Беләзегем-йөзегем
Йөзек-беләзекләр – хатын-кызларның иң яратып куллана торган бизәнү әйбере. Алар кешелек җәмгыятенең палеолит чорында ук булган. Элек-электән йөзек-балдаклар тәнне һәм җанны чистарта, боҗра аша начар энергия чыга, дип уйлаганнар. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк (кайвакыт күбрәк тә) йөзекләр булган