Реклама
19 апрель 2017 яңалыклары
-
Мөслим шагыйрә Лилия Садриеваны зурлый (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бу көннәрдә район "Үзәкләштерелгән китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Лилия Садриева 55 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан очрашуларда була, котлаулар кабул итә.
-
Мөслимдә "Калфаклар туе" гөрләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
"Ничә мыскал энҗе, әй, ак калфак... Әй, җырдай ак калсак..." 17 апрельдә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Калфаклар туе" үтте. Татар мәдәниятен, тарихын барлауга, йолаларны торгызуга багышланган әлеге бәйрәмне Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим муниципаль районындагы вәкиллеге, "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, "Мизгел" яшьләр үзәге район мәдәният бүлеге һәм ветераннар советы ярдәмендә оештырдылар.
-
Татарстан Республикасында 2017 елда 21 Федераль партия проекты эшләячәк
Бу хакта 18 апрель көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышында, партиянең сәяси совет секретаре, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин хәбәр итте.
-
Поздравления 19.04.2017
-
Райондашыбыз Харис Җиһаншин курайда уйнау буенча лауреат исемен алган
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә традицион музыка уен коралларында уйнаучыларның "Этнофония" дип исемләнгән беренче халыкара конкурс-фестивале булып үтте.
-
МТВ 19.04.2017
-
Иҗтимагый совет вәкилләре Мөслимне тәртипкә китерү буенча фикер алышты
Бүген район Советы бинасының актлар залында районның Иҗтимагый совет утырышы үтте. Анда Татарстан халыкларының III съездында катнашачак делегатлар да чакырылган иде. Зур форумга китәр алдыннан аларга теләк-тәкъдимнәр җиткерелде.
-
Район эчке эшләр бүлеге ветераннары яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирә
Район эчке эшләр бүлегендә 9 ел тикшерүче, 8 елдан артык эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарып, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Валерий Бухарин эшләгән елларын җылы итеп искә ала:
-
Мөслимнең энергетика короле юбилеен каршылый
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Бу гаиләдә формалашкан холык-фигыльгә, тәрбия үрнәкләренә генә кагылмый. Еш кына балалар, әти-әниләренең һөнәрен дәвам итүчеләр буларак, алар юлыннан китүчән. Бер салынган әзер сукмактан атлау җиңел дип уйлаудан гына да түгел... Олылар киңәшенә дә бәйле һөнәр сайлау.
-
Апрель уртасында кар ява
19-20 апрель көннәрендә һава торышының киске үзгәрәчәге турында хәбәр иткән идек. Бүген Татарстанның күп кенә районнарында кар яуган. Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы районнарында яшәүчеләр шул хакта сөйли. Социаль челтәрләрдә дә шушы темага фикер алышулар һәм фотолар күренә башлады. Мөслимдә дә кар сибәләп алды. Табигать бүген карлы-яңгырны да күрсәтте. Температура бүген...
-
Мөслимлеләр чисталык икеайлыгы игълан ителүгә үз фикерен белдерде (СОРАШТЫРУ)
1 апрельдән республикада чисталык икеайлыгы игълан ителде. Әлеге чараның максаты - үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, су буйларын, бакчаларны, паркларны, урамнарны чүп-чардан арындыру, тирә-якны тәртипкә китерү, яшелләндерү. Райондашларыбыз бу чарада ничек катнаша икән? Әйдәгез, аларны тыңлыйк.
-
Синең улларың, Мөслим! Механизатор Фидаел Шәйхразыев белән танышыгыз
Авыл хуҗалыгы тармагы үзенең бар гомере, тырыш хезмәте белән җиргә, авылга береккән уңган механизаторлар һәм терлекчеләрнең тырыш хезмәтенә таяна. "Органик групп" җәмгыятенең "Игенче" бүлекчәсе механизаторы Фидаел Шәйхразыев та (рәсемдә) нәкъ шундыйлардан.
-
Мөслим юлларының иминлеген тәэмин итүдә ниләр башкарыла?
Юллардагы иминлек, хәрәкәт куркынычсызлыгы һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Чөнки социаль-икътисадый хәлнең торышы, тормыш сыйфатын күтәрү, халыкның шәхси иминлеген булдыру юллардагы вәзгыятькә турыдан-туры бәйле. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, башкарма комитет каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Илнур Әхмәтов белән әңгәмәбез шул хакта.
-
Мөслимлеләрне "Йөрәк маем" комедиясен карарга чакыралар
Иртәгә, 20 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясе күрсәтелә. Рольләрдә - район мәдәният йорты каршында эшләүче халык театры үзешчәннәре. Искиткеч оста уеннары белән тамашачыны әсир итүче артистлар бу юлы да райондашларны сөендерәчәк. Килми калмагыз, кызык булачак! Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле.
-
Кызыл Тау авылы "Россиянең иң төзек җирлеге" бәйгесенең җиңүчесе булды
Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Россиянең Федераль Җыен Федерациясе Советында 14 апрельдә узды. Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кызыл Тау авылы Россия Төзелеш министрлыгы уздырган Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады һәм «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» исеменә лаек булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Россиянең...