27 сентябрь 2017 яңалыклары
-
27 сентябрь 2017 - 18:49ТӘМЛЕТАМАК: Бәһиҗә Баһауовадан гөмбә тозлау рецептыИске Вәрәш авылында яшәүче хезмәт ветераны, һәвәскәр бакчачы, райондашларыбызны каклар, төрле үлән чәйләре белән сыйлаучы Бәхиҗә Баһауова тозлаган гөмбәләрне кемнәр генә авыз итмәгәндер. Искитмәле тәмле, һәр табында да яратып ашалучы әлеге гөмбәләрне, үзе генә белгән ысул белән тозлый Бәхиҗә апа.
-
27 сентябрь 2017 - 17:44Казан өстеннән НЛО узган диләр (ФОТО, ВИДЕО)Әлеге күренешне сурәтләгән кадрлар интернетта шау-шу куптарды, дипа яза "Матбугат.ру" сайты. Кемдер аны "Капустин Яр"дан җибәрелгән баллистик ракета дип атаса, кайберәүләр НЛО икәнлегенә ышана. Ә сез бу кадрларда ни күрәсез?
-
27 сентябрь 2017 - 16:40Башкортстанда карлы буран дулаган (ВИДЕО)Башкортстанның Белорецк районында 26 сентябрьдә трассада буран дулады, дип хәбәр итә "Башинформ ". Яңгырлы юеш кар Ассә авылында яуган. Бу вакытта юлда күз күреме начарланган, юл кырыйларында кар яткан, дип яза "Матбугат.ру" сайты.
-
27 сентябрь 2017 - 15:18Мәлләтамаклылар зиратларын чистарттыУзган ялларда Мәлләтамак авыл җирлегендә өмә узды. Авыл халкы Нарат Асты һәм Мәлләтамак авылы зиратларында корыган үләннәрне чапты, агач кисте. Барлыгы өмәләрдә 70тән артык кеше катнашты, 4 зур техника җәлеп ителде, дип хәбәр итә Мәлләтамак авыл җирлеге башкарма комитеты.
-
27 сентябрь 2017 - 14:14Гөмбә җыябыз: агулансаң нишләргә һәм ничек сакланырга?Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. "Урман ите"ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша. Башка азык-төлеккә караганда гөмбә белән агулану күпкә куркынычрак. Агулы гөмбә организмга аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин.
-
27 сентябрь 2017 - 13:57Ел ахырына Татарстанда 75 поликлиника һәм хастаханә модернизацияләнәчәк«Модернизация медицинских учреждений - беспрецедентная программа», - подчеркнул министр здравоохранения РТ Адель Вафин на пресс-конференции в ИА «Татар-информ». Программу по модернизации поликлиник городов и муниципальных районов республики утвердил Президент Татарстана Рустам Минниханов. Главная цель - создать комфортные условия для пациентов, и повысят эффективность лечебно-диагностического процесса к 2020 году. «Первичным звеном...
-
27 сентябрь 2017 - 13:11Буа районында җир убылган?Буа районы басуында җир убылган. Моны "була торган хәл" дип бәяләүчеләр дә, "Шәкүр карак"ның җир астындагы бункерлары ишелгән дип юраучылар да бар. Ә галимнәр исә моңа кул селтәмәскә куша, бер убылып күрсәткән җир, тагын убылырга, шәһәргә зыян салырга мөмкин, диләр. Бу хакта "Интертат.ру" сайты әзерләгән материалны тәкдим итәбез.
-
27 сентябрь 2017 - 12:18Татарстанда 500 мең кешегә гриппка каршы прививка ясалганБыел әлеге вакцина 1 млн 559 мең 200 кешегә кадалачак, дип яза "Татар-информ".
-
27 сентябрь 2017 - 11:05Еракларга танылган Мөслим "Агромастер"ыИлгиз Исламов җитәкләгән "Агромастер" җитештерү компаниясендә бүгенге көндә 220 кеше эшли. Биредә ел саен 750 данә техника ясала. Авыл хуҗалыгы техникалары - чәчкечләр, җир эшкәртү машиналары, энергия саклауга корылган тракторлар, алар өчен ярымприцеплар җитештерүдән тыш светодиодлы лампалар, кояш нурлары белән эшләүче светофорлар, видеокамераларны да эшләнә. Компания Казахстан, Әрманстан, Монголия кебек...
-
27 сентябрь 2017 - 10:38Юрий Чайка: "Татарстан бай тарихы белән генә түгел, киләчәккә карашы белән дә казана"В Казани проходит очередное заседание Межгосударственного Совета по противодействию коррупции, пишет "Татар-информ".
-
27 сентябрь 2017 - 10:01Паспортын вакытында алыштырмаган мөслимлеләргә штраф салынганРоссия Законнары нигезендә, кеше тәүге паспортын 14 яшь тулгач ала. 20 яшь тулгач яңасы бирелә. Кияүгә чыгу, мәгълүматлар алышыну очракларында ул яңартыла. 45 яшьтә кешегә аның өченчесе тапшырыла. Районда паспорт алыштыру вакыты җиткәнен онытып җибәрү очраклары бар. Ә бу аның гамәлдән чыгарылуы дип таныла.
-
27 сентябрь 2017 - 09:07Өлкәннәр декадасы уңаеннан Мөслимдә узачак чаралар (ПРОГРАММА)Ел саен октябрьнең беренче ун көне өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Игътибарыгызга әлеге ункөнлек кысаларында Мөслимдә узачак чаралар ПРОГРАММАСЫН тәкъдим итәбез.
-
27 сентябрь 2017 - 08:13Машина йөртү таныклыгы булмаган 52 яшьлек мөслимле исерек хәлдә руль артында тоткарланган19 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 39 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 4 кә кимрәк.
-
27 сентябрь 2017 - 07:00Мөслим инспекторлары янгын куркынычын кисәтә"Торак" операциясе дәвам итә. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре бу көннәрдә социаль яктан уңышсыз гаиләләрне тикшерә. "Рейдларның максаты - янгын куркынычын кисәтү. Якын көннәрдә Михайловка, Олы Чакмак, Яңа Усы, Иске Карамалы, Тугаш авылларына чыгарга планлаштырабыз. Янгынны кисәтү, булдырмый калу - күпкә хәерлерәк", - ди бүлекнең өлкән...
-
27 сентябрь 2017 - 06:01Синең кызларың, Мөслим! "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Исламова турындаБүгенге көндә райондагы 29 балалар бакчасында 106 тәрбияче эшли. Шуның 82 се - югары белемле белгечләр, 57се югары һәм беренче категориягә ия.