17 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
17 гыйнвар 2017 - 16:10"Мизгел" яшьләр үзәге брейн-ринг уенына чакыраБу атнаның чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә "Мизгел" яшьләр үзәгендә брейн-ринг интеллектуаль уен уздырыла. 18 гыйнварда төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән - 12 команда, 19 гыйнварда урта мәктәпләрдән 6 команда уенда катнашып, белемнәрен сынаячак.
-
17 гыйнвар 2017 - 14:07Үз фельдшеры булмаган авылларга машина белән аерым табиб йөри башлыйДүшәмбе көнне Вәрәшбаш авылы халкы, фельдшерга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итеп, файдалы киңәшләр алды. Авылларга график буенча фельдшер Гөлнур Латыйпова йөри.
-
17 гыйнвар 2017 - 12:57Балалар өчен автокресло файдалану кагыйдәләренә үзгәреш кертеләчәк"12 яшьтән кечерәк булган балалар өчен автокресло файдалануга бәйле кагыйдәләр берникадәр йомшартылырга мөмкин. Закон кабул ителгән очракта, 7-12 яшьлек балаларны махсус җайланмасыз да йөртергә мөмкин булачак", - дип хәбәр итәләр районның ДАИ хезмәтеннән.
-
17 гыйнвар 2017 - 11:52"Торак" операциясе уңышсыз гаиләләрнең яшәү шартларын куркынычсыз итәчәкРеспублика буенча, шул исәптән безнең районда да, "Торак-2017" операциясе старт алды. Өлкәннәр, ялгыз гомер итүче әби-бабайлар, социаль яктан куркыныч булган гаиләләрнең яшәү шартлары бу чарада иң беренче чиратта тикшереләчәк.
-
17 гыйнвар 2017 - 09:26Район поликлинникасына яңа табиблар кайттыРайон поликлиникасында яңа белгеч - кардиолог эшли башлады. Тәнзилә Зиннурова моңарчы район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли иде.
-
17 гыйнвар 2017 - 08:19“Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре итеп Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды"Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 26 нчы отчет-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясенең генераль советы секретаре, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Неверов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре итеп, яңадан, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
-
17 гыйнвар 2017 - 07:08Авыл җирлекләре узган елга хисап тотаАвыл җирлекләре узган елдагы эшчәнлеккә хисап тота башлады. Атна башыннан Исәнсеф, Үрәзмәт, Крәш. Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә шундый сессияләр үтте инде. Анда район башлыгы Рамил Муллин, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар, "Органик Групп" җәмгыяте һәм "Урожай" агрофирмасы вәкилләре, авыл халкы катнашты. Һәр ике җирлектә дә авыл җирлеге башлыклары хисап тотты,...
-
17 гыйнвар 2017 - 06:23Аракының минималь бәясен 15% арттырачакларРоссиянең Финанслар министрлыгы ярты литр аракының берәмләп сатудагы минималь бәясен 219 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә, дип яза ТАСС. Моны 2017 елның 1 гыйнварыннан акциз ставкалары һәм 2016 елның 1 июленнән электр энергиясенә тарифларның үсүе белән аңлаталар. Нәтиҗәдә, аракының минималь бәясен 2017 елның июненнән 15 процентка арттырырга телиләр. Россиядә аракының...
-
17 гыйнвар 2017 - 04:11Ответы на актуальные вопросы предпринимателей-клиентов «Татфондбанка»В Деловом центре Торгово-промышленной палаты Набережных Челнов и региона «Закамье» прошло очередное заседание Антикризисного штаба по поддержке предпринимателей-клиентов «Татфондбанка». Как показывает практика, представители челнинских компаний обращаются к экспертам с идентичными запросами. Портал sntat.ru приводит самые злободневные. Что произошло? В декабре 2016 года «Татфондбанк» ввел лимит на снятие наличных, ограничил выдачу...