Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби минутлар

Очланмый калган кибәннәр... (өченче бүлек)

Биана белән килен тату яшәделәр. Юк-бар сәбәп табып тәмсезләнеп йөрмәделәр. Уйласаң, бу да зур куаныч иде. Юкса, әнә бит, пычакка-пычак килеп яшәүче гаиләләр азмыни?

Хәйдәрдән хат килү аларның барысы өчен дә зур шатлык, ул көн бәйрәмгә тиң иде. Ата-ана өчен төпчек улларының хаты Касыймны югалту кайгысын, күңелдә сыкрап торган сагышны беразга гына булса да басып тора иде. Саҗидә түти һәр намаз артыннан улының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп дога кылды.

Фатыйма мәктәптән кайткач, ишек алдында өй белән абзар-кураны бер итеп уйнап йөргән улын күтәреп сөя дә, өй эшләренә кереп чума. Саҗидә түти аны жәлләп:

- Килен, арыгансыңдыр, тамагыңа ашап ал инде, - дип карый. Фатыйма:

- Хәзер, әнкәй, хәзер, - ди дә, өй алдында, йә чоланда дөбер-шатыр китереп, нәрсәләрнедер тәртипкә салырга тотына. Саҗидә түти түзми:

- Килен, хет, берәр чәшке чәй булса да эч инде, - дип карый. Фатыйманың тагын җавабы әзер:

- Чишмә суы беткән икән. Мин тиз генә барып кайтыйм инде. Аннан соң бергәләп эчәрбез. Ә син, әнкәй, чәй кайната тор.

- Самавыр кайнаган ул, әзер.

Саҗидә түти шкафтан чәшке-чынаяк алып килергә дип урыннан кузгала. Ул арада Фатыйма инде көянтә-чиләген күтәреп капкадан чыгып бара.

Чишмәгә тыкырыкны чыккач, илле-алтмыш адымнар чамасы түбән төшәсе. Уйсулыкта мунча бүрәнәсе юанлыгы карама агачы үсеп утыра. Чишмә шул карамадан дүрт-биш адым түбәнрәк җиде күзләнеп тибеп тора. Авыл халкы аның суын зәм-зәм суларыннан да тәмлерәк дип сөйли. Алай ук булмаса да, суы, чыннан да, йомшак. Чәй өчен менә дигән! Карамадан өстәрәк анда-санда гына булса да чикләвек куаклары, аларга ышыкланып абагалар үсеп утыра. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, элегрәк монда куаклык зур булган. Салих авылы кешеләре чикләвек җыярга еракка барып йөрмәгәннәр, ындыр артларына чыгып, капчыгы белән җыеп керә торган булганнар. Колхоз оешкач, бирегә көтү керткәннәр. Хәзер чикләвек куаклары анда-санда гына торып калган.

Чишмә ындыр арты буйлап бара-бара да, Ыкка коя. Аның суына бигрәк тә әби-сәбиләр мөкиббән. Тик алар өчен бер кыенлыгы бар : сулы чиләкләрне күтәреп, тау менәсе. Шуңа күрә чишмәгә күпчелек яшь-җилкәнчек йөри.

Фатыйма чишмә янына килеп җиткәч, беркавем аның агышына карап сокланып торды. Аннары, чиләкләрен тутырып алды да, бер якка куйды. Агым буйлап ике-өч адым түбәнгә төшеп кулларын, битләрен юды. Чәчләрем тузгып тормыймы дип, суга карады һәм... әздән генә артына егылмый калды. Чишмә суында аның шәүләсенә каршы яктан сузылып, ир-ат шәүләсе пәйда булды. Фатыйма күземә күренәме соң бу дигән шөбһәле дә, каршылыклы да уйларын җиңеп өскә карады. Чишмәнең каршы ягында лесник Гиздел басып тора иде. Ул, гадәтенчә, яшел кожанын кигән, җилкәсенә мылытыгын аскан. Хәер, аның кожанын яшел дип тә булмый. Бәлки, кайчандыр ул яшел дә булгандыр. Тик вакытлар үтү белән кояшта ашалып, яңгырда юылып киндер төсенә кергән иде. Гиздел җәен-кышын шул кожанын салмады. Фәкать кыш көне кожан астыннан телогрейка белән сырган чалбар кия торган иде. Ә мылтыгын ул йоклаганда да кочаклап яткандыр.

Гиздел, сирәк тешләрен ыржайтып, көлеп куйды.

- Курыктыңмы?

Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышып, аңа җавап бирде:

- Юк, үзебезнең авыл кешесеннән нишләп куркыйм ди. Әнә, немецлардан куркырга кирәк.

Гиздел буш кулы белән (аның бер кулы һәрвкыт мылтык каешын кысып тоткан булыр) каядыр еракка селкеп куйды.

- Немецлар бездән ерак, ишшу, әнә, чигенә баралар ди. Безнекеләр немецларның арт сабакларын укытып баралар ди. Юлбашчыбыз иптәш Сталин булганда безгә беркемнән дә куркасы юк. Бер-ике айдан дөмектерәчәкләр аларны. Менә күрерсең.

- Гиздел, әйт әле, син нигә Галиев абыйны чактың? Сиңа зыяны тимәгәндер ич?

- Ә сиңа нәрсә, Галиев абый җәлкемени?

- Әйе, кызганыч, бик кызганыч. Ул колхозчы өчен тырышты бит. Синең белән минем өчен тырышты.

- Ә нигә мине дә списокка кертмәгән алайса?

"Ә-ә, имәндә икән чикләвек, - дип куйды Фатыйма күңеленнән генә. -Менә ни өчен ул аны саткан икән".

- Сиңа бит болай да дәүләт акча түли.

- Әле син ул контраны яклыйсыңмени? Синең безгә лекция укып йөрүләрең күз буяу гына икән алайса.

Гизделнең сүзләре Фатыйманың башына күсәк белән суккан кебек тәэсир итте. Менә сиңа мә! Ул колхозчыларга лекция укыганда, никадәр генә авыр булса да, иртәме-соңмы сугыш безнең җиңү белән тәмамланачак дип, кешеләрнең рухлары сынмаслык, аларның күңелендә җиңүгә өмет чаткылары уятырлык сүзләр генә сөйләде. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, инде килеп, менә сиңа мә! Аның сөйләгәннәре күз буяу гына булган, имеш. Гиздел дәвам итте:

- Фронтта хәлиткеч сугышлар барган чакта ул колхозчыларны симертә, пнимаешь!

Фатыйманың ачуы килә башлады.

- Нинди симерү турында сүз булырга мөмкин, Гиздел. Колхозчыларны ачка шешенеп үлүдән сакларга тырышты диген.

- Тырышты менә...

Гиздел аты-юлы белән сүгенеп куйды. Фатыйма аның сүзләреннән оялып, бурлаттай кызарды, чиләкләрен көянтәсенә элде, кайтыр якка борылды.

Гиздел җәһәт кенә чишмәне карама ягыннан әйләнеп үтте дә, берничә адым атларга өлгергән Фатыйманың юлына аркылы төште.

- Фатыйма, чык миңа кияүгә!

Фатыйма, сәерсенеп, Гизделгә текәлде.

- Син үз акылыңдамы, Гиздел? Минем үз ирем бар!

Гиздел, тугыз-ун яшькә өлкәнрәк булса да, Фатыйманың бервакытта да аңа абый дигәне булмады. Хәер, малайлар булып малайлар да аңа абый дип дәште микән әле.

- Хәбәрсез югалган кешене көтүдән ни файда? - диде Гиздел белдеклеләнеп.

- Бәлки исәндер. Бәлки ул пленга гына эләккәндер?..

- Алай булса, ишшу да хуже! Пленга эләккән кешеләрне иптәш Сталин кемнәр ди, иптәш агитатор?

Гизделнең сүзләре Фатыйманың болай да сызлап торган бәгыренә килеп кадалды. Ихтыярсыздан, аның йөрәге кысылып, сыкрап куйды. Әсирлеккә яраланган килеш тә, һушсыз яткан чагында да эләгергә мөмкин ич...

- Кайтса да аны монда яшәтмәячәкләр. Йә таш капчыкка тыгып куячаклар, йә бөтенләй Себергә озатачаклар. Вәйт так!

Гиздел кеше хәлен аңлый торган бәндә булса, Фатыйманың көл төсенә кергән чыраена күз төшереп алу белән аның хәлен күрер иде, аның йөрәк ярасына тоз сипкәнен аңлар иде. Юк инде, юк! Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәме соң?..

Фатыйма сүзсез генә баскан урыннан кузгалды. Ул бер-ике атларга да өлгермәде, артында гына мылтыктан аткан тавышка сискәнеп, иңеннән көянтәсен төшереп җибәрде. Чиләкләре бер якка, үзе икенче якка тәгәрәде.

- Йөрәкне яра яздың бит, юньсез!

Ул арада кожанын салып ташлаган Гиздел аның өстенә килеп капланды, кисәү таягы кебек каралып, каешланып каткан куллары белән Фатыйманың күлмәген ертып күкрәгенә үрелде. Фатыйма бу мәсхәрәләүгә җен ачуы чыгып, аяклары-куллары белән бәргәләнә-бәргәләнә Гизделне өстеннән төртеп төшерде.

- Оятсыз! Кабәхәт!

Һәм ул күкрәген ертык күлмәге белән каплый-каплый авылга йөгерде.

Шунда әллә каян гына Сәхилә карчык пәйда булды. Ул бу хәлне күреп торган булса кирәк, Фатыйманың йөгерүеннән үзенчә кызык табып:

- Нигә качасың, җүләр? Җиләк вакыты бер генә ул, - дип, инеш буен яңгыратап, аның артыннан көлеп калды.

Гиздел әнисе белән генә тора. Әтисе булгандырмы-юкмы, тәгаен генә белүче дә юк иде. Кайсылары: "Бар иде, каяндыр килгән бер зимагур йортка кергән иде", диләр, икенчеләре: "Юк ул, теге авыл кешесенең икмәген талап йөрүче кызыл командир иде. Салиха түтиләргә фатирга гына кергән иде", диләр. Өченчеләре: "Юк, син дөрес әйтмисең, агай-эне. Ул чагында Гиздел бар иде инде. Аннары, ул кеше талаучылар кунып ятмады. Крестьянның чәчүгә дип калдырган ашлыгын талап алды да, китеп тә барды", диләр. Ә дүртенчесе аларның сүзен бөтенләй юкка чыгара.

- Гуй кушаматы каян килеп ябышкан соң аларга? Аның әтисе безнең як кешесе дә булмаган әле беләсегез килсә. Каяндыр, Уралның аръягыннан килгән "кайттым гуй", "килдем гуй" дип сөйләшә торган килмешәк бер сарт булган.

Кем хаклы, кайсысы дөрес? - һич аңламассың.

Гуй Гиздел кырыкка җитеп килсә дә, өйләнмәгән, сазаган егет булып йөрде. Шулай да үз гомерендә бер тапкыр, сугыш башланыр алдыннан, кайсыдыр авылдан бер тол хатын алып кайткан иде. Хәтта туй ясамакчылар икән дигән хәбәр дә таралган иде. Тик, атна-ун көн тордылармы-юкмы, ул хатын:

- Син чатан тәре белән торганчы, мин лутчы МТСтан килгән трактористларны фатирга кертәм, - дип, кире авылларына кайтып китте.

Ә уң аягының аксавы... Гиздел тумыштан сау-сәламәт булган ул. Тиресен текмәгәннәр, әтисез булса да үскән, егет булып җиткән. Армиягә алыныр вакытта гына...

Хәер, Сәхилә карчык та бар бит әле Салих авылында. Сәхилә карчык заманында хәллерәк крестьяннарның мал-мөлкәтен талап Себергә озатканда үтә дә нык "тырышлык" күрсәткән кызыл коммунист - хәзер инде битләре җыерчыкланып беткән әби иде. Иң гаҗәбе шунда: ни хикмәттер, аның битендәге җыерчыклары башка өлкән кешеләрнеке шикелле буй-буй буразна булып ятмаган, ә ничектер, төрмә тәрәзәсенә куелган рәшәткә сыман шакмакланып торалар иде. Шулай булса да, ул үзенең майлап ташласаң, эт яламас икәнен белми, һаман иннек-кершән ягынып, бизәнеп йөрүче бердәнбер хатын-кыз булгандыр авылда. Ә кызыл комач яулыгын "хәзер хөррият заманы, мулла-мунтагайлардан курыккан юк", дип, һәрвакыт чөеп бәйләде. Сөйләшкәндә һәрдаим хөррият сүзен кыстырганга, авылдашлары аны "Хөррият Сәхилә" дип атадылар. Белгәнрәк кешеләр:

- Ул яшь чагында кияүгә дә чыкмады. Егетләр белән дә хөррият заманы дип, болай гына "кавышып" йөрде, - диләр. Анысы ничек булгандыр, гөнаһына кереп булмый, әмма районнан вәкилләр килсә, гел шулар тирәсендә чуалды. Араларында рус кешесе дә булса, бөтенләй очына, аңа үзенең русча "пупалавын" күрсәтергә форсат чыга торган иде. Заемга язылу башланса да, һәрчак аны үрнәк итеп куялар:

- Әнә, Сәхилә карчык, сыерчык оясы кадәр генә өйдә яшәсә дә, фәлән сумга язылды. Ә син..., - дип, башкаларны оялталар.

Иш ишен таба дигәндәй, Гиздел каралырга вакыт җиткәндә генә Сәхилә карчык аркылы, күрше мари авылына барып, аягын боздыртып кайтты. Шуның аркасында солдатка алынмады. Сугыш башлангач та аңа тимәделәр. Ул котылып калды. Шушы хәлләрдән соң Сәхилә карчык белән алар җан дусларга әйләнделәр. Гиздел, үз чиратында, бурычлы булып калмады. Лесник булып алгач, Сәхилә карчыкны утынга тилмертмәде.

Фатыйма чишмә юлындагы хәлне милициягә хәбәр итсә дә, ул карчык Гизделгә каршы шаһит булып бармаячак иде.

* * *

Җәй көне бер карңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә йөреп вакыт җитми.Үз хуҗалыгыңда эшләр тулып ята. Яртылаш өелгән печән кибәнен дә очлап бетерәсе бар. Яңгырга китте дә, печәннең бер өлеше җыелмыйча покоста калды. Кояш бүген менә икенче көн инде, ниһаять, якты йөзен күрсәтте. Фатыйма шул форсаттан файдаланып, тизрәк кипсеннәр өчен, калган покосларны әйләндерергә болынга китте. Ул атлы юлга чыгып тормады - Ык буйлап турыдан гына җәяүләп атлады. Сукмак елгага коючы вак-вак инешләрне аркылы кисеп, елан кебек борыла-сырыла бара да бара. Күпме генә барсаң да, аның очы-кырые юктыр сыман тоела. Берничә көн койган яңгырдан соң табигать чистарынган, сафланган, анда мыскал кадәр дә тузан әсәре юк. Болында фәкать үлән исе, дымлы җир исе, төрледән-төрле чәчәкләрнең исерткеч хуш исе генә торып калган иде. Елгадагы балыклар да, әйтерсең, шул чәчәкләрнең исен иснәр өчен генә чиртеп-чиртеп алалар, су өстендә сикереп-сикереп уйнаклыйлар иде. Фатыйма шул манзарага сокланып-хозурланып барды. Әйе,җәй - оҗмах мисалы дип юкка гына әйтмәгәннәр инде борынгылар.

Фатыйма печәнлектә ике покос әйләндереп чыккан иде, атын тырык-тырык юырттырып (аның болынга килүен сагалап торган диярсең) әллә каян гына Гиздел килеп чыкты. Атын аңа таба боруын күргәч, Фатыйманың йөрәге "жу" итеп китте. Тагын үткән ел чишмә буендагы кебек капланса, быел... дип, ул тырмасын кулына кысыбрак тотты.

Кирәксә-кирәкмәсә дә үзенең "әллә кемлеген" күрсәтергә яраткан Гиздел бүген, ни хикмәттер, "тәмле тел"гә әйләнгән иде. Ул яхшыатланып Фатыймага сүз кушты:

- Үзең укытучы, үзең чибәр хатын, болай интегеп йөрмә. Әйдә, Мәтеви марҗаларын чакырып, үзем кибәнгә өйдерәм.

Мәтеви урыслары утынга, чыннан да, Салих урманына - ялынып, лесник Гиздел янына киләләр. Кәефсез чагы булса, ул аларга корыган ботак та кистерми, кире борып җибәрә. Ул әйтсә, Фатыймаларның печәнен бер көн эчендә кибәнгә өеп бирерләр иде дә бирүен, тик...

- Хезмәтче тоткан байларны унҗиденче елны себереп түктеләр бит, Гиздел, оныттыңмени? Авыл халкы ишетсә, ни дияр? Безгә лекция укыганда капиталистларны, алпавытларны сүккән Фатыйма үзе байбичәгә әйләнгән, дип күзне дә ачтырмаслар иде бугай. Юк инде, Гиздел, рәхмәт! Әткәй белән әкренләп үзебез өеп бетерербез әле, боерган булса.

- Ә боермаса?

Гиздел бу юлы аңа ташланмады, очланып бетмәгән кибәннең икенча ягына чыгып йомышын үтәде дә:

Әйдә, ялгызың чилән инде алайса, - дип, атына утырып китеп барды.

Фатыйма хәлдән тайганчы эшләде. Ул көнне покосларны әйләндереп чыкты. Тик, илаһи зат боермаган идеме, шуннан соң тагын яңгырлар башланды. Уракка төшкәч инде бөтенләй печән кайгысы китте.

Авыл кешесенә, беренче чиратта, иккән игенне югалтуларсыз җыеп алу бурычы йөкләнде. Колхозчыларның һәр адымын күзәтеп йөрүче чагыр күзле вәкил - уполномоченныйлардан үтеп, иген кырын ташлап китү турында уйларга да мөмкин түгел. Шулай итеп, ул елны печән кибәне тәки очланмыйча калды. Өелгән кадәресе дә бурсып, череп бетә язды.

Гиздел Фатыйманы берничә тапкыр аулакта очратып, юмалап та, куркытып та карады. Фатыйма гына кайбер, тол калсалар да, дөньясына төкереп,

Әтү-тәтә, тү-тәтә,

Сукыр марҗа су тарта.

Әллә ирем кайта инде..., дип җырлап эчүче ирдәүкә хатыннар шикелле җәелеп төшмәде. Шуның өчен Гуй Гиздел җае чыккан саен үч алырга тырышты. Печәнлек бүлгәндә дә, нишләптер, Фатыймага иң юка җире эләкте. Утынны да иң ахырдан бирде. Кулыннан килсә, бөтенләй бирмәс иде дә бит, тик закон нигезендә авыл укытучыларын утын белән тәэмин итү каралган.

Фатыйма ел саен шул хәл кабатлангач, быел түзмәде:

- Гиздел, син үткән ел да берни эшләмәгән Сәхилә карчыкка чабынлыкның иң әйбәт җирен биргән идең. Быел да иң калын җире аңа эләкте. Гадел түгел бит бу! - дип әйтергә мәҗбүр булды.

Гуй Гиздел астыртын гына елмаеп:

- Шобага шулай чыкты бит, - дигән булды. Сүз белән генә әйтеп калмады, берни эшләр хәл юк дигән кыяфәттә, кулларын як-якка җәеп, телен шартлатып алды.

Никадәр генә тыныч булырга тырышмасын, Фатыйманың Гуй Гизделгә җен ачулары чыкты.

- Шобага бит синең кулда, Гиздел! Син ничек телисең, шулай чыга инде ул.

Турысын әйткән туганына ярамаган дигәндәй, дөресен әйткәч, Гуй Гиздел бер аягының гарип икәнен дә оынытып, баскан урынында тупырдап алды. Әйтерсең, аның сөяленә бастылар. Фатыйманы гаҗәпләндергәне шул булды: әллә ачуына чыдый алмый гасабиланудан, әллә башка сәбәп белән, аның тупырдавы бер дә аксак кешенекенә охшамаган иде.

- Син аңа тимә! - дип җикеренде Гуй Гиздел, ачуына буылып. - Син бишектә имезлек суырып ятканда, канын да, җанын да җәлләмичә, буржуйларга каршы сугышып йөргән хөрмәтле коммунист ул, бик беләсең килсә! Колхоз төзеп йөргән чагында кулаклар сәнәгеннән көчкә котылып калган кеше ул!

Ачуланган чакта Гуй Гизделнең аскы теш казнасы бер алга, бер артка йөри башлый. Андый чакта аның ачылган авызыннан күренеп торган озынча һәм сирәк тешләре ашлык суктыргыч машинаның барабан тешләре шикелле куркынычка әйләнә. Якын барсаң (бәладән башаяк!), чәйнәп ташлавы да ихтимал. Гуй Гиздел бүген нәкъ шундый кыйфәткә кергән иде.

(Дәвамы бар).

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев