20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
20 гыйнвар 2017 - 16:22Мөслим яшьләре Минтимер Шәймиевка багышланган брейн-ринг уенында катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)"Мизгел" яшьләр үзәгендә Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышланган "Брейн-ринг" интеллектуаль уенының муниципаль туры үтте. Уенда 6 команда: Михайловка, Тат Бүләр, Күбәк урта мәктәпләре, Мөслим лицее, гимназия, Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп командалары катнашты.
-
20 гыйнвар 2017 - 14:16Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка мөслимлеләрдән туган көн котлавы (ВИДЕО)
-
20 гыйнвар 2017 - 12:34Оешма-предприятиеләр район волейбол чемпионатында көч сынаша (ФОТОРЕПОРТАЖ)Оешма-предприятиеләр арасында районның беренче волейбол чемпионаты старт алды. Уен ир-атлар командалары арасында уза. Чемпионат гимназия һәм Тукай исемендәге урта мәктәп базаларында уза. Гимназия спорт залында район Башкарма комитеты командасы егетләре белән районның яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе командалары көч сынашты.
-
20 гыйнвар 2017 - 11:22Пенсионерларга бирелүче юл акчасы кимиячәкТР Министрлар кабинетының 542 нче санлы карарына (17.12.2004) кертелгән үзгәрешләре нигезендә бу елны Татарстанда пенсионерларга юл йөрү өчен бирелүче айлык түләүнең күләме кимиячәк.
-
20 гыйнвар 2017 - 09:18Оешма-предприятиеләр арасында ХХVII кышкы спартакиада старт алаРайон оешма-предприятиеләре арасында ХХVII кышкы спартакиада уеннары 28 гыйнварда башлана һәм 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
20 гыйнвар 2017 - 08:09Авыл җирлекләре арасында ХХVII кышкы спартакиада 18 февральдә башланаАвыл җирлекләре арасында спартакиада ярышлары башлана. 18 февраль көнне 9.00 сәгатьтә Әмәкәй, Күбәк, Рус Шуган, Вәрәшбаш авыллары мәктәпләре спорт залларында спартакиаданы ачу тантанасы һәм җирлектә милли көрәш, канат тартышу, армспорт, волейбол, шахмат-шашка ярышлары узачак.
-
20 гыйнвар 2017 - 07:15Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хезмәт юлын Мөслимдә башлаганТатарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев хезмәт юлын Мөслим районында башлый. 1959-1962 елларда Минтимер Шәрипович Мөслимнең ремонт-техника станциясендә өлкән инженер булып эшли. Биредә ул күп яңалыклар, үзгәрешләр кертә. Детальләр ясау өчен фрезерлы станок кайтартып, эшләтеп җибәрә....
-
20 гыйнвар 2017 - 04:44Бүген Минтимер Шәймиевка 80 яшь!20 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 80 яшьлек билгеләп үтә. 1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга килгән Минтимер Шәймиев, белүебезчә, хезмәт юлын 1959 елда Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап...