Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Мөслим бабай варислары

Галим картның мәрхәмәтле күңеле замананың сулышын тоеп, барысын да йөрәге аша үткәргән. Бигрәк тә 1921 елгы ачлыкта халыкның, балаларның ачлыктан үлүен авыр кичергән.

(Дәвамы.).
***
Галим картның мәрхәмәтле күңеле замананың сулышын тоеп, барысын да йөрәге аша үткәргән. Бигрәк тә 1921 елгы ачлыкта халыкның, балаларның ачлыктан үлүен авыр кичергән.
...Берәүләрнең бозавы югалган. Ачлыктан кемдер суеп ашаган. Бердәнбер карап торган малын югалткан кеше  яу күтәргән:
– Үтерәм! Тентибез, тапсам, үтерәм ул кабахәтне!
Шикле кеше Галим бабамнар күршесе икән. Галим карт, коточкыч хәлнең нәрсә белән бетәсен күреп, ярсыган халыктан елый-елый үтенә:
– И балалар, берүк  кыйный күрмәгез, берүк үтерә күрмәгез!!
Тентү башлана: абзарларны, лапас өсләрен актаралар. Өй базын тентергә яңа гына сугыштан яраланып кайткан кызыләрмис Шакирны (минем әткәемне) төшерәләр. Бозау тиресе баз почмагында ята икән...
Икеләнеп тормый егет, дөресен әйтсә, кеше гомере киселәчәк, ачудан котырган кешеләрне тыеп булмаячак.
– Базда бернәрсә дә юк, – ди Шакир.
***
Бабакаем хөр күңелле, бәхетле кеше булган дип уйлыйм: ул шатлана белгән, күңеле, җаны кешеләргә ачык булган.
... Бервакыт Галим карт, җил-җил атлап, өенә кайтып бара икән. Кәефе шәп, каршысына очраган авылдашларына исе китеп сөйләгән:
– Ярый әле үлмәгәнмен! Бу әкәмәтне күрмичә китәсе булганмын! Хикмәтле нәрсә күрсәттеләр! Тере кешеләр төшкән кәртинкә!
Бабай кино карап кайта икән – тавышсыз (немой) кино. Унтугызынчы гасырның кыл уртасында туган Галим карт яңа гасырның авырлыкларын да, хикмәтләрен дә күреп, 1924 елда йөргән җиреннән (йогышлы чирдән) вафат булган. 
Ике гасыр арасы
Галим бабай белән Сәгыйдә әбинең балалары XIX гасыр азагында туып, XX гасырда яшәделәр: Гайшә, Газизә, Хөсәен, Хәким, Шакир, Сабир, Хафиз. Матур һәм мәгънәле исемнәре җисемнәренә бәхет, гүзәллек, көч, акыл, гайрәт юрап торган. Болар – минем әткәй Шакир Галимов һәм аның алты туганы.
Гайшә – иң өлкән түтәйләре. Ул Атлас авылы кешесенә кияүгә чыккан, бик бәхетле булган: тормышлары ныклы, калай түбәле йортлары зур, иркен, атлары, мал-туарлары күп булган. Утызынчы елларда аларны, кулак дип, дөньяның иң ерак җиренә – Иркутскига сөргәннәр. Черемхово дигән шахтерлар бистәсендә урнашканнар. Ватан сугышы башлангач, уллары Мәгъсүмне, кулак баласы дип, армиягә алмаганнар. Совет мәктәбендә укыган егет Калининга хат язган. Всесоюзный староста Калинин рөхсәт иткән. Мәгъсүм, сугышның азагына кадәр көрәшеп, орден-медальләр тагып кайткан. Соңыннан институт тәмамлап, Ерак Көнчыгышта геолог булып эшләгән.
Газизә апаларының гомере фаҗигале булган: егерме беренче елгы ачлык вакытында авырып үлгән. Ике улы да бер-бер артлы вафат булганнар.
Иң өлкән Хөсәен абыйны да күрергә насыйп булмады. Колхозда эшләгән. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Кызлары Рәшидә Галимова китапханәче булган. Бүгенге көндә Рәшидә апаның оныклары, оныкчыклары Мөслимдә, Түбән Камада яшиләр.
Хәким абый туганнар арасында корырак, катырак холыклы, сүзендә нык торучан, сер бирмәс, хакимнәргә хас горур иде. Әтисе Галим карт сыйфатлары тышкы кыяфәтендә дә чагыла: таза, ныклы гәүдәле, киң күкрәкле, көчле ир гомер буе авыр эшләрне җигелеп тартты: колхозда, пожарныйда эшләде, почтада атлар карады. Ул да Галим карт кебек атлар ярата иде. Рәйханә апа белән дүрт кыз, бер ул үстерделәр. Хәким абый картайгач та матур, төз, шат күңелле, тормыш сөючән, эшчән карт иде.
Бер мәҗлестә Хәким абыйның: “Галимнекеләр хатын аермадылар!” – дигәне исемдә. Галимнекеләргә әллә гел уңган-булган киленнәр генә килгәнме, абыйлар барысы да хатыннарына искиткеч итагатьле, хатын-кызларга илтифатлы иделәр. Бу, һичшиксез, аларның тәрбияле, эчке культуралары югары булудан.
НӘСЕЛНЕҢ БЕРЕНЧЕ УКЫМЫШЛЫСЫ
Әткәм Шакир Галимов 1918 елда укытучы булып эшли башлаган. Беренче бөтендөнья сугышында, аннан соң гражданнар сугышында катнашып, каты яраланып кайткач, укыту эшен дәвам иткән. Мөслимдә, Метрәйдә, Сал. Муханда укыткан. 1926 елда партиягә кергән. Колхозлар оеша башлагач, аны Мөслимнең яңа оешкан “Путиловец” колхозына беренче рәис итеп сайлыйлар. Ул анда озак эшләми, Казанда партия җитәкчеләре әзерләү курсында укып кайтып, “Путиловец” колхозында парторг булып эшли. 1932 елда Шакир Галимовны Әмәкәй авылына тулы булмаган урта мәктәп директоры  итеп билгелиләр. Аннан соң Исәнсеф авылына директор итеп күчерәләр. 1937 елда ул да репрессиягә эләккән, “халык дошманы” дигән ярлык белән эштән чыгарып, ярты ел тикшергәч, бәхетенә мәрхәмәтле кеше – Минзәләнең райком секретаре (кызганыч, фамилиясен онытканмын):
– Нишләп Галимов халык дошманы булсын? Ленин чакыруы буенча партиягә кергән, иң ышанычлы, намуслы коммунист! – дип яклап калган. Ни аяныч, ул кеше үзе дә соңрак репрессиягә эләккән... 
Сугыш елларында әткәйне Минзәлә районы Бикбау җидееллык мәктәбендә тарих укыткан җирдән Калморза авылына – “Кызыл яр” колхозына рәис итеп билгеләделәр. Иң артта калган, дәүләт планын үтәмәгән, колхозчыларга бер грамм да ипи өләшмәгән, фуражга түгел, чәчәргә дә орлык җитмәгән, атлары күтәрәмгә калган, эшне тартырлык ирләр сугышка китеп беткән колхозны аякка бастырачагына ышанып тапшырганнар. Ул еллар гомеренең иң авыр, иң җаваплы еллары булгандыр! Әткәйнең батырлык еллары!
Калморза халкы аны намуслы, мәрхәмәтле булганы өчен ихтирам итте, ышанды! Ышанычтан да көчле аргумент юк! Әткәемнең үзен аямыйча эшләве, икмәк өчен көрәштә, колхозчыларны оештырып, зур уңышларга ирешүе нәтиҗәсендә, “Кызыл яр” колхозы дәүләт планын ел саен 150 процентка үти башлады, колхозчыларның тормышы да җиңеләя төште. Ул җитәкләгән хуҗалык районда гына түгел, республикада алдынгылар рәтендә булды. 1945 елда СССР Верховный Советы Президиумы Шакир Галимовны “Почет билгесе” ордены белән бүләкләде! 1946 елда ул “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” медаленә лаек булды! Әткәй дөньяда иң тыйнак, намуслы, илебезгә, халкыбызга бирелгән чын коммунист иде. Мөслим бабабызның ихтирамга лаек, тарихта якты эз калдырган дәвамчысы. Ул нәселебездә беренче интеллигент, зыялы, укымышлы кеше булды. Яшь чагында туганнарының балалары аны “шәкерт абый” дип йөргәннәр. 1950 елда гаиләбез белән туган авылыбыз Мөслимгә кайттык. 
Сабир абый
Сабир абый да Олы Чакмак мәдрәсәсендә укыган. Совет властена белемле кешеләр кирәк булган, шуның өчен Сабир абый җитәкче эшләрдә эшләгән: Мөслимдә авыл советы рәисе, заготконтора директоры, заготскот директоры булган. Туганнар аңа, шаярып, “академик” дигән исем тактылар: туганнар җыелган чакларда үзе кызыксынган темаларга, фән-техника яңалыклары турында сөйләшергә ярата иде.
Сабир абый Гайшәбикә апа белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр. Галим карт уллары озын гомерле булдылар: сүз куешкан кебек 82 яшьне тутырдылар.
(Дәвамы бар).
Роза Хәбибуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев