21 июль 2017 яңалыклары
-
Бүген мөслимлеләрне ныклы тикшерү көтә
21 июль көнне Мөслимдә "Тоннель" операциясе үтәчәк. 15.00-17.00 сәгатьләрдә район үзәгенең Урожайная урамыннан узучы һәр автотранспорт шоферы алкогольгә тикшереләчәк. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән бу операция ай саен үткәрелә, дип хәбәр итәләр дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
-
Шахмат уены – тормышның үзе кебек (Мөслимнең шахмат осталары турында)
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар.