Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район сәламәтлек саклау системасы хезмәктәрләре бүләкләнде (ИСЕМЛЕК)

Район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен поликлиниканың хирургия кабинеты шәфкать туташы Мөхәммәтҗанова Фәндәрия Нәбиулла кызы, үзәк хастаханәның әйдәүче бухгалтеры Шәймиева Сания Равил кызы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Участок терапевтының участок шәфкать туташы Хәбирова Ләйсән Фалих кызы, үзәк хастаханәнең әйдәүче бухгалтеры Садретдинова Кызылгөл Юлдаш кызы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәтенә лаек булдылар.

Тойгелде фельдшер-акушерлык пункты мөдире Баязитова Дамира Дамир кызы, үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге палата шәфкать туташы Гафурова Рәмилә Дөлфәт кызы, поликлиниканың процедура кабинеты шәфкать туташы Фәрхетдинова Лилия Тәлгать кызы - Мөслим муниципаль районы мактау кәгазе, Олы Чакмак фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гаделшина Илгизә Кыям кызы, гомуми практика табибы шәфкать туташы Маннанова Нурсинә Гамис кызы, Иске Чакмак фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Минһаҗева Сирена Сәет кызы Мөслим муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Геросимова Клара Хәмидулла кызы, терапия бүлеге палата шәфкать туташы Кашапова Диләрә Әбүгали кызы, терапия бүлеге кастеляншасы Сәламова Светлана Солтанмәхмүт кызы, Тамьян фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Фәзелхакова Инзилә Таҗетдин кызы, Әндереш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Солтанова Ләйлә Габделямил кызы, Яңа Сәет фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Хәкимов Рәүф Мирзамөхәммәт улы район үзәк хастаханәсенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Поликлиниканың стоматология кабинеты шәфкать туташы Хафизова Рушания Зөлфәт кызы, поликлиника җыештыручысы Сабирова Светлана Сабир кызы, гомуми практика табибы шәфкать туташы Хафизова Айгөл Рамил кызы, физиотерапия кабинеты җыештыручысы Хафизова Лилия Мөнир кызы, Сикия фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Мансурова Фәнүзә Гыйлемян кызы, әйдәүче экономист Гәрәева Рәмилә Кифарис кызы, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге шоферы Вахитов Рөстәм Зөфәр улы район үзәк хастаханәсе баш табибы Рәхмәтенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев