Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тәрбиягә әби-бабай бирәм, кем ала? (пилот проекты турында әңгәмә)

2017 нче елның 1 гыйнварыннан ТР территориясендә "Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә" пилот проекты эшли башлады. Әлеге проект нинди максатларны күздә тота? Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу тәртибе нинди? "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйлметҗанова белән әңгәмәбез шул хакта.

- Рәмилә Расыйховна, иң элек әлеге проектның максаты нидә?

- "Өлкән кешене гаиләгә алу" пилот проектының максаты: тулысынча яки өлешчә үзен-үзе карый алмаган олы яшьтәге кешеләрне озак вакытлар дәвамында тәрбияләүдә стационар учреждениене алыштыру, аларның яшәү шартларын яхшырту.

- Тәрбиягә алынучы өлкән кешегә карата таләпләр нинди?

- Тәрбиягә алынучы хатын-кыз - 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Аларның ТР социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләрендә яшәүче яки ТР территориясендә яшәүче, социаль яклау бүлекләре тарафыннан тулысынча яки өлешчә үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы буларак танылуы яки ялгыз яшәүче өлкән кеше булуы шарт.

- Ә тәрбиягә алырга теләүче гаиләләргә нинди таләпләр куела?

- Тәрбиягә алырга теләүче граждан проект нигезләмәсендә кандидат дип йөртелә. ТР территориясендә яшәүче 60 яшькә кадәрге ир-ат яки 55 яшькә кадәрге хатын-кыз кандидат була ала. Ләкин ул гаиләгә алынучы өлкән кешенең гаилә әгъзасы (тормыш иптәше, баласы, туганы, оныгы, улыкка яки кызлыкка алынган кеше) булмаска тиеш.

- Рәмилә Расыйховна, ә бу гаиләләргә нинди дә булса хезмәт хакы яки пособие түләнәчәкме?

- Тәрбиягә алынучы өченче төркем инвалид яки инвалидлык төркеме булмаган кеше өчен - ай саен 4000 сум, икенче төркем инвалид өчен - 6000 сум, беренче төркем инвалид өчен 8000 сум күләмендә акчалата түләү каралган.

- Өлкән кешене тәрбиягә алу өчен нинди белешмәләр кирәк һәм кайда мөрәҗәгать итәргә?

- Гаиләгә тәрбиягә алу буенча 15 төргә якын төрле справка-белешмә кирәк. Шуңа күрә, мондый теләге булган гаиләләр район "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өлкәннәргә ярдәм күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Бүлек хезмәткәрләре сораулар буенча яхшылап аңлатачаклар һәм ярдәм итәчәкләр.

- Тәрбиягә алырга теләүче гаиләгә кире кагу очраклары да булырга мөмкинме?

Әгәр гаилә әгьзаларының уртача кереме яшәү минимумыннан ким булса, гаиләгә өлкән кеше алганнан соң, торак мәйданы регион нормалардан кимесә, гаилә әгьзаларының медицина буенча каршылыклары булса, суд тарафыннан җәзага тартылган булсалар, бу гаиләгә өлкән яшьтәге кеше тәрбиягә бирелми. Кызыксындырган сораулар булса, "Маяк" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә килеп яки 2-40-88 телефоны аша җавап алырга мөмкин.

Моңа кадәр гаиләләргә балаларны гына тәрбиягә бирәләр яки уллыкка-кызлыкка алалар иде. Нинди генә авыр елларда да, сугыш һәм аннан соңгы чорларда да ташландык балалар, караучысыз калган әти-әниләр булмаган диярлек. Әбиләр әйткәндәй ахыр заманмы бу, әллә инде гомер биргән улларыбыз-кызларыбыз шул дәрәҗәдә таш бәгырьлегә әйләндеме? Әлеге пилот проекты да ил җитәкчелегенең уйлануы нәтиҗәсендә, һәр өлеше юридик яктан кат-кат тикшерелгәннән соң барлыкка килгәндер. Ничек кенә булмасын, проект эшли башлады. Бу яңалык акча эшләү ысулы гына булмасын, яңалыкка иярү өчен генә хезмәт итмәсен, ә өлкәннәребезгә чын гаилә җылысы бүләк итүче изге эш булсын дигән теләктә калабыз.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев