Мөслим бабай варислары
2020нче елның 30 мартында Баулы тернәкләндерү үзәгеннән дәваланып кайттык. Яз башланды, кояшлы җылы көннәргә күңел шатлана, ямьле җәйләрне көтәбез. Профилакторийда шау-гөр килеп, концерт-танцыларга йөреп, Кытайдан килгән афәтне уйламадык та. 1 апрельдә тормыш ябылды – изоляция...
Интернеттан Россия медицинасында югары урында утырган хатын ярып салды: пенсионерлар үлеп бетәчәк! Үз күзләрем белән күреп, үз колакларым белән ишеттем! Шаклар каттым бу хатынның шундый җавапсызлыгына!
Көлдем дә әле... Ләкин эшләр көләрлек түгел иде... Бөтен дөнья күләмендә кешелеккә янаган үләт килде...
Яшем зур инде, Аллаhка шөкер, китәргә күп тә калмагандыр, ләкин менә хәзер үләсем килми! Җеназага озатырга кеше дә килмәячәк! Юк-юк, берүк Аллаh сакласын!!
Эшлисе эшләрем барлыгы да исемә төште. Нәсел шәҗәрәсенең эшен бетереп, балаларга, туганнарга таратасым бар! Миннән башка моны эшләр кеше юк!
Эзләнүләр Әхмадулла Әхмәтгалиевнең районыбызның тарихы, авыллары, кешеләре, мәгарифе, мәгърифәте Һәм
табигате турында күп мәгълүматны эченә алган “Мөслим төбәге”. Тарихи сәхифәләр” дигән күләмле китабы чыгу минем өчен дә гаять әһәмиятле булды. Автор авылыбызга нигез салучы Мөслим дигән кеше һәм аның улы Мөэмин турында бәян иткән. Әткәебез Шакир Галимов сөйләве буенча, нәселебезнең Мөслим бабайдан башлануын белә идек. Бу турыда 2004 елда район газетасы “Авыл утлары”нда “Мөслим бабай варислары” дигән очеркым басылып чыкты. Ул вакытта язганнарым ышанычлы, дөрес булса да, кулыбызда моны раслаучы документ – шәҗәрә юк иде.
Шәҗәрә ике экземплярда булган: берсе – әткәйнең әтисе Галимнәрдә, икенчесе – аның абыйсы Хафизларда.
Галимнәрдәгесе, ут чыгып, янгында юкка чыккан. Икенчесен 1944 елда Хафиз картның 100 яшьлек карчыгы Сәрбихирам әби Мөслимдәге тарих укытучысы Идрис Туктарга биргән.
Идрис Туктар – язучы, шәҗәрәне Казанга алып киткән. Ихтимал, Мөслим авылы тарихын язарга уйлагандыр.
Шулай итеп, Мөслим бабай шәҗәрәсе юкка чыккан. “Шәҗәрә зур гына кәгазьдә, таушалмасын өчен артына ситсы тукыма ябыштырылган иде”, – дип искә ала иде әткәй. Озак еллар шәҗәрәне табасым килеп йөрдем. 2018 елда Башкортостан Республикасы Уфа архивы белән бәйләнешкә кердем, һәм ниһаять 2019 елда документ килеп төште!..
Гасырлар чоңгылында
Документларны кулга алгач, гаҗәп халәт кичердем: атна буе башны калкытмыйча, гасырлар чоңгылына кереп чумдым... Дүрт гасырны биләгән шәҗәрәдәге элгәрләребез миңа бик якын, кадерле тоелды. Аларның туган, яшәгән елларын, тирән мәгънәле, матур яңгырашлы исемнәрен укып, сокландым да, күңелем йомшап, елап та алдым. Күкрәгемдә каннан- канга күчкән рух җылысын тойдым.
Хатын-кызларының исемнәре генә дә аларның чибәр, нәфис булуы турында сөйли: Бадьян, Балхис, Сәхибямал, Нәфисямал, Гөлбагидә, Газизә. Ир- егетләр дә – Габделвахит, Габделкәрим, Хафиз, Җиһанша, Исмәгыйль – татарның затлы милли исемнәрен йөрткән. Атна буе әллә нинди дулкында, җир белән күк арасында, хәзерге һәм элгәрге тормышта яшәдем...
Шәҗәрәдә Мөслим бабай юк иде...
Шәҗәрә Мөслим улы Абдий Мөслимовтан башлана иде.
Аптырадым. Борчылып, Уфага шалтыраттым: – Нишләп шәҗәрәдә Мөслим бабай юк?!
Борчылуым тавышыма чыккандыр, ахры, теге баштан башкортча мөлаем гына аңлаталар: – Беддәге архивта Мөслим җук, кәрәк булhа, Мәскәүгә ядыгыд, адресын бирермен. Өметем яртылаш кына тормышка ашса да, тынычлана төштем: 1795 елгы “ревизская скаска” дигән язмаларның беренче битендәге исемлектә Муэмин Муслимов һәм Абдий Муслимовлар тора (исемлектәгечә яздым). Мәскәү архивына кичектермичә сорап язарга җыендым. Уфадан килгән шәҗәрә Мөслим улы Абдий бабай белән Фатима әбидән башлана. Безнең нәсел шулардан тармакланган, шулар канаты: Абдий-Габделваһап- Габделгази-Ибраһим-Мөхәммәтгалим- Әхмәтшакир. Мөслим – алтынчы бабам булыр иде... Ул булмагач эч поша. Шикләнә дә башладым: бар микән соң Мөслим шәҗәрәсе Мәскәүдә?
Ләбүдә
Шулай икеләнеп йөргәндә, миңа берәү шалтырата: – Исәнмесез! Сез Роза Хәбибулллина буласызмы? – Әйе. – Мин Кукмарадан шалтыратам, Сез мине белмисез. Сезнең авылга нигез салган Мөслим бабайнын шәҗәрәсен төзим. Мин дә шул Мөслим нәселеннән.
Исемем – Ләбүдә. Сезне эзләп табуыма мин бик шат! – И җан кисәгем, Сезнең белән танышуыма мин дә бик бәхетле!
И Кадыйр, мин шәҗәрә дип җан атып йөргәндә, тагын беребез тамырларын барлый икән! Телефонга ябышып, бик озак аерыла алмый сөйләштек, югалган туганыбызны яңа гына тапкандай, куаныштык!
Мин Ләбүдәгә Уфадан шәҗәрә килүен әйттем.
(Дәвамы бар).
Роза Хәбибуллина.
Мөслим.
Фото - Р.Хәбибуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев