Изге ат
Повестьтан өзек
Бу малайдан котылуыма сөенеп, урамга йөгердем. Тик теге кешеләр юк иде инде урамда. Тәрәзәгә карап алдым. Тәрәзәнең катмый калган өске өлешеннән энемнең ялтырап торган чәчсез маңгае белән тәрәзәгә таянган кулларын күреп алдым. Җиләк көтә инде бу малай. Инде эңгер– меңгер төшкән, табарсың бу караңгыда җиләк. Эзләргә кирәк инде, көтеп тора бит, кабат бала янында калдырып булмас аннары. Көндез үк торык астындагы печән арасында җиләк яфраклары күргән идем, учмалапучмалап, шул печәнне йолкырга керештем. Шулай да йолкый торгач, бер тәлгәш таптым бит! Кибеп, корышып бетсәләр дә, җиләк – җиләк инде ул. Урман ислэре килеп тора! Берсен гена авызыма каптым да калганнарын энемә дип, бияләй эченә тыктым.
Шулвакыт урам капкасыннан ишегалдына бер көтү кеше килеп керде. Капка тавышына лапас астыннан чиләк күтәреп, әни дә килеп чыкты. Бер көтү дигәнем өч кенә кеше булып чыкты. Берсе Сәмигулла абый. Безнең урамның озын кушамат тагып йөрүче “Кыл өстендә калды Сәми”, ә теге икесе... Болар бит бая урманнан чыккан кешеләр! Шулар, шулар! Таныдым мин аларны. Кулларындагы таяклары да, аркаларындагы биштәрләре дә шуларныкы...
– Исәннәрмесез! – диде Сәмигулла абый, ни өчендер як-ягына каранып. Әтине дә күрергә өмет иткән иде, күрәсең, ишегалдында әти күренмәде.
– Әйбәт кенә әле... Әллә кунаклар белән инде син, Сәмигулла, – диде әни, сораулы карашын төбәп.
Кунаклар инде, кунаклар. Безнең авыллар түгел бит. Киемнәре дә әллә нинди сәер... Ир дигәненең өстендә солдат шинеленнән теккән пәлтә. Аркасында кычыткан капчыктан ясалган зур гына биштәр. Кулын хатынының иңбашына салган. Әстәгъфирулла! Сукыр бит бу кеше. Сукыр шул. Безгә дә йөзе белән карап тормый, янбашы белән баскан. Күзләре гел икенче якка караган... Йөзендә “борчыдык инде, гафу итегез” дигән сыман оялчан елмаю. Ә хатыны... Бигрәк ябык, бигрәк бәләкәй, шундый мескен кыяфәтле... Өстендә сырып тегелгән кыска бишмәт. Бишмәтенең астыннан чуар чәчәкле күлмәге күренеп тора. Ә башындагы сарык йоныннан бәйләгән шәлендә берничә ямавы да бар. Иңенә букча сыман кечкенә янчык аскан. Аягында олтанлы киез итек. Ә бите ап-ак. Шушы кышкы салкында да алсуланмаган да, ичмасам. Әллә урманда туңып үлгән Гөлҗамал инде... Ул Гөлҗамалны гомеремдә дә күргәнем булмаса да, бу ак йөзле апа бик охшаган иде мин жәлли торган Гөлжамалга.
– Кунаклар дип инде, Мәүҗидә апа... Мосафирлар, ди... Бер кич булса да кунып чыгарга кирәк икән аларга. Кая алып барырга да белмәдем. Авыл советына барырга соң инде. Хәбри абыйның өенә барырга курыктым. Айсылуттиләргә кергән идек. Юк, юк, кертә алмыйм, өебез бәләкәй дип, кире борды...
– Безнең өйдән дә бәләкәй түгел инде, аларның өе дә, – диде әни.
Сукыр абый йөзеннән елмаюын бер дә сүндермичә:
– Сезнең күңел киңрәк... – дип куйды.
– Мәүҗидә апа, без китап ачучылар, диләр алар. Ничек була икән ул? Синең ишеткәнең бармы?
– һәр кешедә тары бөртегедәй әүлиялек бар дип әйтәләр, ә бу абыйда әүлиялек бар да бар, – диде әни. – Шулай булмаса, каян белсен ул минем күңелнең киң икәнен? Әйдәгез, өйгә керегез. Туңып беткәнсез бит. Ерактан киләсезме?
Тегеләр бер сүз дә чыгармадылар. Берсе сукыр, әллә икенчесе саңгырау инде?
– Мәүҗидә апа, – диде Сәмигулла абый, пышылдап кына. – Харис абый нәрсә дип әйтер икән?
– Анысы өчен кайгырма, Сәмигулла. Авыл сәвите түгел, кергән кешене куып чыгармас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев