24 август 2015 яңалыклары
-
24 август 2015 - 13:57Иске Карамалыда узган урам бәйрәменә чит шәһәрләрлдән дә кунаклар кайтканИске Карамалы авылының Игенче урамында урам бәйрәме уздырылган. Кайчандыр шушы авылда туып-үскән авылдашлар Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Азнакай, Баулы районнарыннан бәйрәмгә кайтканнар.
-
24 август 2015 - 11:52Яшьләр Россия дәүләт флагы көнен билгеләп үтте22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелде. РФ Президенты указы нигезендә үткәрелүче әлеге дата уңаеннан "Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Искра" активистлар хәрәкәте акция оештырды. Алар мөслимлеләргә Россия флагына кергән төсләрдән ясалган тасма бүләк итте.
-
24 август 2015 - 09:1529 августта узачак Татарстан Республикасы көненә һәм Мөслим районының 85 еллык юбилеена багышланган бәйрәм программасы9.00-9.30 - Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында кунакларны каршы алу
-
24 август 2015 - 07:41Маршрут автобусының тукталышлары һәм йөрү сәгатьләреИнде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада район үзәге урамнары буйлап маршрут автобусы йөри башлады. Ул көненә 9 рейс ясый. Билет бәясе 15 сум.
-
24 август 2015 - 06:38Социалистик хезмәт герое Зәкәрия Кашаповның тормыш иптәше Рәхилә Кашаповага 90 яшь тулдыБаланлы авылында яшәүче 5 бала әнисе, социалистик хезмәт герое Зәкәрия Кашаповның тормыш иптәше Рәхилә Кашаповага 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән котларга килгән район җитәкчелеге РФ Президентының котлау хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды.
-
24 август 2015 - 06:24Пушкин скверында хәтта фильмнар да карап булачакБилгеле булганча, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында республикада барлыгы 143 парк һәм сквер төзекләндерелергә тиеш. Аларның 75 ен яңадан төзү, ә 68 енә капиталь ремонт ясау күздә тотыла. "Парк һәм скверлар" программасы өчен бүлеп бирелгән акча күләме...
-
24 август 2015 - 04:36Вәрәшбашта юл да ремонтлана, буа да төзекләндерелә, чишмәләр дә тәртиптәБу җәйдә Вәрәшбаш авылы янында урнашкан буада күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган. Федераль программага нигезләнеп, республика бюджетыннан 2 млн 600 мең сумга буага бара торган юллар салынган, дамбалар, авария шлюзларына капиталь төзекләндерү үткәрелгән.