Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Әтием кайда, Суслонгер?

Повестьтан өзек

Улинә түтинең ире югында ишеттергәннәреннән шул мәгълүм булды: Пётр моннан ике ай элек егерме көнләп тирәсе үзе дә солдатка чакырылып, лагерьда хәрби өйрәнүләрдә булып кайткан. Сурокта түгел, Суслонгерда. Пётрның урманчы икәнлеген белгәч, командирлар бронь әмәлләп, янәшәдәге хәрби урманчылыкка куйганнар.  Хәрби  лагерь янындагы урманны кисәргә рөхсәт юк икән, агачларны моннан берничә чакрым ераклыктагы Звенигово урманчылыгыннан ташыйлар.  Фашистларга каршы корал ясау өчен бик күп тимер, корыч кирәк икән. Тимер мичләренә ягу өчен әзерләнгән агачны, поезд вагоннарына төяп, заводларга озаталар икән.
Хатыннар үзләрен урманда талаулары турында сөйләгәннәр иде инде. Буш кул белән анда барудан ни файда, бәлки, кире өйгә кайтып китәргә дә берәр атнадан тагын юлга чыгаргадыр, дигән фикергә дә килә башлаганнар иде. Ләкин Пётр ашыкмаска кушты, иртәгә кадәр берәр нәрсә уйларбыз, хәзер ял итегез, төнгә каршы барыбер юлга чыгa алмыйсыз, диде.
Иртән Улинә түти аларның икесенә дә зур гына төенчекләр тоттырды. Анда ниләр бар икәнен дә тәфсилләп сөйләп бирде ачык йөзле мари хатыны. Потыр абыйлары кичә теге аюны атып алган да итен, урман аша гына булган Сутнор базарына барып, икмәккә алыштырып кайткан. Калай банкалы тушенкалар да бар икән төенчекләрендә. Пётр алар турында кат-кат кисәтеп әйтте: “Тикшерәчәкләр сезне. Каян алдыгыз дип сорасалар, базардан сатып алдык, диярсез! Карагыз аны, бутамагыз, Сутнор базарыннан сатып алдыгыз!”
Пётр, атын җигеп, ашыгыч рәвештә урман хуҗалыгы конторасына китеп барды, аларны юлга Улинә озатты.  Хатын  өстәп  янә бер бәләкәйрәк төенчек тә тоттырды: монысы командирларга, диде. Анда кылыч борынлы бер кансыз әфисәр бар икән, килүгә, төенчекне шуңа бирергә кушты. Алайса, эшләр харап булачак, ирләренә дигән ризыкларны да талап алырга күп сорамый икән ул кансыз бәндә. Шуны бирмәсәң, сакчылар лагерьга якын да китермәячәк икән. Аерылганда – хатын-кыз бит, нишләтәсең – Улинә барыбер үзенең йөрәк серен чишеп алды. Унсигез яшьлек уллары Адашны Сурок лагерена алган булганнар. Анда бик яман икән. Ачтан кырыла икән халык. Петр, ниндидер җаен табып, кемнәрнедер көйләп, сыйлап, малайны лагерьдан йолып калмакчы булган. Ләкин аларның ниятен сизгән кылыч борынлы бер әфисәр егетне үтергән, имеш. Качып барганда куып җитеп урманда аткан, гәүдәсен дә җирләргә рөхсәт бирмәгән, елгага ташларга кушкан. Имеш, бу эшне Пётр үз куллары белән эшләгән! Әлеге вакыйганы нигәдер кат-кат, һәр сүзенә аеруча басым ясап сөйләде Улинә. Әйтерсең, юлчы хатыннар аңа ышанмыйлар иде. Тик болар хакында җәелеп сөйләшергә дә, ул турыда тыңлап торырга да вакытлары юк иде. Алда ботак сынган тавышлар ишетелде. Улинә, ашык-пошык саубуллашып, тиз генә кире борылды. Хатыннар, ул күрсәткән юл буенча, аякларын көчкә өстерәп, лагерь ягына таба киттеләр.
Улинә түти лагерь моннан ерак түгел диде, алар өчен нәрсә ул барлы-юклы биш чакрым?! Тик иртәрәк куанган булып чыктылар, әлеге биш чакрымны алар илле ел буе узды кебек. Чөнки бераз үткәч, каршыларына арба тарткан ир-атлар очрый башлады. Арбаларда – такталардан аннан-моннан кагылган  табутлар! Аларны бераз арырак  елга үзәнендәге тирән чокырга ташлыйлар, анда кадәр барырга хәле булмаганнары янәшәдәге күл буенда калдыра. Шулар арасында аның Хәлиле дә, газиз абыйсы Нәфи дә булырга мөмкин бит! Рәхимәнең ире Шәйхи шушы табутта булса?! Бу хакта уйларга да куркыныч, шуңа күрә алар ару-талуны да тоймады, бик тиз атларга тырыштылар, кызу-кызу бардылар.
Лагерьга килеп җиткәч тә, җиңел суларга җай булмады, икесен бергә тактадан әмәлләнгән бүлмәгә кертеп яптылар. Бүлмәләр кечкенә, һәркайсында ерак җирләрдән ирләре, абый-энеләре белән күрешергә килүче кыз-хатыннар иде.
Сакчылар беренче эш итеп тикшерергә төенчекләрен алды, Гәүһәр өлкәнрәк күренгәненә (Кылыч борынны очратмадылар!) Улинә түти биргән күчтәнәчне тоттырса да, берәү дә миһербанлык күрсәтергә ашыкмады. Чөнки күчтәнәч Кылыч борынга эләкмәгән иде. Төенчекләрен алдылар да алдагы зуррак бүлмәгә төртеп керттеләр. Анысы, чыннан да, зур, тәрәзәләре дә бар иде. Диварда мари хатыннарының кызыл җеп белән чиккән постау өстенә идәннән түшәмгә чаклы арага Сталин портреты эленгән. Сталинны күргәч, хатыннарның күңелләре ничектер йомшарып киткәндәй тоелды. Сталин булып эшләүче әлеге мыеклы абый, саран гына елмаеп, аларны күзәтә кебек. Әле ярый өсләрендәге иске-москыны салып, төенчекләренә төрделәр, бу киемнәр белән Сталин каршында тору алай ук оят түгел дип уйлады Гәүһәр. Хәлилне иртән иртүк фронтка озатканнар иде, күрешү бүлмәсенә абыйсы Нәфине чакырып китерделәр. Ә Рәхимәгә көтәргә куштылар, Шәйхине исә бик мөһим эш белән каядыр җибәрелгән, диделәр.
Гәүһәр абыйсын күргәч кенә игътибар итте, кулындагы төенчеге буш, ул, аптырап, кулларын күтәргән дә әле абыйсына, әле шул буш кулларына карап тора. Елый да алмый, күзләренә тыгылган кайнар яшь кан тамырлары буйлап, кызның йөрәгенә сава бугай. Рәхимәнең дә төенчеген алып калганнар. Ләкин ул – тәҗрибәлерәк хатын, өч калай банканың берсен – күкрәк арасына, икесен корсагына яшерергә өлгергән. Meнә аның фамилиясен кычкырдылар да алдагы ишеккә күрсәттеләр, ирле хатыннарны аерым бүлмәдә күрештерәләр иде, күрәсең. Ул җәһәт кенә күкрәк турысына яшергән банканы алды да Гәүһәргә сузды һәм ишеккә атылды. Ләкин икенче бер солдат күреп, күзәтеп торган икән:
– Самогон алып килдегезме?! Самогонмы тушенка банкасында? – дип кычкырды. Аннан соң Нәфине төртеп җибәрде дә банканы үзенә алды һәм, тикшерергә дигән булып: “Самогон, ди, җир бит!” – дип чыгып китте. Рәхимәнең борын төбендә ишек ябылды, каяндыр икенче бер солдат пәйда булып, хатынның кендек турысына төртте һәм, бишмәт астына кулын тыгып, андагы калган ике банканы тартып чыгарды.
– Самогон! – дип кычкыра-кычкыра, анысы да күздән югалды.
Шәйхиен танымады Рәхимә! Киемнәре сәләмә, үзе коры сөяккә калган. Әле ярый хатынын күргәч елмаеп җибәрде, шул елмаюыннан төсмерләде. Ләкин икесе дә, ни дип әйтергә дә белмичә, бер-берсенә карашып тик басып тордылар. Аптырагач, Рәхимә буш кулларын күтәреп күрсәтте. Көчәнеп елмайгандай итте. Шәйхи дә һаман елмая, хәленең шәп түгеллеген хатынына сиздерәсе килми, имеш. Бүлмәдә икәү генә иделәр. Шәйхи, хатынын агач сәкегә утыртты да: 
– Ә син, Рәхимә, борчыла күрмә тагы! Монда бөтен кеше шулай. Бер мин генә түгел. Күрәсең бит. Сугыш! Гитлер кабахәт! Борчылма син. Мин менә үзем борчылам әле, шулкадәр ерак юлга ник чыгасы иттең? – диде.
Рәхимә ирен кочаклап алды. Башыннан сыйпады, күкрәгенә кысты. Күкрәкләре янә сөт белән тулган. Монда күпме күрештерәселәрен белгән юк, шуңа күрә ул, ашыгып: 
– Ишек бикләнәме икән? – дип сорады һәм, үзе тикшереп килеп, аның элгечен эләктергәч, янә Шәйхие янына утырды. Ах, бу Мәсти нәселе, биле сынса да бирешәсе түгел, һаман елмайган була, үзенең эчәкләре эчәккә ябышкан бит инде канә!
Рәхимә тиз генә бишмәт төймәләрен ычкындырды, кофтасын чиште һәм, күкрәк изүен ачып, аның башын үзенә таба тартты. Кайнар сөт ирнең битенә сиптерде. Бала имезгән кебек, башыннан сыйпый-сыйпый ашатты сөтен иренә Рәхимә. Бер күкрәге җиңеләеп калды, Шәйхинең инде елмаюы сүрелсә дә, күзләрендә очкын пәйда булган, йөзләре алсуланып киткән иде. “Хәзер, хәзер! – диде хатын, кабаланып икенче күкрәген ача-ача. – Хәзер, хәзер...”
Тик Шәйхине фамилиясен атап чакырып алдылар. Ул, хәзер әйләнеп киләм, көт дигәндәй, ым какты да урамга ашыкты. Ишектән Гәүһәр килеп керде. Ул елаудан шешенеп беткән. Тик Рәхимәнең ачык күкрәген күреп, елавыннан шып туктады. Аптырап, әле як-ягына, әле Рәхимәгә карады.
– Рәхимә апа... – диде кыз, пышылдап. – Рәхимә апа... Әллә?..
Аның артыннан, аякларын көч-хәл сөйрәп, Нәфи кереп килә иде...

Фото Мөслим-информ архивыннан

Зиннур Хөснияр
 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев