11 июнь 2023 яңалыклары
-
Мөслимдә Сабантуй үтте (+фоторепортаж)
Бүген Мөслимдә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй булып узды.
-
Ат чабышы - Сабантуйның иң матур мизгелләренең берсе (+фоторепортаж)
Быелгы бәйрәмдә алты заездда 34 ат катнашты.
-
Сабантуйда кыр батырлары хөрмәтләнде (+фоторепортаж)
Сабантуйның төп хуҗалары - кыр батырлары.
-
Абсолют батыр исемен Илнар Сәетгалиев алды (+фоторепортаж)
Сабан туеның иң озакка сузылган бәйгесе - милли көрәш. Бәйрәм көрәш белән тәмамлана.
-
12 июнь көненә һава торышы
Явым-төшемсез.
-
Көрәшчеләр нәселе
Абыйлы-энеле Ирек һәм Ленар Садретдиновлар кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнә. Әлеге төр спортны алар нәселләре белән үзләштергән. Бабалары һәм бабаларының әтисе “Мөслим батырлары” исемен йөрткән.
-
Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган
Менә шуннан соң инде Сабантуй бәйрәменең үзенә чират җитә. Аның иң үзәк һәм иң кызыклы өлеше, әлбәттә, мәйдан. Сабантуй бәйрәме асылда нәкъ менә мәйданда һәм төрле ярыш-бәйгеләр оештырыла торган урында халыкның язгы сабанга һәм сабан ашлыгы чәчүгә нинди әзерлек белән килүен сынау һәм күрсәтү, тамаша кылу бәйрәме буларак дөньяга килгән дә.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Сабантуйлар, сабантуйлар...
“Сабантуй” диюгә, күз алдыма балачак истәлекләре килеп баса. Узган гасырның алтмышынчы еллар башы. Миңа 6 яшьләр тирәсе. Безнең гаиләнең Нарат Асты авылына шәһәрдән күченеп кайткан гына елы иде. Яңа күлмәгемне киеп чыктым да капка төбендә торам шулай.
-
Борщ
Борщны кемнәр генә яратмый икән?! Тавык ите һәм гөмбә белән пешерелгән борщ аеруча тәмле була. Мөслимдә яшәүче Илгизә апа Сабитовадан үзенчәлекле рецепт тәкъдим итәбез.
-
Мөслимдә су булмый
Запаска су туплап куюыгыз сорала.