүз дә дәшмәде. Турысын гына әйткәндә, ул аны бүлдерерлек хәлдә түгел, хыялый, серле төш күргәндәй, өнсез калып, тыңлап утыра бирде. Наҗия үзе әллә кайчан укыткан балаларның үткәндәге һәм бүгенге тормышларын сөйләде; кемнәрнең нәрсәләргә омтылуларын, нәрсәләргә ирешүләрен, кемнәрнең кызыктыргыч ялтыравыклар артыннан куып, бернигә дә ирешә алмыйча тормыштан китеп баруларын, кайсыларын нинди көч йөрткәнен, кайсыларының күңелләрендәге кадерле омтылышларыннан читләшә барып, аларны үзләре үк һәлак итүләрен ишетеп, Дамир, ят дөньяда йөргәндәй, бер гаҗәпләнде, бер айнып, эсселе-суыклы хәлгә төште, гап- гади тормышларын Наҗиянең тирән мәгънәви бизмәннәр белән үлчәвенә хәйран калмалы иде. Ул сөйләгән кешеләр арасында Дамирның үз чордашлары да, әти-әниләре буыны да, алардан өлкәнрәкләр дә күп иде. Укытучысы барлап күрсәткән хакыйкатьләрдән Дамир гомере буе табынган кайбер авылдашларының табынырлык түгеллекләрен аңлады, күзгә бәрелмичә тыйнак кына яшәүче аерым кешеләр аның күз алдында әүлиядай үсеп киттеләр. Ахырда, сабырлыгын кызыксынуы җиңү сәбәпле, ул Наҗияне бүлдерергә мәҗбүр булды:
– Апа, үзегез укыткан барлык балаларга да аерым дәфтәр ачып, гомер буе язып бардыгызмы әллә?
– Һәркайсыгызның тормышы менә монда язылган, – Наҗия кулъяулыгын тоткан кулы белән күкрәгенә күрсәтте дә маңгаен, алсуланып чыккан бит очларын сөртеп алды. – Адәм баласының беркайчан да түләп бетерә алмый торган бурычлары бар. Иленә, халкына, үзен тудырып кеше итүчеләргә... Гадәттә, андый бурычларны мәңгелек яшәү мәгънәләре һәм балалар белән түлиләр. Мин, картайган көнемдә бирегә килеп, оныгым белән дә түләргә булдым... – Наҗиянең күзләре яшьләнде, ул күкрәгеннән чыккан кайнарлыкны бик авырлык белән йотып куйды. – Оныгым унике яшендә авариягә эләкте. Билдән түбән хәрәкәтсез ята. Аңа хәзер егерме яшь. Нибары егерме яшь! Мин аны үзем укытам. Аяк очыннан баш түбәсенә кадәр массаж ясыйм. Һәр күзәнәгенә, төрле дарулар белән... Ике сәгатьтән артык... Хәтта авыр булып тоелгач, чәч толымнарымны кистереп ташладым. Һәр көн, сигез ел буе! Врачлар өмет юк дип тиргиләр, үзеңне дә, оныгыңны да интектермә, диләр. Малай белән килен дә алар сүзен тукый. Ә мин җиңдем! – Наҗиянең йөзе балкып китте. – Үткән җомгада аның уң аягының бармаклары кыймшана башлады! Син моның ни икәнем аңлыйсыңмы?! Аны аякка бастырган көнем тормышымның иң бәхетле көне булачак!
Наҗия тынып калды. Алар уйга батып шактый утыргач, ул, түбәнчелек белән елмаеп, сүзен төгәлләде:
– Күптән дәрес уздырганым юк иде... Килүеңә рәхмәт, балам. Соңгы дәресемдер инде бу...
– Юк, соңгысы түгел, апа.
– Каян беләсең?
– Минем кабат киләсем була икән әле... Билге алу өчен... Аптыраганнан килгән идем... – Дамир кинәт кенә утырды да, ике чигәсен куллары белән кысып, теше сызлагандай, башын чайкарга
тотынды. – Нәрсәдер менә монда гына тора... Әйтә генә алмыйм... Сүтәргә, каяндыр башларга кирәк... Күбесе чын түгел бугай шул... Ничек итәргә икәнен әйтүе кыен...
Дамир тормышының бик мөһим эзенә төшә башлаганын тойды, әмма шундук җепнең очын югалтты. Наҗия кухняга чыгып киткәч тә, ул аны кабат эзләп карады, әмма фикере чуалды, һәм ул моның әле тиз генә табылмаячагына ышанды.
Чакырып биш минут үтмәгәндер, такси килеп тә җитте.
Наҗия әле генә духовкадан алган гөбәдияне, урталай кисеп, яртысын Дамирның сумкасына салды, ниндидер тәм- томнар, үзе бәйләгән йон оекбаш, берничә татарча китап тыкты. Дамирның ай-ваена карамастан, подъездга ук озата төште. Машинаның ишеген ачканда, Дамирның аны кысып кочаклыйсы килде, әмма, күңеленнән бик теләсә дә, арадагы ниндидер күренмәс илаһи пәрдә аякларын атлатмады, кулларын күтәртмәде. Дамир күзләренең ачытуын сизде, зиһене бөтенләй таралды, теленә бер генә җылы сүз дә килмәде. Наҗиянең керфекләренең дымлануын күргәч, күңеле бөтенләй ерылып китте:
– Апа, тагын күпме җирләр аера инде...
– Юк, балам... – Наҗия тирән итеп сулыш алды. – Без бергә. Ара да юк, вакыт та юк. Бөтенебез бөтенебездә без...
Наҗия, такси күздән югалгач та, шактый вакыт басып торды. Болытлар арасыннан кыеклап сузылган кояш нурларында елтырап эре яңгыр тамчылары төшә башлагач кына керергә кузгалды. Лифтка утырмыйча, үз аягы белән өченче катка күтәрелгәндә йөрәгенең бер мәртәбә дә сиздермәвенә хәйран калды. Ул, ишектән керү белән түргә узып, тәрәзәне ике якка киереп ачып җибәрде. Дым сеңгән тыгыз җил бүлмәгә тулды, шуны гына көткәндәй, яңгыр яварга тотынды. Тоташ ташкын булып шаулаучы яңгыр тамчылары, корылыктан әлсерәгән яфракларның куанышып шыбырдашулары, җилнең аларны бер-берсе белән кочаклаштырып шаяруы Наҗиянең күңеленә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Ул, әллә никадәр еллар кичеп, меңнәрчә чакрым юллар узып килгән бүләк камзулны кулына алып, битенә терәде. Камзул сабый баладай йомшак, җылы һәм тәмле исле иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев