19 июнь 2017 яңалыклары
-
Мөслимнең 8 мөгаллиме "Өлкән укытучы" грантына лаек булды
13 июньнән 15 июньгә кадәр районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче һәм грант откан 8 укытучы "Өлкән укытучы" гранты буенча Казан шәһәрендә белем күтәрү укуларында катнашты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге укуларны укытучыларның һөнәри осталыкларын, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан уздыра.
-
Район үзәгенең тагын 6 алты урамы тротуарлы булачак
Җәй - төзелешләр чоры. Быел да район үзәге урамнарын төзекләндерү буенча күләмле эшләр планлаштырылды. Хөкүмәт ярдәме белән Мөслимгә өстәмә финанс чаралар бүлеп бирелде. Әлеге акчага Октябрьская, Молодежная, Первомайская, Хафизов, Пушкин, Ф.Рәшитов урамнары буйлап һәм күпфункцияле үзәк территориясенә тротуар салу планлаштырылды. Бүгенге көндә эш район үзәгенең Ф. Рәшитов урамында бар
-
Сорагыз - җавап бирәбез: туйдыручысын югалту буенча пенсия кемгә билгеләнә?
Закон нигезендә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр бала белән туганлык фактына нигезләнгән барлык хокукларны югалта. Шул исәптән баладан тәрбия-карау алуга хокукны һәм балалы гаиләләр өчен булган ташламалардан файдалану хокукын да.
-
МТВ 9.06.2017
-
МТВ 7.06.2017
-
МТВ 31.05.2017
-
МТВ 26.05.2017
-
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район сәламәтлек саклау системасы хезмәктәрләре бүләкләнде (ИСЕМЛЕК)
Район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен поликлиниканың хирургия кабинеты шәфкать туташы Мөхәммәтҗанова Фәндәрия Нәбиулла кызы, үзәк хастаханәның әйдәүче бухгалтеры Шәймиева Сания Равил кызы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Португалия һәм Мексика җыелма командалары тренерлары "Казан Арена" стадионындагы атмосфераны югары бәяләде
Главный тренер сборной Португалии Фернанду Сантуш заявил, что Казань прекрасно организовала Кубок конфедераций по футболу FIFA-2017, сообщается на сайте «Казанских Ведомостей».
-
Бүген Иске Вәрәштә ут булмый
Дүәшмбе, 19 июнь көнне, линияләрдә ремонт эшләре бару сәбәпле, 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Иске Вәрәш авылының Центральная урамы 1-18 йортларында ут булмый, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
Ел башыннан Мөслимдә 63 бала туган
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә май аенда 11 бала туган. Шуларның 4е - малай, 7е - кыз бала.
-
Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен штраф мең сумга артачак
Дәүләт Думасы җәяүлеләргә юл бирмәгән йөртүчеләргә административ штраф күләмен арттыру турындагы хөкүмәт закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза "Татар-информ" сайты.
-
Татарстанда бүген яшенле яңгырлар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 июньдә республикада яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар.