Заман һәм мәгариф

«Милли тәрбия – киләчәк нигезе: Мөслимдә узган республикакүләм семинар»

Мөслимдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистлары катнашында республикакүләм семинар-киңәшмә узды

Фото - Мөслим-информ
Фото - Мөслим-информ

Мөслимдә узган семинар: традицион мәдәният чаралары аша рухи-әхлакый тәрбия бирү тәҗрибәсе

“Балалар бакчасында һәм гаиләдә традицион мәдәният чаралары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү” темасына багышланган чара милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үсеп килүче буынга тапшыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен әһәмиятле мәйданчык булды. Кунакларны Мөслимнең “Миләшкәй” һәм “Кояшкай” балалар бакчалары коллективлары кабул итте. Алар хезмәттәшләренә балалар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын, милли тәрбия юнәлешендәге эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр.


Ачык шөгыльләр, осталык дәресләре һәм “Мунчала әзерләү йоласы”

Кунаклар өчен ачык шөгыльләр, осталык дәресләре, методик эшләнмәләр күргәзмәләре оештырылды. Балалар бакчалары коллективлары милли мәдәниятебезнең байлыгын, халкыбызның борынгы йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тәрбия эшендә ничек куллануларын күрсәттеләр. Аеруча зур кызыксыну уяткан чараларның берсе кояшкайлыларның “Мунчала әзерләү йоласы” булды. Анда катнашучылар халкыбызның борынгы көнкүреше, хезмәт традицияләре белән таныштылар. Мондый шөгыльләр балаларда хезмәткә хөрмәт, милли мираска кызыксыну тәрбияләүгә ярдәм итә.


“Кояшкай” балалар бакчасы – билингваль белем бирү үзәге

Кунакларның беренче булып “Кояшкай” балалар бакчасына килүе юкка түгел. Педагогик коллектив “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грант бәйгесендә катнаша. Семинар кысаларында бәйге комиссиясе әгъзалары да учреждение эшчәнлеге белән танышып, педагогларның тәҗрибәсенә бәя бирделәр.


Милли тәрбия – “Кояшкай” балалар бакчасы эшчәнлегенең төп юнәлеше

– Халык педагогикасы принципларына һәм милли мираска таянып, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү “Кояшкай” балалар бакчасы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Бүгенге көндә педагогик коллектив “Тел – милләтнең күңел көзгесе, аның җаны һәм көнкүреше” проектын тормышка ашыра. Ул үзара тыгыз бәйләнгән биш юнәлешне үз эченә ала.


“Тел – милләтнең күңел көзгесе” проектының биш юнәлеше

Фото - Мөслим-информ
Фото - Мөслим-информ

“Гаиләм – йөрәк җылым, җылы учагым” блогы гаилә кыйммәтләренә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелсә, “Авылым һөнәрләре” балаларны халкыбызның борынгы кәсепләре, хезмәт традицияләре белән таныштыруны күздә тота. “Халкымның иҗат чишмәләре” аша нәниләр халык авыз иҗаты, җыр-биюләр, уеннар дөньясына сәяхәт итә. “Туган җирем – алтын бишек” юнәлеше туган якка мәхәббәт, аның тарихына һәм табигатенә сакчыл караш тәрбияләүгә багышлана. Ә “Халкымның күңел җәүһәрләре” милли бәйрәмнәрне, йолаларны һәм рухи кыйммәтләрне өйрәнүне берләштерә.


Миләүшә Солтанова: тәҗрибә бүлешү мөмкинлеге булуга бик шатбыз

Балаларга милли мәдәният турында белем бирү белән беррәттән халкыбызның рухи байлыгын күңелләренә сеңдерү, үз телен, милләтен һәм туган җирен яратучы шәхесләр тәрбияләү тәҗрибәсе республика кунаклары өчен дә кызыклы булгандыр дип уйлыйм. Тәҗрибә бүлешү мөмкинлеге булуга без бик шат! – ди “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова.


Г. Тукай әсәрләре буенча театральләштерелгән күренешләр

Г. Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән театральләштерелгән күренешләр дә кунаклар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Кечкенә артистлар сәхнәдә үзләрен иркен тотып, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Мөслим балалар бакчаларында милли тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Туган телне өйрәнү, халык авыз иҗаты белән танышу, милли бәйрәмнәрне һәм йолаларны өйрәнү көндәлек тәрбия эшчәнлегенең мөһим өлешен тәшкил итә. Семинар барышында тәкъдим ителгән эш алымнары моның ачык мисалы булды.


Г. Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы һәм семинарның тарихи әһәмияте

Республикакүләм семинарда катнашучылар Мөслим өчен тарихи вакыйганың – район үзәгендә бөек татар шагыйре Г. Тукайга һәйкәл ачылу тантанасының шаһиты булдылар. Милли мәдәниятне, туган телне саклауга багышланган семинарның әлеге чара белән бер көнгә туры килүе аңа аерым мәгънә өстәде.


Йолдыз Хисамиева: Мөслим тәҗрибәсе – югары дәрәҗәдә оештырылган хезмәт күрсәткече

– Бүгенге чараларда без Мөслим районында милли тәрбиягә, мәдәниятне үстерүгә, татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирелүен күрдек. Мөслим районының балалар бакчалары “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грант бәйгесендә биш ел дәвамында катнаша һәм җиңүләр яулый. Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булуы педагогик коллективларда хезмәтнең югары дәрәҗәдә оештырылу күрсәткече булып тора, – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева, мөслимлеләрнең хезмәтенә бәя биреп.


Пленар утырыш һәм интерактив күргәзмә

Чараның әһәмиятле өлешләреннән берсе булган пленар утырыш Мөслим урта мәктәбенең шушы көнне ачылган яңа актлар залында узды. Биредә чара кунакларына район үзәге балалар бакчаларында тормышка ашырылучы проектлар белән таныштыручы интерактив күргәзмә тәкъдим ителде. “Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең халыклар дуслыгын чагылдыручы биюе республика семинарында катнашучыларның күңеленә хуш килде. Утырышта балалар бакчасы һәм гаилә хезмәттәшлеге, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, милли кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды, шулай ук “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына тутырылучы документларга таләпләр турында сөйләнде.


Семинарның нәтиҗәләре: тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне ныгыту

Мөслимдә узган семинар педагогларга тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр туплау, хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту мөмкинлеге бирде. Районыбызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үзләренең эш тәҗрибәсен республика дәрәҗәсендә тәкъдим иттеләр.


Милли тәрбия – киләчәк буынның рухи нигезе

Милли тәрбия – ул үткәннәрне искә төшерү генә түгел, ә киләчәк буынның рухи нигезен булдыру да. Туган телен, халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белеп үскән бала үз тамырларын онытмый. Мөслимдә узган республикакүләм семинар да әнә шул кыйммәтләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру юлында әһәмиятле чара булды.

 


Нет комментариев