3 июль 2017 яңалыклары
-
Баланлы авыл җирлеге сабантуе быел яңа урында һәм яңача узды (ФОТОЛАР)
Баланлы авыл җирлегенең Баланлы һәм Шуганка авылларныда Сабантуй бәйрәмнәре, күп кунаклар җыеп, зур оешканлык белән үткәрелде. Баланлыда мәйдан яңа урында, авылның иң биек ноктасында, авылдашлар бик яраткан, читтә яшәүчеләр сагынып кайта торган Озын тау башына ясалды, дип яза безгә Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Бүген, 3 июльдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслимдәге ЮХИДИ бүлегендә 5 кеше хезмәт куя: бүлек начальнигы Айнур Хәйретдинов, өлкән дәүләт инспекторы Руслан Бикмурзин, инспектор Феликс Мәгъданов, техник хезмәткәр Зөлфия Вильданова һәм инспектор Гүзәл Вәлиева. Юл имимнлеге сагында торучы әлеге...
-
Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус сәфәр алдыннан тикшерү узган
Зәй янында һәлакәткә юлыккан автобус йөртүчесе бик зур тәҗрибәгә ия булган һәм транспорт чарасы сәфәр алдыннан тикшерү узган һәм төзек дип танылган. Бу хакта Neoplan автобусының иясе булган "Автовокзаллар Евразия корпорациясе" генераль директоры Фәния Хәкимова хәбәр иткән, дип яза РИА Новости.