Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган
Менә шуннан соң инде Сабантуй бәйрәменең үзенә чират җитә. Аның иң үзәк һәм иң кызыклы өлеше, әлбәттә, мәйдан. Сабантуй бәйрәме асылда нәкъ менә мәйданда һәм төрле ярыш-бәйгеләр оештырыла торган урында халыкның язгы сабанга һәм сабан ашлыгы чәчүгә нинди әзерлек белән килүен сынау һәм күрсәтү, тамаша кылу бәйрәме буларак дөньяга килгән дә.
(Дәвамы).
Сабантуй бәйрәменең соңрак чорда формалашкан җыйнак вариантына исә әле генә сөйләгән йолалар керми. Бу камилләшкән, утырып җиткән вариант турыдан-туры бәйрәмгә бүләкләр җыюдан башланып китә. Әмма аның элгәрге кереш йолаларның дәвамы, соңгы буыны булганлыгын кайбер якларда, мәсәлән, Пермь ягы татарларында һәм Мамадыш ягында Сабантуйга бүләк җыюның “сөрән йоласы” дип, ә бүләк җыйганда башкарылган махсус җырларның “сөрән җырлары” дип йөртелүе әйтеп тора. Сүз уңаеннан шундый җырлардан мисал да китерик:
Ошбу ла йортның баскычлары –
Барысы да бадъян агачы,
Ошбу ла йортның хуҗалары –
Барысы да былбыл баласы.
Безләр килдек, ай, сезләргә,
Тастымаллар бирдегез безләргә,
Тастымаллар бирдегез,
ай, безләргә,
Алла исәнлек бирсен сезләргә.
Бүләк җыю бик күңелле һәм тантаналы итеп башкарыла, җыр-музыка һәм уен-көлке белән аралашып бара. Минзәлә һәм Лениногорск районнарында, колхоз-совхозлар исән чакта, бу гамәлгә дистәләгән иң яхшы атлар җәлеп ителә торган булган. Авылдашлары биргән сөлге, яулык, җәймә, тукыма кебек бүләкләрне җайдаклар, очын-очка төйнәп, атларның йөгәненә бәйләгәннәр һәм ияргә элгәннәр. Казан ягында һәм күпчелек авылларда бүләкләрне иң абруйлы аксакаллар катнашында колгага бәйләп җыю гадәткә кергән. Мондый вакытта өй хуҗалары, капка төбенә чыгып, алдан әзерләгән бүләкләре белән бүләк җыючыларны еш кына үзләре каршы ала.
Менә шуннан соң инде Сабантуй бәйрәменең үзенә чират җитә. Аның иң үзәк һәм иң кызыклы өлеше, әлбәттә, мәйдан. Сабантуй бәйрәме асылда нәкъ менә мәйданда һәм төрле ярыш-бәйгеләр оештырыла торган урында халыкның язгы сабанга һәм сабан ашлыгы чәчүгә нинди әзерлек белән килүен сынау һәм күрсәтү, тамаша кылу бәйрәме буларак дөньяга килгән дә. Чөнки Сабантуй мәйданында бил алышып, көрәштә физик көчләрен, тазалыкларын тамаша иткәннәр, төрле ярышларда үзләренең куәтен һәм осталыкларын күрсәткәннәр. Кыскасы, үзара көч сынашу-ярышу, куәт һәм сәләтеңне алышта, бөтен халык алдында исбатлап күрсәтү – әлеге бәйрәмнең асыл сыйфатларын тәшкил иткән.
Шунысы характерлы: Сабантуй бәйрәме кайсыдыр яклары һәм иң тирәндә яткан генетик тамырлары белән “җыен” дип йөртелүче (русча “сходка”) халык бәйрәме белән аваздаш. Кабилә-ыруг кардәшлегенә нигезләнгән бу бәйрәмне күчмә тормыш белән яшәгән бабаларыбыз җәйләүгә чыгар алдыннан уздыра торган булганнар һәм ул төрле уен-ярышлар белән бергә бәйләп уздырылган. Әмма бабаларыбыз утрак тормышка күчеп, игенчелек белән шөгыльләнә башлаганнан соң да бу бәйрәм юкка чыкмаган, ә яңа шартларга ярашып, печәнгә төшәр алдыннан үткәрелә башлаган. Ул бер община, ягъни бер җыен валиятенә берләшкән төбәктәш авылларның берсендә – үзәк авылда үткән һәм җыен да шул авылның исеме белән аталган. Совет власте елларында исә җыен белән Сабантуй йола- бәйрәмнәре үзара берләшеп киткән һәм Сабантуй, җыен кебек үк, колхоз үзәге урнашкан авылда гына үткәрелүгә күчкән. Әмма революциягә кадәр Сабантуй, җыеннан аермалы буларак, һәр авылда уздырылган. Иң кызыгы һәм иң демократик ягы шунда: мәчет һәм мәдрәсәләрне халкыбыз тоташ үз исәбенә тоткан кебек, Сабантуй бәйрәмен дә ел саен үз-үзенә хезмәт күрсәтү рәвешендә, димәк, шулай ук үз исәбенә һәм үз теләге белән оештырган.
Шәһәр җирендә, аерым алганда, Казанда, Уфада, Оренбургта авылдан чыккан татарлар шактый күп яшәгәнлектән, Сабантуй бәйрәме акрынлап авылдан шәһәргә дә күчкән. Казанда XIX йөзнең беренче яртысында әлеге бәйрәмнең ничек узганлыгын тасвирлаган истәлекләр белән без Карл Фукс һәм немец сәяхәтчесе Александр Гумбольдт язмалары аша таныша алабыз. 1829 елда, мәсәлән, Сабантуй Татар бистәсендә, 1834 елда Казан ипподромында, ә аннары Пороховой (Дары заводы) бистәсендә уздырыла. Әлеге милли гамәлне оештыруга татар байлары һәм сәүдәгәрләре шактый зур өлеш кертә. 1922 елда Казанда узган Сабантуй исә “Яз бәйрәме” дигән исем астында русларның “Троица” бәйрәме белән берләштерелә. 1940 елда Татарстан Республикасының 20 еллык юбилее уңаеннан Сабантуй бәйрәме Казанда аеруча зурлап үткәрелгән. Әлеге милли бәйрәмнең башкалабызда, хәтта Бөек Ватан сугышы чорында, ягъни 1942 һәм 1944 елларда Бөтенсоюз физкультурниклар көнендә дә уздырылганлыгы мәгълүм. Ә сугыштан соң инде Сабантуй кебек зур милли бәйрәмнең тулы канлы булып кабат әйләнеп кайтуы һәм ел да уздырыла башлавы бик табигый һәм нәкъ менә татар халкын берләштерүдә, башка халыкларга танытуда зур роль уйнаганга күрә дә, әлеге бәйрәм элек уздырылмаган төбәкләрдә, мәсәлән, Себер татарларында да уздырыла башлады.
Сабантуй мәйданында уздырыла торган ярыш-бәйге һәм уен төрләренә килгәндә, аларның төп өлеше традицион характерда милли көрәш, ат чабыштыру, йөгерү, гармунда, скрипка һәм курайда уйнау, шулай ук җыр һәм бию һәр бәйрәмнең элек- электән аерылгысыз юлдашы һәм даими атрибутлары булган, тора-бара, XIX йөзнең беренче яртысыннан ук инде, бәйрәм репертуарында тамашага – шоуга корылган төрле уен-бәйгеләр өстәлгән: күз бәйләнгән килеш чүлмәк вату, очына әтәч бәйләнгән шома туры баганага менү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп һәм көянтәгә эленгән сулы чиләкләр күтәреп узышу, бүрәнәгә атланып салам тутырылган капчыклар белән сугышу, аркан тартышу, тирбәлеп торган авыш баганада йөрү, кул көрәштерү кебек гамәлләр – әнә шундыйлардан. Һәм үзара тигезлеккә, дустанә мөнәсәбәткә корылган тагын бер җитди момент: бу гамәлләргә теләсә кайсы тамашачы иркен рәвештә катнашып китә ала. Тамашачылар белән чыгыш ясауның менә шулай үзара берләшеп китүе бәйрәмнең, чын-чыннан халыкчан һәм демократик табигатен билгели.
(Ахыры бар).
Марсель Бакиров, филология фәннәре докторы, профессор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев