Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим йолдызлары Казанны яулады

Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Р. Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче "Созвездие-Йолдызлык-2016" республика телевизион яшьләр фестивале 11-15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә республиканың зона турларында җиңү яулаган балаларын җыйды. Районыбызның Мөслимдә үткәрелгән зона бәйгесендә җиңгән 78 сәләтле баласы да бу матур чарада катнашты....

Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Р. Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче "Созвездие-Йолдызлык-2016" республика телевизион яшьләр фестивале 11-15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә республиканың зона турларында җиңү яулаган балаларын җыйды.

Районыбызның Мөслимдә үткәрелгән зона бәйгесендә җиңгән 78 сәләтле баласы да бу матур чарада катнашты. Беренче турда вокал-соло номинациясендә - сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Татьяна Новикова (укытучысы - Румия Деникаева), Алинә Әхмәтҗанова, Илсур Кирамов, Гүзәл Зиннурова (Мөршидә Әхмәтҗанова), конферанс номинациясендә - Регина Шәйгәрданова (Ләйсән Замалова), хореография номинациясендә Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге "Кәләпүш" бию ансамбле, уңышлы чыгыш ясап, дипломант булдылар. Данир Мирсалихов (җитәкчесе - Ирек Салихҗанов), Айнур Латыйпов (Гөлназ Йосыпова) икенче турда да уңышлы чыгыш ясадылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. 15 апрельдә кичке гала-концертта Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле чыгыш ясады һәм өченче урынны алды. Конферанслар Илназ Яхин (укытучысы - Лилия Ялалова), Азамат Кашапов һәм Инсаф Фәрхетдинов (Илмира Гәрәева), "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә җиңү яулап, гала-концертта бүләкләнделәр. Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге "Ас-са" бию ансамбле 22-23 апрель көннәрендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта катнашачак.

Балалар чыгыш ясау белән беррәттән Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булдылар, аквапаркта, "Ривьера" кинотеатрында, "Зарница", Fun-24 һәм КидСпейс күңел ачу үзәкләрендә ял иттеләр. Фестивальнең истәлек бүләге итеп һәрбер катнашучы балага "Йолдызлык" символы төшерелгән сумка һәм футболка тапшырылды. Балаларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә, бу дәрәҗәле конкурста катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район хакимиятенә, балаларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга киләчәктә дә зур җиңүләр, иҗади уңышлар телибез, берсеннән-берсе матур чыгышлары белән райондашларыбызны сөендереп торсыннар иде.

Быел "Йолдызлык" фестивалендә республиканың 45 районыннан, Әстерхан, Мәскәү, Ульяновск, Стәрлетамактан барлыгы 67 мең бала катнашты. Аларның 23 меңнән артыгы ярымфиналда чыгыш ясап, 4 мең 500 бала йомгаклау турына үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X