Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби минутлар

Язгы уяну

(“Авылдан хатлар” әсәреннән өзек) Кыш буе сабыр гына эчтән көнләшеп кыш белән җирнең туен күзәткән кояш чыгырыннан чыга, яшерен ниятен көннән-көн ныграк сиздерергә тотына. Ул җирне сагына, ә җир ак юрган астында. Кояшның дәрте ташый, ул уттай кыза, аның нурлары тыелгысыз рәвештә аклык дөньясына ташланалар. Шулчак кар белән җир үзләрен берләштергән илаһи мәхәббәткә һәлакәт янаганын сизенәләр, кояшның астыртын ниятен аңлап бетерәләр.

Ләкин инде соң: кояшның кайнар нурлары аларны аера – карлар эреп, түбәләрдән тамчы булып тама башлый. Кар күзгә күренеп көпшәкләнә, шикәрләнә, билгесез тарафларга гөрли-гөрли ага. Кар күз яшьләрен түгә, ә кояш аның саен ныграк көлә, ул үзенең туен алып килә: бөреләре тулышкан агачларның бе рәсеннән икенчесенә сикергәләп йөри, түбәләрдән тып-тып тамучы тамчыларның эченә керә, җирдәге җан ияләренең һәрберсен кайнар нурлары белән иркәли, үбә, гөрләвекләргә утырып, күзләрне чагылдыра-чагылдыра әллә кайларга юл тота. Кызган кояш, басуларда буразналар арасыннан агучы гөрләвекләргә чумып, аларны иртә-кичен алтынсу төскә кертә, көндезләрен шунда күзләрне камаштыргыч көмеш булып эри. Кояш шаярудан һич туймый, җирдәге һәр җан иясен тәмам үзенә буйсындырып бетерә, җирнең ак юрганнан ачылган шәрә урыннарын шашынып үбә. Тургайларны язгы туфрак исенә исертеп, һаман биеккәрәк – үзенә таба ымсындыра. Сыерчыклар, чыпчыклар, каргалар һәм чәүкәләр дә, аның коткысына ияреп, тамаклары карлыкканчы шаулашалар, канатлары талганчы зәңгәр һаваны айкыйлар. Кояш абзардагы, чирәме ачылган тау битләрендәге мал-туарның аяк асларыннан тәгәрәп үтә, аларны тырт-тырт сикерергә мәҗбүр итә, кычкырта һәм чаптыра.

Хәйләкәр кояш җилне дә алдап үзе артыннан ияртә. (Чөнки аңа үзе мәхәббәт тоткан җиргә тәүге бүләген тапшырырга кирәк.) Җилнең колагына пышылдап, җир белән сезне бергә кушам дип, вәгъдә тулы җылы якты нурларын коя торгач, дуамал җил назланырга, шаярырга керешә, дулкынландыргыч туфрак һәм үлән исен, яшь бөреләрнең сагызлы әчкелт тәмен борыннарга гына түгел, иреннәргә дә китереп яга.

Карлар инде эреп бетеп килә, алар гөрләвекләргә кушылып, ташкын булып агалар, парга әйләнеп, зәңгәр күк гөмбәзенә катлам-катлам болытлар булып күтәреләләр. Хәзер кирегә юл юк, дөнья урыныннан кузгалды, бөек яңарыш – язгы туй башланды. Ул иң кечкенә бөҗәктән алып кешегә кадәр әйтеп бетергесез шатлык-куанычлар китерә, һәркайсыбыз белә: кыш гүзәле югалмаячак, ул һәлак булмаячак. Ул бөреләре ачылып утыручы агачларның тамырларыннан кәүсәләре буйлап югарыга агар, яфраклар булып җилфердәр, яшел келәм булып болыннарга җәелер, аллыгөлле чәчәкләр булып атар, авыз суларыңны китерерлек җимешләр, тулган башаклар булып пешәр. Язгы туйны кояш алып бара, тургайлар җырлап зекер әйтә, сандугачлар-карлыгачлар әйлән-бәйләнгә бөтерелә. Җир кар суларын йотлыгып кабул итә, аның терекөмештәй бөртекләре белән туфракның эченә шифалы дым, кояшның сөю кайнарлыгы керә, алар бергәләп йөрәкләрне җилкендергеч ләззәт-изрәү кичерәләр... Басу-кырлар тәмам тулышалар, туачак баласын көткән анадай, олы өметләр белән карыннарына алтын бөртекләр кабул итәргә ныклап әзерләнергә керешәләр. Болыннар яшел хәтфәгә төренә. Җылы яклардан сыерчыклар, кара каргалар, башка кошлар кайтып оя кора, күкәй сала, малтуар ябага коя, яшел үлән төрткән ындыр артларында, тау битләрендә каз-үрдәк бәбкәләре күренә, мал-туар көтүгә ашыга, кыш буе йоклаган җәнлекләр өннәреннән чыга; күбәләкләр, безелдек шөпшәләр, бал кортлары беренче чәчәкләрдән ашыга-кабалана бал җыя; суларда балыклар уылдык чәчә; җылы язгы көннәрдә күлләрне, су буйларында җирне күтәрерлек дәрәҗәдә чу-ур-чу-ур килеп бакалар концерт куя...

Ә шулай да язның килүенә иң куанучы җан иясе ул – авыл кешесе. Аның сулышын беренче булып сизүче дә ул. Яз аның калебенә үтеп керә, бөтен барлыгын били, зәңгәр күктә очынучы тургайлар җыры булып та, тук башаклар шавына күмелеп чайкалучы иген басулары булып та төшләренә керә. Ул инде кырыкмаса-кырык мәртәбә орлыгын тикшерә, ашламасын, ягулыгын юллый, техникасына запас частьлар юнәтә, көненә әллә ничә мәртәбә басуларга чыгып, аларның өлгерүен күзәтә, җирнең сулыш алуын тыңлый.

Ниһаять, кайсыдыр калкурак басу өлгергән! Игенче үзенең техникасы белән шунда килә. Йөрәге шатлыклы ашкыну белән ярсып тибә. Әйтерсең лә тәһарәтен алган кеше, бисмилласын әйтеп, намазлыкка баса... Менә ул басуга дым капларга кереп китә. Аның артыннан кап-кара булып тырмалган киң эз кала, туфрак өстеннән җиңелчә пар күтәрелә...

Хуш, тынлык! Саумысыз, кырларым-басуларым! Көзгә кадәр дәвам итәчәк киеренке хезмәт туе башланды! Саулыкиминлек белән, борчу-газапларсыз гына җиңеп чыгарга язсын сиңа бу олы хезмәт тантанасын, авылның газиз баласы! Кара көзгә кадәр синең маңгаенда тир кипмәс, сөялле кулларыңнан мазут карасы юылмас, йөзләреңне җил-кояш каралтып бетерер. Әмма синең күңелең әле күптән түгел генә шушы җирдә тантана иткән кар алиһәседәй ап-ак, пакь калыр, синең кара тузан йота-йота башкарган авыр хезмәтең көзен күпереп пешкән ап-ак ипекәй булып табыннарга килер. Хәерле юлга, авылның игелекле газиз баласы!

Фоат Садриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев