Йосылу
Машина шома асфальт юлдан йөзеп барган кебек – сикертми дә, гөрелтәми дә. Тәрәзәдәге күренешләр дә агып кына китәләр. Күңелле, рәхәт. Юлга чыксам, гел икенче кешегә әйләнәм, дөньяны яңадан ачам: ямь-яшел басуларны, урман полосаларындагы ак каеннарны, зәңгәр күктәге бөдрә болытларны беренче мәртәбә күргәндәй куанам, сокланам. Күңел әллә кайларга ашкына, яшәрә...
Мәңге бетмәс тормыш мәшәкатьләреннән аерылып, кырык эшне кырык якка ташлап, азат коштай очып, мин бүген дә юлга чыктым...
Машина санаторий янына килеп туктады. Холлда килүчеләрне кабул итәләр: бүлмәләргә урнаштыралар. Мин, ачкычны алып, өченче катка күтәрелдем. Ишекне ачкыч белән ачып кердем. Бик пөхтә итеп җыештырылган ике кешелек бүлмәгә миннән алда кемдер урнашкан – шкафтагы элгечтә кара төстәге жакет эленеп тора, антресольгә сары чемодан куйганнар. Шушы әйберләргә карап, Шерлок Холмс кебек егерме көн бергә яшисе кешенең кем икәнен белергә теләдем. Беренчедән, өченче катка урта яшьтәгеләрне урнаштыралар, яшьләр иң югары катларда, беренче-икенче катларда барчасы түшләренә орден-медальләр таккан ветераннар. Димәк, күршем урта яшьләрдә. Икенчедән, чемоданы әллә кайчан модадан чыккан, фибровый. Элгечтәге кәчтүм дә бик гади. Хәзер инде күршемнең кайтуын кызыксынып көтәм.
Әйберләремне урнаштырдым, юынып алдым. Балконга чыгып, тирә-якны күзәттем: санаторий яр башына урнашкан, яр астыннан диңгез башлана – Кама сусаклагычы шулкадәр киң, иге-чиге күренми! Яр буйлары агачлык: каеннар, чаганнар, куаклыклар. Дөнья тып-тын, искитмәле! Машиналар да йөрми, бернинди шау-шу юк. Тыңланып, байтак торганнан соң гына яр буенда кәҗәләр мәкелдәве ишетелде. Һава да диңгез һавасы кебек – талгын җиләс бриз су исе, яшь яфракларның, үләннәрнең, чәчәкләрнең хуш исен алып килә. Күргәннәремнән бик канәгать булдым.
Әкрен генә ишек ачылды: бүлмәгә уртача буйлы, җыйнак кына гәүдәле ханым килеп керде.
– Исәнмесез! – дип татарча сәламләде. Мин күзаллаган хатын иде күршем, әмма миннән байтакка яшь күренә.
Таныштык: Йосылу Башкортостаннан килгән.
– Исемегез матур, бер дә ишеткәнем юк иде, – дидем.
– Безнең халыкта шул Йосылу да Миңсылу да, Таңсылу инде.
– Башкортлардамы?
– Юк, мин башкорт түгел, мари.
– Шулаймыни! Безнең районда да мари авыллары бар, – дидем. – Эшләгән чагымда безнең мәктәптә рәсем дәресен Борис Михайлович укыта иде. Бик гади, эчкерсез, ышанучан, тырыш укытучы иде. Сезнең милләт турында безнең район халкы бик яхшы фикердә: эшчән, тырыш, үзара ярдәмчел диләр.
– Безнекеләр арасында да төрлеләре бар инде анысы, – диде Йосылу.
Әбәт вакыты җитү сәбәпле, әңгәмәбез өзелде.
Мари халкы турында күңелемдә электән үк ниндидер җылы хисләр саклана, үз милләтебезнең тарихын өйрәнгәндә, марилар турында да шактый нәрсә белдем. Явыз Иван Казан ханлыгын канга батырып, чукындыру эшләрен башлагач, татарлар белән марилар соңгы көчләре, соңгы тамчы каннарына кадәр урыслар белән көрәшкәннәр, үз илләренең азатлыгы өчен җаннарын фида кылганнар... Идел буендагы башка халыклар арасында иң батырлары булганнар. Яңа кафтан, күн итек, җир кишәрлекләре бәрабәренә илләрен, азатлыкларын сатучылар татарлар белән марилар арасында аз булган. Урыс илбасарларының эзәрлекләүләреннән качып, көнчыгыш җирләргә күченгәннәр.
Безнең якларда да, хәзерге Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарында мари авыллары бар. Чукындырудан качып килгән халык борынгы диннәрен, гореф-гадәтләрен саклаган. Әле генә танышкан Йосылу – минем өчен бер серле сандык, кызыклы китап. Гомумән, һәр кеше кызыклы, шуңа күрә аралашырга яратам. Мондый кыска вакытка гына очрашып ял иткәндә эчеңдәге бар серләрне ачып бетерәсең: бала чагыңнан башлап, яшьлегең, егетләрең, ирең, балаларың турында сөйлисең, телеңнән тартып алалар мени! Шулай булмыйча! Егерме көн буе бер эш эшләмичә, ял итеп, тик ят әле!
Йосылу искитмәле бүлмәдәш булып чыкты: беренчедән, чирләрен- авыруларын сөйләп зарланмый; икенчедән, оста хикәяче – ул сөйләгәннәр шунда ук күз алдына килеп баса; өченчедән, шат күңелле, кычкырып сөйләшә, кычкырып көлә, коңгырт күзләре һәрчак очкынланып, көлеп тора. Яшәгән кадәрле гомерендә күргәннәрне юмор белән, авырлыкларны уфтанмыйча бәян итә.
Йосылуны бик кызыксынып тыңладым.
– Мин Актаныш районы Терпеле авылында туганмын, яшь чагым шунда үтте. Безнең Терпелегә Иске Кадермәт терәлеп үк тора: Актанышка барганда, юлның уң ягы Кадермәт, сул ягы Терпеле. Бу ике авыл кешеләре икесе ике милләттән булсалар да, бертуганнардай аралашап, дус, тату яшиләр.
– Татарча бик оста сөйләшәсең. Үзегезчә дә беләсеңме? – дип сорадым.
– Беләм, башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда укыдык. Укытучыбыз Лиза апа иде, мари телендә укытты. Безнең Лиза апабыз бик тә сөйкемле, бик тә матур, бик тә булган кеше иде. Без аның авызына гына карап утыра идек. Дәресләрдән соң без әллә нинди эшләр эшли идек: колхозга көл җыябыз, урманга барып, имән чикләвеге җыябыз, Лиза апа белән мәктәп бакчасына алма агачлары, карлыган куаклары утырттык. Лиза апа пенсиягә чыккач, мәктәпне яптылар, балалар Кадермәткә йөреп укый башладылар. Анда инде мари теле керми, шуңа күрә хәзерге яшьләр марича белмиләр, татарча гына сөйләшәләр.
– Сезнең үзегезнең балалар марича беләләрме соң?
– Әзрәк пупалыйлар инде, җәй көннәрендә бәләкәй чакта туганнарга каникулга баргач, өйрәнәләр иде. Хәзер өйдә күбесенчә татарча я русча сөйләшәләр.
– Мине дә марича сөйләшергә өйрәт әле! Егерме көндә мин дә әзрәк пупалый алырмынмы?
Йосылу рәхәтләнеп кычкырып көлде.
– Пупаларсың! Безнең телдә дә татарчага якын сүзләр бар!
– Әйдә әле марича берәр җөмлә әйт!
– Ни дип әйтим?
– Әни ничек була?
– Авай.
– Аваең ни исемле?
– Гөлҗимеш.
– Әлекәем, карале нинди матур исем! Әбиең кушкандыр инде!
– Әби! Әнкәйдән сораган идем, нигә андый исем кушканнар дип, «җимеш вакытында туганга», ди. Ничек инде җимеш вакыты, дим, син октябрьдә тугансың, ул вакытта нинди җимеш булсын!. «Нигә булмасын, ул чакта әрәмәдә баланнар, гөлҗимешләр кып-кызыл булып пешеп утыралар. Әбиең әйтә торганые, мин гөлҗимешнең чәчкәсен дә, җимешен дә яратам, син гөлҗимеш чәчкәсе кебек алсу йөзле чибәр кыз булсын дип куштым».
– Йосылу, «әти» марийча ничек була?
– Ачай.
– Әтиеңнең исеме ничек?
– Минем әтием юк.
– Исән чакта ничек иде?
– Әни мине кияүгә чыкмыйча гына тапкан. «Картлык көнемдә бер таянычым, терәгем булырсың дип таптым», дия иде.
Бичара әнкәемнең күрмәгәне калмаган инде. Бик бәләкәч килеш әти-әнисеннән ятим калган. Әнкәем Солтангәрәй абыйсы белән Балкизә җиңгәсе тәрбиясендә үскән. Әнкәйләр биш бала булганнар: өч абыйсы, бер сеңлесе. Әптелвәли абыйсы укытырга теләгән, Балкизә җиңгәчәсе каршы килгән, тавыш куптарган. «Мине җиңги укырга җибәрмәде. Бик укыйсым килгәние», – дип үкенә иде, әнкәем укый-яза белми иде. Сугыш башланганда, ул Казанда яшәгән. Ире сугышта үлгән. Шәйсолтан исемле кечкенә улын ачлыктан коткарыр өчен авылга кайтырга булган.
«И-и-и, ул чактагы кыенлыклар... Үзебезнең өебез юк, кем якты чырай күрсәтсә, шунда тордык. Шәйсолтанымны саклап кала алмадым, чирләп үлде», – дип сөйли иде мескен әнкәй. Терпелегә кайткач, колхозда нинди эш кушсалар, шунда эшләгән. Мин белә башлаганда, без Солтангәрәй бабайларда яши идек. Без әнкәйнең абыйсын бабай дибез. Үзебезгә бәләкәй генә булса да өй салырга тырышты әнкәй, өчәр эштә эшләде: сыер сава, төнлә каравылда тора. Каравылда торганда кешеләргә җон җегерли, аз булса да акчасы керә, дип. Мин аңа булышам – җон язам.
– Җаз, кызым, җаз, син бик оста җазасың, син җазганны тиз җегерлим, – ди әнкәй.
Нечкә генә итеп җегерли дә, кешеләргә матур итеп оекбашлар, бияләйләр бәйли. Ә йоклаганы булды микән соң әнкәемнең? – дип уйлап куям хәзер. Шулай тырышмаса, өй алалмаган булырые. Өебез Кадермәтнең иң очында иде. Әнкәйнең уртанчы абыйсы Бәхтигәрәй бабам ярдәм итте. Без аны Бәхти бабай гына дия идек. Бабам бик тыныч, сабыр, юкка-барга чәпчемәс, эшен бер дә кешегә кушмас, үзе эшләп тик ятыр иде. Бәхти бабай сабан туйларында йөгерергә ярата иде. Шунсы кызганыч, сугыштан исән-имин кайтып та, колхозда чәчү чәчкәндә кулын өздергән. Бәхтегәрәй бабам сыңар кулы белән, интегә-интегә, нигез төеп йөргәнен нык хәтерлим. Өйне салып бетергәнче тырышты. Бигрәк туган җанлыклы иде! Кирәк булса, җанын да кызганмас иде, уйлап та тормас иде!
И ул үзебезнең өйгә чыгып яши башлагандагы сөенечләр! Әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел! Кечкенә булса да, оҗмах кебек тоела иде: үз өеңдә нишләсәң дә була бит, ни әйтерләр микән дип куркасы юк, теләсәң бие, теләсәң җырла! Бәләкәй булсам да, өебезне җыештырырга ярата идем: идән юам, чиләкләрне ярты итеп чишмәдән су алып кайтам, савыт-саба юам – әнкәйне сөендерәсем килә! Әнкәй чыннан да нык сөенә: и булган да соң минем кызым, дип мактый. Хәзер уйлыйм: ул вакыт әнкәемнең бәхетле елы булгандыр. Тик өебездә озак яшәргә язмады: әнкәйне Терпеледәге Мусабай исемле кешегә сорап килделәр. Ул кешене төрмәдә утырган дип сөйләгәннәр иде, ни өчен утыргандыр, күпме утыргандыр, белмәдем. Әнкәем дөньяны ялгыз сөйрәп туйган булгандыр инде, ризалык бирде.
Әнкәй белән икәү җәяүләп кенә Терпелегә менгәнебезне бүгенгедәй хәтерлим: әнкәйнең ике кулында ике чиләк. Аларга савыт-саба тутырылган. Иң өстә аш чүмече куелган иде. Аш чүмече, көйсезләнгән бала сыман, гел сөйләшеп барды. «Кая барабыз? Нигә барабыз? Өебездән нигә китәбез?» – дигән сыман гел мыңгырдап барды. Бәлки минем дә сорыйсым килгәндер, ләкин мин андый бала түгел идем шул. Әнкәй шулай эшли икән, күрәсең, шулай кирәк. Эчемдә каршылыклы фикерләр булгандыр, шуңа да аш чүмече гел күз алдымнан китмәде. Хәзер дә шул искә төшсә, күңелем йомшап куя, елыйм. Моны беркем дә аңламас, үз башына төшкән кеше генә аңлар. Әллә икебез генә яшәгән чакны сагынам микән.
Йосылуның тавышы дулкынланудан калтырабрак чыкты, бу юлы да елыйсы килде бугай. Кулына ике чиләк тоткан хатынны, әнисенә ияреп баручы кечкенә кызчыкның эчке кичерешләрдән моңсуланган йөзен аермачык күз алдына китердем… Сары чәчле, зур коңгырт күзле, әле укырга да кермәгән сабый әллә нинди белмәгән чит кеше – үги әти янына бара бит... Анда ни көтә торгандыр...
Дәвамы бар.
Роза Хәбибуллина
Фото - Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев