Мөслим-информ

6 апрель 2017 яңалыклары

  • 6 апрель 2017 - 18:52
    Аграр көллият укучылары - мәчеттә
    30 нчы март көнне Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалының 152 һәм 153 төркем укучылары Октябрь урамында урнашкан Мөслим мәчетенә экскурсиягә килделәр. Алар мәчетебез белән тагы да якыннанрак таныштылар, ата-анага изгелекләр кылып яшәү турында нәсыйхәтләр тыңладылар.
    387
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 17:50
    Музей ветеран укытучыларны кунак итте
    Туган якны өйрәнү музеенда соңгы вакытта кунаклар бик күп. 5 апрель көнне музейга районның ветеран укытучылары килде. Алар барлык күргәзмә заллары белән якыннан танышып чыкты.
    423
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 16:48
    Лицейлыларның чираттагы җиңүе
    Республика күләмендә уздырылган "Искиткеч төбәк" балалар иҗаты конкурсына йомгак ясалды. Лицейның 4 б классы укучылары әлеге бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Укытучылары - Светлана Иванова.
    345
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 15:44
    Фермерларны конкурста катнашырга чакыралар
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасы нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс игълан итә. Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,...
    409
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 14:40
    Терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте
    Бүген район хакимиятенең актлар залында террорга каршы көрәш комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. Аның эшендә комиссия членнары, структур бүлек, халык күп йөри торган биналар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Мөслим районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Александр Янов соңгы вакытта Россия шәһәрләрендә күзәтелгән кешеләр иминлегенә...
    504
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 13:08
    Мөслим укытучылары мәгариф ветераннарының эш тәҗрибәсен өйрәнде
    5 нче апрель көнне мәгариф ветераннары җитәкче кадрлар белән очрашты. Ветераннар коррекция интернат мәктәбендә, лицейда, "Кояшкай" балалар бакчасында, Мөслимнең "Туган як" музеенда булдылар. Ветераннар өчен каршы алу тантаналары, экскурсияләр оештырылды, укыту-тәрбия бирүдә яңа технологияләр гамәлдә эшләп күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында дәвам иткән сөйләшүдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов идарә...
    535
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 12:15
    "Мөслим даһилары" бәйгесенең беренче уены узды
    "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелүче "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уеннарының беренче ярымфиналын ачып җибәрде. Акыл бәйгесендә көч сынашырга районның яшь укытучылары -"СМП командасы", Баланлы авыл җирлегенең - "Баланлы баланнары", Михайловка авыл җирлегенең "Эрудитлар" командасы һәм Вәрәбаш мәктәбенең "Алтын запас" командасы килде. Финалда көч алышу хокукына "Алтын...
    388
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 11:02
    Татарстан Президенты - Фатир алуда алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителергә тиеш
    Казанда «Акварель» торак комплексының 5нче йортында 402 фатир хуҗасы ачкыч алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин җитәкчелегендә даими эшли торган хөкүмәт комиссиясе төзелде. Казанда, Чаллыда һәм республиканың башка шәһәрләрендә проблемалы йортлар төзелешен төгәлләү буенча максатчан һәм планлы эш бара. Казанда Чистай урамындагы...
    401
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 10:14
    "Сүнмәс дәрт" өр-яңа концертына чакыра
    11 апрель көнне район мәдәният йортында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы яңа концерт программасын тамашачылар хозурына тәкъдим итә. Башлана 19 сәгатьтә. Керү ирекле. Концертка рәхим итегез!
    377
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 09:11
    Атна ахыры аеруча җылы булачак
    8 апрель +2, +11, аязучан-болытлы, җил - көньяктан. 9 апрель +2, +9, аязучан-болытлы, җил - көньяк-көнчыгыштан. 10 апрель +4, +6, болытлы, урыны белән, җил - көньяктан. 11 апрель 0, +5, болытлы, җил - төньяк-көнбатыштан.
    436
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 08:32
    Төзекләндерелгән мәктәптән тыш эшләр үзәгенә "Офык" исеме биреләчәк
    Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә декабрь аенда башланган төзекләндерү эшләре бар куәтенә дәвам итә. Биредә республика хөкүмәте ярдәме белән 30 млн сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Бүген авиа һәм автомодельләштерү, экология түгәрәкләре, югары технологияләр өчен цех һәм методистлар өчен бүлмәләр бүленгән, штукатурлау, агарту эшләре башкарылган. Обой ябыштыру, электр җиһазларын урнаштыру эшләре төгәлләнеп...
    394
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 07:34
    Шагыйрә Лилия Садриева иҗатташ дусларын җыя
    14 апрель көнне район мәдәният йортында шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Садриеваның юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтә. Программада: шагыйрәнең иҗатташ дуслары - халык җырчысы Фердинанд Фәтхи, композитор-җырчы Илһам Хисмәтуллин, районыбызның популяр җырчысы Миргарифан Ханнанов, яшь җырчылар Рөстәм Мортазин, Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар чыгыш ясаячак. Шулай...
    398
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 06:40
    Апрельгә халык сынамышлары: әтәч кычкырмаса – яңгырга, тузганак чәчәк атса – кыска җәйгә ишарә
    Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый.
    428
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 05:37
    Аның исеме – районның Хезмәт даны тактасында: Илфират Зәйниев
    Илфират Зәйниев исеме күпләргә таныш. Якташыбызның җырлары даими рәвештә ТНВ-Планета каналында яңгырый. Илфират башкаруындагы "Киек казлар", "Курай", "Синең хакта", "Әнкәем" җырларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Мирхади Разов сүзләренә Илфират үзе иҗат иткән "Мөслимемә фәтхия" җыры исә аңа танылу алып килде. Иске Вәрәш авылында үскән егет, кечкенәдән машина йөртергә, шофер булырга...
    441
    0
    0
  • 6 апрель 2017 - 04:34
    Тәрбиягә әби-бабай бирәм, кем ала? (пилот проекты турында әңгәмә)
    2017 нче елның 1 гыйнварыннан ТР территориясендә "Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә" пилот проекты эшли башлады. Әлеге проект нинди максатларны күздә тота? Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу тәртибе нинди? "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйлметҗанова белән әңгәмәбез шул хакта.
    622
    0
    0
Реклама
Реклама