Мөслим-информ

21 июль 2016 яңалыклары

  • 21 июль 2016 - 12:36
    Тал бишекле Ык буйлары
    Районда иң зур проектларның берсе - Ык буен төзекләндерү эшләре бара.
    410
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 12:16
    Төзибез, төзекләнәбез
    Мөслимнең Кооператив урамындагы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт бара. Йортларның фасады металлосайдинг белән тышлана. Ремонтны районның капиталь төзелеш идарәсе башкара. Яңа төзелеп килүче Вахитов урамындагы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре бара. Вахитов урамындагы 11нче һәм 13нче күпфатирлы йортлар һәм җәмәгать мунчасы тирәсендә юллар ремонтлана.
    873
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 12:10
    Хастаханә юллары
    Үзәк хастаханә территориясендә "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы эшчеләре юл салу белән мәшгуль. Биредә керү юллары, парковка эшләнә. Хастаханәгә килгән кунаклар һәм медперсонал өчен аерым машина кую урыны да булдырылачак. Парковка тирәсендә брусчаткадан юл да ясала.
    926
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 10:49
    “Юл буеннан карбызлар алмагыз” — Роспотребнадзор
    Алар сәламәтлек өчен икеләтә зыянлы, ди белгечләр
    875
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 09:58
    МТВ 20.07.2016
    520
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 09:26
    Китаплар балалар янында кунакта
    20 июль үзәк китапханә хезмәткәрләре "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашу үткәрде. Балаларны яңа кайткан китаплар, китапханә тарихы белән таныштырдылар, табышмаклар бәйгесе уздырдылар. Балалар очрашудан канәгать калдылар.
    370
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 09:20
    Районыбызның күп кенә авылларында ут булмый
    22 июль көнне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Күбәк, Иске Карамалы, Түреш авылларында, 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Крәш Шуран, Каенсаз һәм Ташъелга авылларында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләре җәмгыятеннән.
    826
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 09:17
    Урып-җыю кампаниясе башланып китте, бу көнгә кадәр 670 тоннан икмәк кабул ителгән
    Районыбызда урып - җыю кампаниясе көннән - көн кыза бара. Икмәк кабул итү предприятисеннән алынган мәгълуматлар буенча, бүгенге көнгә 670 тонна икмәк: арыш һәм көзге бодай кабул ителгән. Шуның 300 тоннасы "Органик групп "Ык" һәм "Органик "Урожай" агрофирмасы кырларыннан китерелгән. Ә калган икмәк Минзәлә районының "Чулман" һәм "Минзәлә" агрофирмаларыннан. Оешмада...
    851
    0
    0
  • 21 июль 2016 - 09:16
    Авыл хуҗалыгы саннарда
    Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе дәвам итә. 21 июльгә алынган мәгълуматлардан күренгәнчә район буенча шәхси хуҗалыкларның 69% барланып 74% җирләре исәпкә алынган. Крестьян фермер хуҗалыкларның 90% барланып, 75% җирләре исәпкә алынды, дип хәбәр итәләр район исәпкә алу штабыннан.
    852
    0
    0
Реклама
Реклама