16 май 2016 яңалыклары
-
МТВ 13.05.2016
-
"Агромастер" җитештерү компаниясе җитештергән агрегатларга сорау зур
"Агромастер" җитештерү компаниясе үз продукциясе белән төрле күргәзмәләрдә катнаша. Бүгенге көндә компания 24-27 май көннәрендә Краснодар өлкәсенең Усть-Лавинск шәһәрендә узачак "Золотая Нива" күргәзмәсенә әзерләнә. 25-27 май көннәрендә компания Кыргызстан республикасының Бишкек шәһәрендә узачак "Айл-Агро" күргәзмәсендә катнашачак. Ресурс саклау технологиясе нигезендә эшләүче агрегатлар Үзәк Россия, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы формированиеләренә сатыла....
-
Даруханә яңа урынга күчте
Мөслимдәге Гагарин урамында урнашкан "Ярдәм" даруханәсе "Пятерочка" кибете янындагы яңа бинага - "Жасмин" кибете янәшәсенә күчеп эшли башлады.
-
Туры элемтә
20 май көнне 12.00 сәгатьтә Мөслим радиосында район мәгариф идарәсе начальнигы Демидов Рафаэль Тимофеевич белән туры элемтә үтәчәк. Мәгариф өлкәсенә кагылышлы сорауларыгызны җомга көнгә кадәр - 2-55-00, эфир вакытында 2-43-05 телефоны аша бирергә мөмкин.
-
Лицейлылар бәйрәм үткәрәләр
Бүген "Яшьлек" спорткомплексында лицейның 5, 6, 7 сыйныф укучылары белән Халыкара гаилә көне уңаеннан Сабантуй оештырыла. Чарада укучыларның әти-әниләре дә катнашыр, дип көтелә. Башлана 17:00 сәгатьттә. 17 май көнне исә район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова лицейның 10 сыйныф укучылары белән Халыкара гаилә көненә багышланган дәрес үткәрәчәк.
-
Районыбызда "Халыкара Гаилә көнен" зурлап уздыралар
Кичә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе янындагы балалар мәйданчыгында Халыкара гаилә көне уңаеннан бәйрәм үтте. Аны "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре, "Очкын" хәрәкәте һәм "Яшь гвардия" активистлары оештырды. Бәйрәм кызыклы уеннар, конкурслар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. Актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Район ЭЭМ "Гаилә көне" уңаеннан конкурс игълан ителде
Россия Эчке эшләр министрлыгы Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан һәм полиция хезмәткәрләренең позитив йөзен формалаштыру максатында "Полицейский дядя Степа" балалар иҗаты бәйгесен игълан итте. Анда 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Бәйгенең җирле - район этабы төгәлләнде. Мөслим лицее укытучысы Светлана Иванова җитәкчелегендә 3 б сыйныф укучылары пенопласттан...
-
“Туган як”та чәчү тәмамлана
"Туган як" агрофирмасы эшчәннәре алга куйган планнарын үз вакытында башкарып чыктылар. Бүген биредә иртә язгы культуралар чәчү тәмамланды. Механизаторлар Мәллә Тамак һәм Түбән Табын бүлекчәләрендә кукуруз чәчү белән шөгыльләнәләр. 1000 гектар җирдә игеләчәк техник культураны бер атна эчендә чәчүне максат итеп эшли агрофирма уңганнары.
-
Илүзә – җиңүче
13 майда Әлмәт шәһәрендә "Ак җилкән" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры булып узды. Гимназиянең 9 нчы класс укучысы Илүзә Кашапова бу бәйгенең "Проза" номинациясендә 1 нче урынны яулады. Илүзәнең бу беренче җиңүе генә түгел. Ул "Җиңү җыры" республика бәйгесе, 3 ел рәттән "Илһам", 2 ел рәттән "Ак җилкән" бөтенроссия...