Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Химия дөньясы – могҗиза!

Венера Семенова – Мөслим кызы. Гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә ул. Күпчелек кызлар кебек, мәктәпне тәмамлагач, табиб булырга тели. Кечкенәдән табигать фәннәренә тартыла.

– Мәктәптә укыганда геометрия, химия, физик культура иң яраткан фәннәрем иде. Әлеге фән укытучыларын да яраттым. Һәр баланың үз итмәгән фәне була. Минем өчен ул тарих иде, чөнки бик күп белергә һәм сөйләргә кирәк! Табиб булырга хыяллансам да, укытучы һөнәрен сайладым. Булачак табибларның укытучысы мин! – ди Венера Семенова.

Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Венера Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Практиканы Күбәк урта мәктәбендә уза. Казанда престижлы уку йортында эшкә калу мөмкинлеге булса да, райондашыбыз туган ягына кайта. Хезмәт юлын Мари Бүләр төп мәктәбендә башлый. Өч дистә елдан артык укучыларга химия фәннәренең нечкәлекләрен өйрәтә. 20 ел Мөслим гимназиясендә эшли.

– Әткәйнең яшьлеген сугыш урлаган: бик нык теләсә дә укый алмаган. “Миңа югары белем алырга насыйп булмады, ичмаса балаларым укысыннар, кеше булсыннар иде!” – дип, һәрберебезне югары белемле итте. Югары белеме булмаса да, бик көчле математик иде әткәй. Укыганда аның зур ярдәмен тойдык. Гаиләдә без – дүрт бала, дүртебез дә укытучы һөнәрен сайладык. Укытучы булуны мин зур мәртәбә саныйм. Укытучы укучылар белән тигез атлый, бу күңел белән һәрвакыт яшь калу мөмкинлеген бирә. Минем өчен камил укучы ул – тәрбияле укучы, ә андыйлар укытучысын хөрмәт итә һәм тыңлый белә, – ди Венера ханым.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев