Мөслим-информ

Шахмат уены – тормышның үзе кебек (Мөслимнең шахмат осталары турында)

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар.

Шахмат тарихына күз салсак, башта аны 4 кеше уйнаган. Йөрешләр уен сөякләре ыргытып билгеләнгән. Борынгы шахматлар комарлы уеннар рәтенә кергән, хәзер исә шахматларны салкын акыл белән, һәр адымны ныклап уйлап уйныйлар, анда очраклылык элементы юк дияргә дә була. Шуңа да карамастан, шахмат партиясенең ахырын алдан әйтү мөмкин түгел: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин.

Халыкара спорт комитеты 1999 елда гына шахматларны спорт төре итеп таный. Шунысы кызык: Олимпия уеннары составына керткәндә керлинг уенын "бозда шахмат уены" дип рекламалыйлар. Парадокс, керлинг - Олимпия уеннары составында, ә шахмат әлегәчә бу төркемгә кертелмәгән.

Безнең тирә-юнебездә дә шахмат җене кагылган кешеләр бик күп. Төрле елларда Хәләф Шәмсетдинов, Рөстәм Әюпов, Рөстәм Хәйруллин һ.б. районыбыз шахмат данын бөтен республикага тараталар. Бүгенге көндә укучы яшүсмерләр дә, урта яшьтәгеләр дә, инде лаеклы ялдагы өлкәннәр дә шахмат уйный.

- Бүгенге көндә Мөслим шахмат федерациясе 30 дан артык кешене бергә туплый. Иң сөендергәне - көчле, перспективалы яшь шахматчылар үсә, - ди Мөслим районы шахмат Федерациясе җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов.

Мөслим балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат бүлеге эшли. Анда өч тренер балаларны уен серләренә төшендерә. Мәктәпнең өлкән тренеры Наил Хамматуллин әйтүенчә, һәр елны беренче класс укучыларын шахмат бүлегенә чакыралар. Балалар күпләп килә, әмма ел ахырына иң түземле, чынлап кызыксынганнары гына кала.

- Баланы шахмат уенына 6-7 яшьтән өйрәтә башларга була. Ә уйный белмәсәгез, өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме - уен белән кызыксынырга, түземле булырга кирәк, - ди Наил абый.

Мөслим укучылары Татарстан республикасы укучылары спартакиадасында шахмат буенча 7 ел рәттән беренчелекне бирмиләр. Үткән уку елында да шахматчылар сынатмады: Булат Шәрәфетдинов, Илһам Бариев, Алисә Вәҗетдинова һәм Миләүшә Морзахановадан торган команда беренче урынны алды. Мөслим балалары гына түгел, Баек, Тат. Бүләр авылларында да тренерлар Алмаз Рәхимҗанов һәм Мөнир Нәбиуллин җитәкчелегендә укучылар ярышларга әзерләнәләр. Ветераннар клубында да шахмат яратучылар төркеме оешкан. Кузьма Иванов, Дофак Фәттахов, Нил Гәрәев һәм башкалар, атнага ике тапкыр җыелып, осталыкларын арттыра. Теләгән кешегә компьютерда да шахмат уйнарга була. Ләкин шахмат сөючеләр уенда тере аралашуга өстенлек бирә.

"Тыныч спорт" яратучылар төрле ярышларда да күрешәләр. Мөслим районында инде 16 ел Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә шахмат турниры үтә. Х. Шәмсетдиновның уллары оештырган әлеге акыл ярышы башта район күләмендә барса, соңгы берничә елда ул инде районара турнир дәрәҗәсенә күтәрелде. Республика беренчелегендә Людмила, Руслан Үтәбаевлар, Расыйл Фәттахов, Мөнир Нәбиев, Алмаз Рәхимҗанов һ.б. районыбыз данын яклыйлар. Быелгы Халыкара шахмат көнен дә спортчылар Хәләф чишмәсе янында турнир белән билгеләп үттеләр.

Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәтта шахматларны мәктәп программасына кертергә дә тәкъдим иткән иде.

- Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Тормыш гел җиңүдән генә тормый бит. Шахматта да шулай. Җиңелүдән курыкмыйча, көчлерәк уенчылардан өйрәнеп шөгыльләнергә кирәк, - ди беренче разрядлы шахматчы Н. Хамматуллин.

Шахматлар берникадәр элитар уен булу белән бергә, бик демократик уен да. Шахмат уйнау өчен стадионнар салу да, кыйммәтле җиһазлар да кирәк түгел. Аны һәрвакыт, һәрҗирдә уйнарга мөмкин. Шахмат уены - тормышның үзе шикелле. Фигураларны сакларга, якларга кирәк. Үсәргә, алга барырга кирәк. Шахматта, иң мөһиме, мат кую, ә фигураларны күбрәк ашау түгел.

Айгөл Латыйпова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: