Мөслим-информ

3 февраль 2017 яңалыклары

  • 3 февраль 2017 - 13:47
    Рафак Хәбибуллин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
    - Вәгъдәме? - Вәгъдә. - Көтәрсеңме? - Көтәрмен. - Өч ел вакыт күпмени ул, Очып кайтып җитәрмен. ...Исәнме, Галия! Сиңа сагынычлы кайнар сәлам белән Рафак. Галия! Синең язган хатыңны һәм фотоңны алдым. Чын күңелдән рәхмәт үзеңә. Карточкаң служебная книга эчендә генә сакланчак. Служебная һәрвакыт үзем белән, шулай булгач, син дә...
    1075
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 11:31
    Мөслимдә патологоанатомия бүлеге эшли башлаячак
    Район үзәк хастаханәсе территориясендә бу елның көзеннән патологоанатомия бүлеге эшли башлаячак. Биредә үлемгә китергән чирнең диагнозы ачыкланмаган яисә шик тудырган очракта мәетләрне ярачаклар. Ә инде кешене үлемгә китергән сәбәпләр билгеле булмаса яки аның дөньядан үз үлеме белән китмәү шиге булса, мәет суд-медицина экспертизасына җибәреләчәк. Бүгенгәчә мәетләрне ярырга Бөгелмә шәһәренә алып...
    987
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 10:35
    Мәгариф хезмәткәрләре арасында иң көчле 3 команда билгеләнде
    Укытучыларның V кышкы спартакиадасында быел 20 мәктәптән 335 укытучы катнашты. Мөгаллимнәр веб-йөгерү, чаңгы ярышы, шорт-трек, өстәл теннисы, турникта күтәрелү, канат тарту һ.б. спорт төрләрендә көч сынашты. База мәктәпләре арасында лицей беренче урынга чыкты. Гимназия - икенче, Г. Тукай исемендәге урта мәктәп өченче урында. Укучылар саны 60 укучыдан ким булган мәктәпләр...
    1018
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 08:23
    Бүген район үзәгендә яшәүчеләр узган елга йомгак ясаячак
    Мөслим үзәгендә яшәүчеләр игътибарына! 3 февраль көнне, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында, Мөслим авыл җирлегенең 2016 елдагы эшчәнлегенә багышланган халык җыены уза. Җыен 18 сәгатьтә башлана. Соңыннан, "Идел-йорт - 2016" республика фестивале җиңүчесе, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты халык тетары "Сүнгән йолдызлар" спектаклен тамашачылар хозурына янәдән тәкъдим итә....
    992
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 08:09
    Мөслимнән дүрт укытучы Р. Фәхретдин укуларында катнашып, җиңү яулады
    27 нче гынвар көнне Чаллы шәһәрендә XIV Республика Ризаэтдин Фәхретдин укулары булып узды. Ул укуларда безнең районнан финалга үткән 4 укытучы: Тойгельде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Давлетова, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инзилә Әюпова, Күбәк урта...
    1099
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 06:26
    Гыйнвар аенда Мөслимдә 17 бала туган
    Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, гыйнвар аенда җирлегебездә 17 бала дөньяга беренче авазларын салган. Аларның 9 ир бала, 8 кызлар. Якты дөньядан 28 райондашыбыз киткән. Аларның 14 ир - ат, 14 хатын - кыз. Елның беренче аенда 9 гаилә никахларын рәсмиләштергән булса, 5 пар аерылышкан.
    999
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 05:24
    Февральдә 4 көн рәттән ял итәчәкбез
    Бу яңа ел каникулларының күңелле кайтавазы булачак. 1 гыйнвар, бәйрәм көне, якшәмбегә туры килгәнлектән, аны 24 февральгә күчерделәр. Аннан алдагы көн, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Нәтиҗәдә безне дүрт көн рәттән ял көтә: 23, 24, 25 һәм 26 февральдә.
    1068
    0
    0
Реклама
Реклама