24 май 2016 яңалыклары
-
24 май 2016 - 14:13Атлар алга чабаБашкортостанның Дүртөйле шәһәрендә ат ярышлары үтте. Бәйгедә Башкортостаннан һәм Татарстаннан барлыгы 67 ат катнашты. Өч яшьлек атлар арасында Айдар Зиннуровның Виккинг кушаматлы аты - икенче, Фазаел Вәлиевнең Гамлеты дүрт яшьтән өлкәнрәк 18 ат арасында беренче урынны яулады. Василий Пискуновның ике яшьлек Ева кушаматлы инглиз-гарәп токымлы чабышкысында Айбулат Иннатуллин уңышлы чыгышы...
-
24 май 2016 - 14:06Яңа уңыш кабул итүгә әзерләнәләрҖаваплылыгы чикләнгән "Мөслим элеваторы" җәмгыятендә кызу эш көннәре. Оешма хезмәткәрләре яңа уңышны кабул итәргә әзерләнә. Икмәк сакланучы складларны чистарталар, юалар, дизенфекция үткәрәләр, ашлык киптерү җайланмаларын ремонтлыйлар. биредә шулай ук терлекләр өчен катнаш азык та җитетерелә. Көнгә 60-70 тонна эшләнгән азыкны җәмгыятьнең "Органик групп" җәмгыятенең "Урожай, "Ык", "Минзәлә", "Чулман" бүлекчәләренә озаталар.
-
24 май 2016 - 12:12Эштән туктасаңИндексация исәпкә алынган иминият пенсиясен түләү закон нигезендә эштән киткән айдан соң өч ай үткәч кенә башкарыла. Мәсәлән, 2016 нчы елның апрелендә эшчәнлеген туктатканнарга индексация исәпкә алынган пенсия - 2016 нчы елның 1 августыннан гына, 2016 нчы елның май аенда эштән киткәннәргә 1 сентябрьдән башлап түләнә.
-
24 май 2016 - 11:43Район тарихчылары мәктәп музейларында булып кайттылар20 - 23 май көннәрендә тарихчылар клубы һәм иҗтимагый совет членнары район мәктәпләрендәге музейларның эшчәнлекләре белән танышуларын дәвам итеп, Олы Чакмак, Рус Шуган, Баланлы, Михайловка, Тойгелде, Вәрәш - Баш, Симәк, Мари Бүләр, Тат Бүләр һәм Тат Шуран мәктәпләрендә булдылар. Музейларның күбесендә эш оештырылган, экспонатлар бай, төрле милләтләрнең почмаклары, элекке колхоз...
-
24 май 2016 - 08:29"Игътибар балалар!" профилактик акциясе кысаларында "Яшь инспекторлар" рейдка чыктыларРеспубликакүләм шул исәптән районыбызда да "Игътибар балалар!" профилактик акциясе дәвам итә, акция 20 майдан башлап 20 июньгә кадәр барачак. Акция кысаларында бүген "Яшь инспекторлар" ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Мөслим урамына чыгып руль артында утыручы райондашларыбызга юл-йөрү кагыйдәләре хакында мәгълүмәт һәм буклетлар тапшырдылар.
-
24 май 2016 - 08:23Егетләребез армия сафларына китәХәрби хезмәткә язгы чакырылыш бара. План буенча быел язгы чакырылышта 50 егетебез армиягә китәргә тиеш. 11 майда - алты, 16 майда - биш, 18 майда - дүрт егет хәрби хезмәткә озатылды. Чираттагы отправка иртәгә - 25 майда иде. Егетләребез исән-сау хезмәт итеп кайтуын телибез.
-
24 май 2016 - 06:21Авылларда ут булмый23 майдан алып 27 майга кадәр, 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгать аралыгында Дусай, Баек, Сәфәр һәм Горбуновка авылларында ут булмаячак. 24 - 25 май көннәрендә линиядә ремонт эшләре бару сәбәпле, 9:00 сәгатьтән алып 18:00 сәгатькә кадәр Сикия авылында ут булмый дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.