3 июль 2018 яңалыклары
-
Һава торышы начарлана: яшен һәм көчле җил көтелә
Татарстан синоптиклары республикада һава торышының начараюы турында кисәтә. Бүген кич һәм иртәгә бик каты җил, яшен булуы ихтимал.
-
Мөслимдә дөнья чемпионатына багышлап футбол турниры узды
“Яшьлек” спорткомплексында Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган районара футбол турниры узды. Анда Бөгелмә шәһәре командасы җиңде.
-
Мөслимлеләр тәрбиягә бала алган гаиләләр фестивалендә катнашты
30 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае” бинасында опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Смирнова Рәмилә Мазһар кызы җитәкчелегендә тәрбиягә бала алган 3 гаилә «Йөрәк берлеге» исемендәге II Республика фестивалендә катнашты.
-
КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды
Толстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.
-
Үзәк китапханә мөслимлеләрне яңа китаплар белән таныштырды
Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Кулымда яңа китап " акциясе кысаларында яңа кайтан китапларга күзәтү ясадылар.
-
Мөслимнең опека бүлеге белгечләре Лаешта тәҗрибә уртаклашты
29 июнь көнне Лаеш шәһәрендә опека һәм попечительлек, социаль яклау өлкәсендә эшләүче белгечләр белән берлектә «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре» дигән темага утырыш узды.
-
FIFA чемпионаты вакытында Чәкчәк музеена килүчеләр саны арткан
Чит ил кунакларының иң яратып ала торган баллы ризыгы – чәкчәк, икенче урында - бавырсак.
-
Мөслим хуҗалыклары чәчүлек җирләрен тәрбияли
Бу көннәрдә игенчеләр чәчүлекләрне тәрбияләү белән мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 83 мең 560 гектар мәйдан чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелгән.
-
Әндрештә авыл көне узды
30 июнь көнне Октябрь авыл җирлегенә керүче Әндреш авылында Авыл көне узды. Бәйрәмдә төрле милли уеннар, спорт бәйгеләре үткәрелде.
-
Июнь аенда мөслимлеләр саны 11гә арткан, әмма 31гә кимегән
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълуматлар буенча июнь аенда җирлегебездә 11 бала дөньяга килгән.
-
4-5 июль көнне ут бетеп торачак АВЫЛЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Мөслим авылларында янәдән ут бетәчәк.
-
4-7 июль көннәренә ҺАВА ТОРЫШЫ
4-7 июль көннәрендә Мөслимдә нинди һава торышы булачак?
-
Кышка иң күп азык запасы - "Туган як" агрофирмасында
Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә төп көч терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелгән. Район буенча 15 мең 760 тонна сенаж, 1 мең 400 тонна печән әзерләнде.
-
"Намус" агрофирмасы Россиядә иң яхшы чөгендер үстерүче дип табылды
Котлыйбыз!