Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре 60 тапкыр чакыруларга чыккан, 22 кеше бүлеккә үзләре килгән. Гомумән алганда, 14 балага һәм 68 балигъ булган затка медицина ярдәме күрсәтелгән. Шулардан биш кеше хастаханәгә дәваланырга салынган, 14 кеше көнкүрештә имгәнү алган булган, ике кешене кояш суккан.