Мөслим-информ

20 апрель 2016 яңалыклары

  • 20 апрель 2016 - 11:19
    “Тылсымлы куллар” республика балалар иҗади бәйгесендә Ислам Хәсәнов 3 урынны алды
    Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучы Миләүшә Хәсәнова җитәкчелегендә фәнни-тикшеренү эшләре белән конференцияләрдә чыгыш ясый, иҗади конкурсларда катнаша. 1 сыйныф укучысы Алисә Исламова белән 2 сыйныф укучысы Карина Нугаева башлангыч сыйныфлар арасында узган "Беренче адымнар" исемле муниципаль конкурста "Иң яхшы докладчылар" номинациясендә грамота белән бүләкләнде. "Тылсымлы куллар" республика...
    387
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 11:09
    “Сандугач сайрар илем” балалар иҗат фестивален быел унтугызынчы тапкыр үткәрде. Фестиваль 2 апрель көнне Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сараенда гала-концерт белән тәмамланды
    Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды "Сандугач сайрар илем" балалар иҗат фестивален быел унтугызынчы тапкыр үткәрде. Фестиваль 2 апрель көнне Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда гала-концерт белән тәмамланды. Мөслим сәнгать мәктәбенең Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге "Асса" бию ансамбле хореография номинациясендә 1 урын алды. Ансамбль 17-18 апрель көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай...
    342
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 11:06
    15 апрельдә “Нептун” бассейнында йөзү буенча бәйге узды
    Ярышларга районның 19 белем бирү учреждениесеннән 100гә якын укучы катнашып, 25 метрга ирекле стильдә йөзү буенча көч сынашты. 1-4 сыйныфлар өчен уздырылган бәйгедә кызлар арасында беренче өчлектә - лицейдан Рания Абдуллина, Симәктән Адилә Бәдретдинова, гимназиядән Ралина Искәндәрова. Малайлар арасындагы ярышта лицейдан Инсаф Сафинга тиңнәр булмады. 2 һәм 3нче урыннарны гимназиядән...
    331
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 11:04
    Үзәк китапханәдә библиотөн узачак
    22 апрель көнне үзәк китапханә каршында китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге белән берлектә, бөек Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, "Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка" исемле библиотөн үткәрә. Башлана - 18.00 сәгатьтә.Программада: Тукайның әкият геройлары белән очрашу һәм Тукай шигырьләренә сәяхәт. Балалар өчен аерым конкурслар үтәчәк. Сезне бәйрәмгә...
    394
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 10:58
    Мөслимдә сыр чыгара башладылар
    Мөслимгә якын-тирә авылларда гына түгел, ярыйсы ук читтә урнашкан җирлекләрдә дә шәхси эшмәкәрләр үз эшләрен булдырып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр. Шундыйларның берсе - Тат.Шуран авылында эш башлаган Герман һәм Николай Алчиннар. Ике туган сөйләшеп авыл хуҗалыгының иң авыр тармакларының берсе булган сөт юнәлешен сайлап, сыр ясау тармагына тукталалар....
    336
    0
    0
  • 20 апрель 2016 - 07:19
    Мөслим йолдызлары Казанны яулады
    Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Р. Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче "Созвездие-Йолдызлык-2016" республика телевизион яшьләр фестивале 11-15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә республиканың зона турларында җиңү яулаган балаларын җыйды. Районыбызның Мөслимдә үткәрелгән зона бәйгесендә җиңгән 78 сәләтле баласы да бу матур чарада катнашты....
    956
    0
    0
Реклама
Реклама