Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мемориаль комплекска десант төшә

2 август көнне Россиядә традиция буенча һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләр хаклы рәвештә Россия армиясенең элитасы булып санала. Десантчылар һөнәри яктан да, әхлакый яктан да хәзерлеклерәк. Алар барлык кайнар нокталарда катнашып, үзләренә тиңнәрнең булмаганлыгын кат-кат расладылар. Бөек Ватан сугышы елларынна алып, бүгенгәчә һава десанты гаскәрләре батырлык һәм...

Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз, аларның Ватан мәнфәгатьләрен якларга һәрвакыт әзер булулары белән горурланабыз. СССРның, аннан соң Россиянең хәрби тарихының данлыклы битләрендә десантчылар батырлыгы мөһим урынны алып тора. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр иң катлаулы заданиеләрне, махсус опреацияләр үтиләр. Һава десанты гаскәрләре Россия армиясенең иң престижлы формированиеләре арасында. Илебезнең данлы хәрби тарихында эз калдырырга теләгән күпчелек егетләр десантчы булып хезмәт итү турында хыяллана.

Мөслим районы десантчылар берлеге исеменнән барлык десантчыларны 85 еллык юбилеебыз белән тәбриклибез һәм тантаналы чарада катнашу өчен 9.00 сәгатьтә хезмәт һәм хәрби дан мемориаль комплексына чакырабыз.

Район десантчылар берлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев