Элеккечә түгел без генә
...Гайшә барган Талибжонның өй тулы баласы иде. Сигез баланың икесе инде гаиләле.
Ике кечкенәсенә дүрт тә алты гына яшь. Әниләре үлгәнгә ике ел үткән икән. Кара чутыр кебек бу малай белән кызның әнисезлеге кечкенә күзләреннән мөлдерәп күренеп тора. “Юк, кирәкми, мин риза түгел”, дип кире борылам дигәндә шушы ике пар күз “риза” дияргә мәҗбүр иттеләр.
Ятимлекне бит Гайшә ишетеп кенә түгел, ә үз җаны, үз йөрәге аша үткәрде. Энҗедәй асыл яше белән әз юмады ул Кичүчатның бәбкә үләнле чишмә сукмакларын. Шушы балаларның гөнаһсыз яшьләрен түгелүдән сакласам, үземнең бәгырь итем – Нәсимәм дә бәхетле булыр дип уйлады бугай Гайшә.
Никах укыганнарын чаршау артында күзләрен йомган килеш тыңлап торды. Кап-кара сакаллы, чалма-чапанлы хәзрәт укыган Коръән аятьләре башка мәкамдә булса да, Гайшәнең яралы җанын тагын бер айкап куйды. Йа Аллам, шул җан тынычлыгым булган Коръәнемнән дә яздырдың. Бу кадәр сынаулар биргәч, сабырлык белән көчен дә үзең бир инде, Раббым, дип авыз эченнән дога пышылдагандай кабатлап куйды.
Уйлары Миневәлие белән никахланган көннәренә алып китте. Тик татлы хыялдан Гайшәне Әкълимә апасы йолкып алды.
– Мулла синнән сорый, риза булып барасыңмы, ди?
– Ә? Нәрсә сорый? – диде Гайшә, йокысыннан айный алмаган кебек.
– Талибжонга чыгарга ризамы, ди? Йоклап утырма инде, җан кисәгем. Ач күзеңне, – дип, Әкълимә аның җилкәсеннән сыйпап куйды. Гайшә ишетми генә түгел, ишеткән тәкъдирдә дә, сүзләрен аңламый иде.
– Риза.
Гайшә көч-хәл белән әйтте. Иреннәре арасыннан түгел, ә җанының кайсыдыр җиреннән кысылып, тырышлык белән чыкты.
Ул, үзен кулга алып, чаршау артыннан чыкты һәм кунакларга пылау бүлә башлады. Өйнең “мехмонхона” дип аталган зур кунак бүлмәсе чаршау белән ирләр һәм хатыннар ягына аерылган иде. Мехмонхонаны майлы пылау исе тутырды. Гайшәгә Талибжонның олы килене Торсоной ярдәм итте. Ирләргә пылауны уллары Әминжон белән Баһодор кертә торды. Никах мәҗлесенә Талибжонның да, вакытсыз бу якты дөньяны ташлап киткән беренче хатыны Шөкронаның да жиде яшьтән житмеш яшькә кадәрге бөтен туганнары җыелган. Әйтерсең, бөтен кышлак халкы шушында. Йоласы, тәртибе шулай күрәсең. Аларның һәркайсы сынап, ләкин бик илтифат белән Гайшәне күзәтте. Ак җирлеккә туган ягының вак кына җитен чәчәге төшкән, аяк йөзеннән үк торган күлмәге Гайшәнең якты сагыш тулы йөзен тагын да яктыртып җибәргән. Ике толым итеп үргән чәче биленнән узган. Юка ак сатин яулыгын чөеп бәйләп куйган. Тыйнак, ләкин мәми авыз түгеллеге йөзенә, йөрешенә чыккан. “Менә мин нинди татар хатыны!” – дигән кебек. Чәчәкле- чуклы чуар күлмәк-ыштан кигән кара- кучкыл таҗик хатыннарыннан бик нык аерылып тора иде ул. Алар беркадәр көнләшеп тә, сокланып та карадылар Гайшәгә. Талибжонның балалары да соклануларын яшереп тормадылар. Ул исә, эчке бер горурлык белән, Гайшәдән күзен алмады. Мәҗлес азакка якынлашканда Талибжон сүз алды.
– Гайшә, бире кил, – диде ул гөбердәп чыккан күкрәк тавышы белән. Гайшә башын аска иеп, оялып кына Талибжон янына килде. Карашын аска юнәлтеп, кулларын кая куярга белми торды.
– Балаларым, – диде Талибжон, бик вәкарь белән, дастархан артында утырган малайларына, читтәрәк торган кызларына, киленнәренә карап. – Әниегезнең рухы рәнҗемәс дип уйлыйм. Начар яшәмәдек. Мәрхүмәнең урыны җәннәтнең җиденче катында булсын. Исәннәргә яшәргә, тормыш итәргә кирәк, – дип, ул сүзен дәвам итте. – Дала лаләсенә, йөзем җимешенә кояш җылысы кирәк булган кебек, өйгә дә хатын-кыз җылысы, балаларга ана тәрбиясе кирәк. Гайшә күршегә килгәч тә, Гарәфетдиннәрдә аның ничек үзен тотышы, уңганлыгы күзгә ташланды. Шактый күзәтеп йөрдем мин аны. Хушназар белән Шахноза да гел аның янында булырга тырышты. Бала күңеле бик сизгер. Ятимнеке тагын да сизгерләнә. Елан да җылыга елыша, дия торган иде минем бер татар дустым. Минем ятим балаларым Гайшәдә җылы тапкан икән, димәк начар түгелдер, дип уйладым. Шуңа күрә, олыгыз да, кечегез дә аны әни итеп кабул итегез. Сүз белән дә, күз белән дә рәнҗетмәгез, хәтерен калдырмагыз. Туган илендә ятимлекне дә, авырлыкны да күргән. Кечкенә кызы да анда калган. Аны да үз канатыбыз астына алырбыз. Кош авызыннан төшеп калгандай, бүген ялгыз башы ул монда. Менә шуңа күрә Гайшәнең якташлары Әкълимә белән Гарәфетдин алдында, әниегез Шөкронаның туганнары һәм үземнең туганнарым, балаларым, сезнең алда, Гайшәне рәхәттә яшәтермен дип ышандырам.
Бөтенләй аңлап бетермәсә дә, Гайшә сүзнең нәрсә турында барганын төшенде. Талибжонның нотыгы бик озын булды, тик беркем дә аны бүлдерергә батырчылык итмәде.
– Шушы бүләгем сүземә дәлил булсын.
Шулай диде дә, чапанын бәйләгән билбау-яулыкны сүтеп, алтын беләзек алды һәм Гайшәнең кулына кидерде. Кунаклар “ах!” иттеләр.
– Кирәк түгел иде болары. Без андыйга күнекмәгән бит, – диде Гайшә бик уңайсызланып. Үзе эченнән генә, Ходай хәерле итсен, диде. Көтелмәгәндә әйтелгән мактау сүзләреннән, сыер бәясеннән дә артык булган алтын бүләктән ул хәтта куркып та куйды...
Китап редакциядә сатуда бар. Реклама 12+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев