Мөслим-информ

27 июль 2015 яңалыклары

  • 27 июль 2015 - 15:31
    Мөслимдә иң матур гаиләне билгелиячәкләр
    Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм Мөслим матбугат үзәге җирлегебездә яшәүче гаиләләр арасында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә.
  • 27 июль 2015 - 14:59
    "Пушкин" скверына уен комплекслары кайтартылды
    Булачак «Пушкин» скверына бүген балалар өчен уен комплекслары алып кайтарылды. Монда ике уен комплексы, 32 таган һәм бер карусель булдырылачак. Балалар өчен уен җиһазларын Казан шәһәреннең "Ксил" җәмгыятеннән кайтарылды. Хәзерге вакытта уен комплексларын эшчеләр урнаштыру белән мәшгуль.
  • 27 июль 2015 - 13:27
    Бәйрәм салюты (26.07.2015)
    Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә Мөслимдә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмнән соң райондашларыбызны салют белән сөендерделәр. Тамашага бара алмаган райондашларыбыз салют видеоязмасын бүген карый ала.
  • 27 июль 2015 - 12:18
    Мәдрәсәдә балалар өчен ислам лагере оештырылды
    Мөслим авылында урнашкан мәдрәсәдә балалар өчен ислам лагере оештырылган иде. Бу күркәм традицияне 10 ел дәвамында Габдрахманова Разалия хажия Ибрагим кызы алып бара. Лагерга 3 яшьтән алып 16 яшькә тикле балалар йөриләр.
  • 27 июль 2015 - 10:15
    Авыл юллары ремонтлана
    Халыкка авылларда яшәү өчен барлык шартларны да тудырырга тырыша җитәкчеләребез. Бүген Исәнсеф авыл җирлегенә караучы Тат.Бүләр, Михайловка авыл җирлегенә караучы Элемтә авылларында "Мост" җәмгыяте егетләре ике төркемгә бүленеп юл салу белән мәшгуль.
  • 27 июль 2015 - 09:51
    Мемориаль комплекска десант төшә
    2 август көнне Россиядә традиция буенча һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләр хаклы рәвештә Россия армиясенең элитасы булып санала. Десантчылар һөнәри яктан да, әхлакый яктан да хәзерлеклерәк. Алар барлык кайнар нокталарда катнашып, үзләренә тиңнәрнең булмаганлыгын кат-кат расладылар. Бөек Ватан сугышы елларынна алып, бүгенгәчә һава десанты гаскәрләре батырлык һәм...
  • 27 июль 2015 - 08:35
    МТВ 25.07.2015
  • 27 июль 2015 - 08:22
    Поздравления 22.07.2015
  • 27 июль 2015 - 07:39
    Мөслимдә иң яшь әнигә 18, ә иң яшь әтигә 20 яшь
    Гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләрен районыбызда ГХАТ бүлеге һәм 18 авыл җирлеге Башкарма комитеты гамәлгә ашыра. Безгә төрле сораулар белән: 1200 гә якын кеше мөрәҗәгать итте, барлыгы 366 гражданнар хәле актлары теркәлде. 395 юридик мәгънәгә ия булган башка хезмәтләр күрсәтелде: 139 кабат таныклык бирелде, 231 белешмә һәм 25 гражданлык актына...
  • 27 июль 2015 - 06:16
    "Президент белән бергә" хәрәкәте пикет оештырды
    Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә "Нурлыгяан" паркында Яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм алдыннан "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте пикет оештырды.
  • 27 июль 2015 - 05:48
    Мөслимдә Яшьләр көне билгеләп үтелде
    26 июль көнне "Нурлыгаян" паркында Яшьләр көне уздырылды. 16нчы бөтендөнья су чемпионатына багышлап оештырылган бу бәйрәм мөслимлеләргә өч сәгатьлек ял бүләк итте. Тантана барышынды районның иң актив яшьләре бүләкләр дә кабул итте.
Реклама
Реклама