Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгы булмаган 52 яшьлек мөслимле исерек хәлдә руль артында тоткарланган

19 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 39 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 4 кә кимрәк.

Узган атнада 1 җинаять эше кузгатылды: суд карары белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 52 яшьлек гражданин кабаттан алкоголь исереклеге хәлендә Тугаш-Иске Маҗын торак пунктлары арасында трактор белән идарә иткәндә тоткарлана. Аңа карата тикшерү эше бара.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 121 беркетмә төзелде, шул исәптән җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен - 5, вак караклык өчен - 1, штрафлар түләмәгән өчен - 7, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 105 беркетмә төзелде, шуларның 3 се - исерек хәлдә машина йөрткән өчен.

Атна дәвамында 5 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. Кинәт үлү очраклары - 3, дипхәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев