Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Ана корт

Повестьтан өзек

Бал аерткан тантаналы көн. Иртәдән тегесе кирәк, монысы җитми дип йөгерешеп йөрүләр... Үзләре дә бал кортларына охшап куйдылар. Шау-шулы бәйрәм оештыруның хикмәте бар иде. Районнан бик тәкәббер, житди тикшерүче килеп төште. Өлгергән алмадай балкып торган йөзле, зифа буйлы Нәфисәгә үзен Госман абый дип тәкъдим иткән әфәнденең күзе төште. Бераз салып та алгач, яныннан үтеп барган кызга җәһәт кагылып-кагылып куйгалады. Аягүрә тост әйтүләр, мактау-мактанышулар тәмамланыр алдыннан, җаваплы иптәш кызның колагына серен дә ачты.
– Шыпырт кына минем машинага чыгып утыр, ул әнә теге почмакта тора, яшәгән авылыңда төшереп калдырырмын.
Өлкән умартачы, гомерен шунда уздырган, күпне күргән Ибраһим абыйсы, әлбәттә инде, кызны кызганса да, эш матавыклары аның өчен кыйммәтлерәк иде. Артык төче тавыш белән: “Нәфисәкәем, юл җае бит, алҗыгансың да инде, бик мул, ямьле өстәлне әзерләү дә синең өскә төште, утырып кайт абыеңның машинасына, авылда төшеп калырсың”, – дигәндә, күзләрен читкә боруын кыз сизми калмады. Үгетләүләрнең ахыр юнәлешен, нәтиҗәсен аңламаслык түгел иде Мулланур абый кызы.
Ибраһим абыйсы Нәфисәне читкәрәк чакырып, шикләндергеч төче, баллы тавыш белән бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен аңлатты...

Тәлгат Галиуллин

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 10 ноябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев