30 декабрь 2014 яңалыклары
-
30 декабрь 2014 - 08:22Район буенча 38 гаилә йорт салу өчен ярдәм йөзеннән 38 млн сум күләмендә хөкүмәт субсидиясе алды2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү федераль максатчан программа нигезендә быел район буенча 38 гаиләгә йорт салу өчен ярдәм йөзеннән 38 млн сум күләмендә хөкүмәт субсидиясе бирелде.
-
30 декабрь 2014 - 07:12Машинаңны тиеш урынга парковкалаБәйрәм алды булуга карамастан, ЮХИДИ һәм янгын сүндерү часте хезмәткәрләре район башкарма комитетының юридик бүлеге белгечләре белән берлектә рейдлар оештыра.
-
30 декабрь 2014 - 05:45Баланлы кызы Рәзилә Ханова "Мисс Салават күпере" исеменә лаек булды"Салават күпере" журналы игълан иткән "Мистер һәм Мисс Салават күпере" бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде. Журнал редакторы Зиннур Хөснияр җитәкчелегендәге җюри әгъзалары, 50 иҗат эше белән танышканнан соң, "Мисс Салават күпере" исеменә райондашыбыз - Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Рәзилә Ханованы лаек дип тапкан.
-
30 декабрь 2014 - 05:05Поликлиника шулай эшлиРайон үзәк поликлиникасында 31 декабрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскарак булачак. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, 9 гыйнвар көнне поликлиника өчен гадәти эш режимы башлана. Башка көннәрдә авыруларны ашыгыч ярдәм бүлегендә кизү торучы табиблар кабул итәчәк.