18 апрель 2016 яңалыклары
-
“Хәйрияче – 2015” конкурсына йомгак ясалды.Чарада ТР президенты Р.Миңнеханов катнашты
Башкаланың "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Хәйрияче - 2015" конкурсына йомгак ясалды. Бәйрәм тантанасында район Башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Хәйрияче - 2015" конкурсында 8 нче тапкыр җиңү яулаган "Агромастер" җитештерү компаниясе директоры, "Исламов" фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов, Яңа Сәет авылында гомер итүче, тәрбиягә бала алган күпбалалы...
-
Мәктәпләрдә янгынга каршы профилактик чаралар үткәрелде
Лицейда янгынга каршы "Тревога" операциясе үткәрелде. Куркынычсызлык тәэмин итү максатыннан уздырылган әлеге чарада янгын, газ, ашыгыч ярдәм хезмәте, район эчке эшләр бүлеге катнашты. Укучылар янгын чыкканда саклану чаралары, яралыга ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән танышып, алдан әзерләнгән эвакуациядә катнашты.
-
"Чисталык икеайлыгы" кысаларында барлык территорияләрдә чистарту эшләре бара
"Чисталык икеайлыгы" кысаларында бу атнаның дүшәмбесеннән оешма-предприятиеләрдә өмәләр башланды. Бүгенге көндә "Сугышчан һәм хезмәт даны" мемориаль комплексында чистарту эшләре бара. Район үзәгендәге "Миләшкәй", "Карлыгач", "Ләйсән", "Күбәләк" балалар бакчалары, "Район электр челтәрләре" җәмгыяте, "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте, "Мизгел" яшьләр үзәге, "Энергосбыт" оешмасы, район почта элемтәсе узелы, район электр элемтәсе узелы, халыкка...
-
Хәрби хезмәткә алыначак 50 дән артык егетебез контроль медицина комиссиясе узачак
21 апрель көнне район поликлиникасына Казаннан табиблар комиссиясе килә. Райондашларыбызның сәламәтлеген хирург, терапевт һ.б. белгечләр бәяләячәк.
-
“Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесенең беренче туры үтте
15-17 нче апрель көннәрендә башкалабызның "Казан" бадминтон үзәгендә 2005-2006 нчы елгы, 2007 нче елгы һәм аннан кечкенәләр арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" бәйгесенең беренче туры үтте. Ярышта 350 якын спортчы катнашты. Шулар арасында безнең яшь бадминтончылар да көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, парлы разрядта Нурислам Шәйхуллин һәм Ринас Ханов беренче урынны...
-
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2015» республика телевизион яшьләр фестивале 11 - 15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Уникс” күңел ачу үзәгендә республиканың зона туры узды
Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2015» республика телевизион яшьләр фестивале 11 - 15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 16 тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларны җыйды. Мөслимдә үткәрелгән зона турында җингән районыбызның 78...
-
"Ел китабы" бәйгесе йомгакланды
15 апрель көнне Республиканың Милли китапханәсендә 2014 елда чыккан китапларның "Ел китабы" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда безнең районнан дүрт язучы төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. Факил Сафин - икенче урын, Роза Хәбибуллина - беренче урын, Марсель Бакиров - беренче урын, Мөҗәһит Әхмәтҗанов - өченче урын.
-
МТВ 15.04.2016