Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби минутлар

Мөслим бабай варислары

Малларны күп асраганар. Аларны су эчәргә Ык елгасына куганнар. Терлек көтүенең бер башы елгадан су эчә башлаганда, коерыгы әле капкадан чыгып бетмәгән. Мөслимнең барлык токымнары да Ык буеннан Кооператив урамына урнашкан. Галим бабайның йорты да шул урамда, күпер башына таба иде.

Малларны күп асраганар. Аларны су эчәргә Ык елгасына куганнар. Терлек көтүенең бер башы елгадан су эчә башлаганда, коерыгы әле капкадан чыгып бетмәгән. Мөслимнең барлык токымнары да Ык буеннан Кооператив урамына урнашкан. Галим бабайның йорты да шул урамда, күпер башына таба иде. 
Бабай атлар яраткан, атлар асраган. Ихатаның артында мал абзарлары, утарлары, сарайлар, кетәклекләр булган. Язга кадәр көймәләре дә шунда торган. Ул урыннар хәзер дә калкулык булып тора. “Мин килен булып төшкәндә йомырканы көймәгә җыялар иде”, – дип сөйли иде әнкәй.
Ат белән бәйле вакыйгалар Галим бабайның холкы нинди мәгърур булуы турында сөйли. Аның бик шәп айгыры булган. Бервакыт, шул айгырны җигеп, Акай Күленә базарга бара икән. Барып җитәрәк аны авылның Кара Хафиз исемле бае куып җиткән. Озакламый Ык аша күпердән чыгасы. Икесе дә, күпердән беренче булып чыгарга теләп, атларын куалый, камчылый башлыйлар! Менә Кара Хафиз күпергә кереп китә, ярсыган аты белән Галим Ыкка ыргыла! Хафиз күпердән чыкканда Галим аты белән ярга чыгып та җитә. Бу ярыш күптән башланган була. Чөнки Кара Хафиз Галимнең айгырына кызыгып йөри.
– Сат миңа айгырыңны, ике атлык акча түлим! – ди.
– Яхшы атлар байларда гына булырга тиешмени?! Кирәкми миңа синең акчаң!
Моның азагы бик аяныч тәмамланган: айгыр абзарында ут чыгып, канатлы ат янып үлгән. Моның кем эше икәнен белсә дә, Галим бернәрсә кыла алмаган: тотылмаган – карак түгел. 
***
Галим карт заманасы өчен алдынгы фикерле кеше булган. Ул балаларына белем бирергә тырышкан. 1901 елда Мөслимдә мәдрәсә ачылгач, Шакирны (минем әткәйне) укырга биргән. Мәдрәсәдәге беренче көн әткәйнең исендә калган.
– Октябрь аенда салкыннар башланган иде. Мәдрәсәнең миченә якканнар, мичен иртә томалаганнар да, безгә ис тиеп, коточкыч баш авыртып кайттык. (Ул бина хәзер дә мәдрәсә.)
Ләкин биредә дин сабакларыннан башка нәрсә укытылмагач, бабай улын Олы Чакмак мәдрәсәсенә биргән. Соңрак улы Сабир да шушы мәдрәсәдә укыган. Олы Чакмак мәдрәсәсендә дөньяви гыйлем: математика, тарих, география, хәтта астрономияне дә белемле хәлфә Мөхәммәтшакир Фәйзуллин укыткан. Ун ел бу мәдрәсәдә укып, урта белем алып чыкканнар. Мөхәммәтшакир хәлфәнең хәзер дә Мөслимдә нәсел дәвамчылары бар. Район хастаханәсендә эшләп, пенсиягә чыккан Рима Ибраһимова бабасы (прадед) Оренбург ягыннан, атаклы Җәүдәт  Фәйзиләр нәселеннән булган дип сөйләде. Аның әйтүе буенча, бабасы Сорбонна университетында укыганмы, укырга теләгәнме, анысы билгеле түгел.
***
Егерменче гасыр башы гаять катлаулы кискен вакыйгалар белән башлана. Бар авырлык халык өстенә төшә. Япон сугышыннан Россия хурлыклы җиңелү белән чыга: Сахалин утравының яртысына, Курил утрауларына, Порт-Артурга Япония хуҗа була. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлана, аннан революция, гражданнар сугышы китә!..
Галим бабайның барлык уллары сугыш өермәсенә кереп китә. Шул канлы сугышларда каты яралансалар да, гомерләре киселмәгән, бишесе дә исән-имин Мөслимгә кайтканнар. Авылда хәлләр коточкыч була: ачлык-хәерчелек, сугышлар авылны тәмам корыткан. Әткәй шул чордагы бер вакыйганы сөйли иде.
Гражданнар сугышы вакытында Кызыл армия өчен, ачлыктан кырылган шәһәр халкы өчен крестьяннардан икмәк җыярга продотрядлар (продовольственный отряд) оештырганнар. “Крестяннарның үзләреннән артканын” диелсә дә, мылтыклы солдатлар халыкның ипиен кырып-себереп алып бетергән. Шундый отряд Мөслимгә дә килгән. Галим бабай, кайчан керерләр микән дип, кан калтырап тора икән. Каян булсын ул артык ипекәй?! Соңгысын алсалар, ачка гына үләсе кала.
Галим бабай капка төбендә каршылый боларны: мылтыклы ике кызылармияче атлы арба белән килеп туктый. Гәүдәле генә карт кыю гына исәнләшә. Ничек тә соңгы ашлыкны саклап калырга ниятләве кыяфәтенә чыккан картның. 
– Драсти, – ди бабам һәм тегеләргә Галимнең соңгы ипиен алырга ярамаганын чатнатып әйтеп бирә:
– Чытире мальчик война пошел! – ди. Татарча да өстәп куя:
– Әниләре дә үзләренеке түгел...
Солдатлар, дүрт улы совет власте өчен сугышкан бабайның өенә кермичә, үтеп киткәннәр...
Бу вакыйганы әткәй дә, туганнары да көлеп сөйлиләр иде. Нәрсәгә дисезме? Беренчедән, кыюлыгына сокланып, икенчедән, “әниләре дә үзләренеке түгел” дигән сүздән. Бабайның хатыны Сәгыйдә әбием, җиде баласын калдырып үлеп киткәч, “яшьли үлде” дигәннәр. Күрәсең, яшьли кияүгә чыгып, бер-бер артлы бәбиләгәндер. Уллары, Галим икенче хатын алып кайткач, кабул итмәгәннәр. Үги әниләрен үзара “Афзал карчыгы” дип кенә йөргәннәр. Ә бабай балаларын жәлләгән, шулай булмаса, сугышта йөргән улларының ятимлеге исенә төшмәс иде...
***
Октябрь революциясеннән соң Галим бабайның гомер буе йөрткән хыялы тормышка ашкан: аларның гаиләсендәге бар кешегә дә, бабайның яңа туган оныгы – Хәким абыйның яңа туган беренче баласы Рәфрәфәгә дә – җир бүлеп биргәннәр! (Патша Россиясендә хатын-кызга җир бирелмәгән). Ул көнне бабай, кояш кебек балкып, сөенеп кайткан:
– Аллага шөкер, без дә җирле булдык! Бәләкәч кызыма да җир бирделәр!
Галим бабайның җире авылның көнбатышында – Тойгелдегә таба калкулыкта була. Шул урында зур гаилә иген иккән. Үткән гасырның 30 елларында колхоз төзелгәч, галимнекеләр атларын, сабаннарын, тырмаларын илтеп, колхозга кергәннәр.
Галим бабам, урыны оҗмахта булсын, бик мәрхәмәтле, игелекле, кешелекле булган: җиде баласы өстенә ятим малай Зиннурны үзенә алып, тәрбияләп үстергән. Безнең Бакча урамында, безгә чапырыш каршыда тора иде Зиннур абыйлар. Без аларга ярма төяргә килегә, урамдагы коеларына суга йөрдек. Зиннур абый тырыш, оста куллы булгандыр инде, аларның ихатасында бар җирдә тәртип иде: каралтыкура ныклы, килеләре дә, мунчалары да, коелары да төзек. Зиннур абыйның да кызы Роза исемле иде. Без бергә уйнап, су коенып үстек. Зиннур абыйныкылар безне якын итәләр иде. Шулай бит ул: игелек онытылмый – игелек озын гомерле...
(Дәвамы бар).

Роза Хәбибуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев