"Ничә мыскал энҗе, әй, ак калфак...
Әй, җырдай ак калсак..."
17 апрельдә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Калфаклар туе" үтте. Татар мәдәниятен, тарихын барлауга, йолаларны торгызуга багышланган әлеге бәйрәмне Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим муниципаль районындагы вәкиллеге, "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, "Мизгел" яшьләр үзәге район мәдәният бүлеге һәм ветераннар советы ярдәмендә оештырдылар.