Баланлы кызы Рәзилә Ханова "Мисс Салават күпере" исеменә лаек булды
"Салават күпере" журналы игълан иткән "Мистер һәм Мисс Салават күпере" бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде. Журнал редакторы Зиннур Хөснияр җитәкчелегендәге җюри әгъзалары, 50 иҗат эше белән танышканнан соң, "Мисс Салават күпере" исеменә райондашыбыз - Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Рәзилә Ханованы лаек дип тапкан.
Рәзиләне бәйгегә укытучысы Чулпан Галләмова әзерләгән. Рәзиләнең сыйныфташы Ислам Ханов та конкурсның лауреаты булды. Рәзиләгә - планшет, Исламга Кыш бабайдан татлы бүләк тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев