Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атлар алга чаба

Башкортостанның Дүртөйле шәһәрендә ат ярышлары үтте. Бәйгедә Башкортостаннан һәм Татарстаннан барлыгы 67 ат катнашты. Өч яшьлек атлар арасында Айдар Зиннуровның Виккинг кушаматлы аты - икенче, Фазаел Вәлиевнең Гамлеты дүрт яшьтән өлкәнрәк 18 ат арасында беренче урынны яулады. Василий Пискуновның ике яшьлек Ева кушаматлы инглиз-гарәп токымлы чабышкысында Айбулат Иннатуллин уңышлы чыгышы...

Башкортостанның Дүртөйле шәһәрендә ат ярышлары үтте. Бәйгедә Башкортостаннан һәм Татарстаннан барлыгы 67 ат катнашты. Өч яшьлек атлар арасында Айдар Зиннуровның Виккинг кушаматлы аты - икенче, Фазаел Вәлиевнең Гамлеты дүрт яшьтән өлкәнрәк 18 ат арасында беренче урынны яулады. Василий Пискуновның ике яшьлек Ева кушаматлы инглиз-гарәп токымлы чабышкысында Айбулат Иннатуллин уңышлы чыгышы белән куандырды. Атларның барысы да Мөслим ат спорты комплексында тәрбияләнә. Мөслим ат спорты мәктәбенә узган ел район башлыгы Рамил Муллин дүрт ат сатып алып биргән иде. Быел, җитәкчеләрдән беренче булып, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Василий Пискунов чабышкы аты сатып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев