Синең улларың, Мөслим! “Агромастер” җитештерү компаниясе уңганы Илнур Нургалиев
Үрәзмәт авылы егете Илнур Нургалиев “Агромастер” җитештерү компаниясендә ЧПУ станогында токарь булып эшли. Америка, Кореядан кайткан фрезерлау һәм токарь станокларында авыл хуҗалыгы техникасына кирәкле запас частьләр һәм комплектлаучы детальләр ясый ул.