Мөслим-информ

12 май 2016 яңалыклары

  • 12 май 2016 - 11:38
    Сабантуйга да күп калмады
    Бүген Нурлыгаян паркында милли бәйрәмебез үткәрү буенча киңәшмә узды. Аны район бапшлыгы Рамил Муллин алып барды. Киңәшмәдә паркны чистарту, төзекләндерү, бәйрәмне үткәрү буенча оешма-предприятиеләргә, мәгариф учреждениеләренә эш бүленеше җиткерелде.
    396
    0
    0
  • 12 май 2016 - 10:52
    Сугыш ветераны тәбрикләүләр кабул итә
    Атлас авылында гомер итүче Шәйдулла Фәйзуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Муллин, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов килде. Ветеранга РФ Президентының котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
    1030
    0
    0
  • 12 май 2016 - 10:23
    Бәйрәмгә чакырып калабыз
    15 май көнне Габдулла Тукай исемендәге мәктәпнең уен мәйданында - Гаилә көне уңаеннан бәйрәм оештырыла. Башлана 15:00 сәгатьтә.
    453
    0
    0
  • 12 май 2016 - 09:18
    Авылларда ут булмый
    13 май көнне линиядә ремонт эшләре бару сәбәпле Әмәкәй авылында 9:00 сәгатьттән алып 10:00 сәгатькә кадәр; Бәкәбез авылының Речная һәм Вахитов урамнарында 9:00 алып 16:00 сәгатькә кадәр; Иске Әлмәт авылының 13:00 алып 16:00 сәгатькә кадәр ут булмый дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
    281
    0
    0
  • 12 май 2016 - 08:15
    Тарихчылар клубы оешты
    Районның Иҗтимагый советы каршында оештырылучы Тарихчылар клубының беренче утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов алып барды. Тарихчылар клубының җитәкчесе итеп Разия Гыйлаҗина, фәнни-әдәби җитәкче Мөҗәһит Әхмәтҗанов, эксперт-архив Дамир Идиатуллин, Иҗтимагый советтан - Лилия Садриева, музейдан Синара Яббарова вәкил итеп билгеләнде. Яңа оешкан клуб мәктәпләр, авыллар, гомумән, Мөслим районы...
    326
    0
    0
  • 12 май 2016 - 08:00
    Хезмәтен хөрмәтләп
    Күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлегендә югары күрсәткечләр өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән "УК "ПРОСТО МОЛОКО" җәмгыятенең "Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы" филиалы өлкән экономисты Хафизова Лилия Рашат кызы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
    406
    0
    0
  • 12 май 2016 - 07:39
    Кемнәр китап ярата
    Үзәк китапханә район буенча игълан ителгән "Иң күп китап укучы" конкурсына йомгак ясады. 2015 елда Әнисә Нурлыгаянова, Римма Сәфиуллина, Наил Гыйльметдинов, Рөстәм Нуриев, Мөнир Камалов, Фәнүзә Фәрхетдинова, Нәзирә Имаметдинова, Фәйрүзә Ильясова, Игорь Виноградов, Ландыш Таҗиева өлкәннәр арасында иң күп китап укучы дип табылды. Балалар арасында лицейның 4 классыннан - Мөхәммәт...
    431
    0
    0
  • 12 май 2016 - 07:35
    Яшел Мөслим
    Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, ФОРПОСТ, "Яшьлек" спорткомплексы, "Нептун" бассейны хезмәткәрләре Кооператив урамының ике ягында 400 төптән артык гөлҗимеш куаклары утыртты. Куак утыртуда шулай ук гимназия укучылары, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предпиятиесе хезмәткәрләре дә тырышып эшләде. Районда #ЯшелМослим конкурсы бара, син дә...
    420
    0
    0
  • 12 май 2016 - 06:49
    Сабантуй җитә
    Җәй башы бәйрәмнәргә бай. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен үткәрү көннәре билгеләнде. Быел Сабантуй 4 июньдә - авылларда, 5 июньдә район үзәгендә узачак.
    463
    0
    0
  • 12 май 2016 - 05:54
    МТВ 11.05.2016
    487
    0
    0
Реклама
Реклама