Заман һәм мәгариф

Киләчәк инженерлары ярышларда сынала

“Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә техник иҗатны үстерүгә зур игътибар бирелә

Аяз Бәдртдинов фотосы.
Аяз Бәдртдинов фотосы. 

Республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә уңышлар

Робот техникасы бүген балалар арасында иң кызыклы һәм перспективалы юнәлешләрнең берсенә әверелде. “Офык” үзәгендә укучылар роботлар җыярга, аларны программалаштырырга, катлаулы техник мәсьәләләрне чишәргә өйрәнә. Мондый шөгыльләр балаларның логик фикерләвен, иҗади сәләтен үстерә, инженерлык һөнәрләренә кызыксыну уята. Үзәктә моның өчен тиешле шартлар да тудырылган. Соңгы елларда 384 мең сумлык робот җыелмалары сатып алынган, дроннар белән шөгыльләнү өчен махсус полигон булдырылган, “РобоРалли” ярышлары мәйданчыгы яңартылган.

Бөтенроссия олимпиадасында җиңүләр

Әлеге юнәлештәге эшнең нәтиҗәләре дә сөендерә. Җәй көне робот техникасы һәм интеллектуаль системалар буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасында да мөслимлеләр сынатмады. Илназ Харисов, Аида Нәбиуллина һәм Булат Нәбиев беренче урынга лаек булды, Ринат Латыйпов өченче урынны яулады. Бу уңышларда остазлар Лилия һәм Аяз Бәдртдиновларның хезмәте зур.

“Kazan Digital Week-2026” форумы һәм мини-роботлар турниры

Күптән түгел Казанда узган “Kazan Digital Week-2026” халыкара форумы да робот техникасы өлкәсендә әһәмиятле вакыйга булды. 30 октябрьдә форум кысаларында мини-роботлар көрәше буенча Татарстанның III ачык турниры оештырылды. Анда республиканың 19 муниципалитетыннан 31 команда катнашты. Бәйгедә районыбыз данын мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Рафаэль Басыров белән Илназ Харисов яклады.

Мөслим командасының турнир тәҗрибәсе

– Мөслим командасы бу төр ярышларда икенче тапкыр катнашты. Башка командаларның роботларыннан аермалы буларак, быел без роботны үзебез җыеп алып бардык. Минемчә, булачак инженерлар өчен бу бик мөһим. Жирәбә буенча безгә көчле командалар көндәш булып чыкты. Бу әйбәт тә, чөнки көчлеләр белән ярышканда, кимчелекләр ныграк күренә. Аннан соң, бу уеннарда техниканың да сынатмавы мөһим: көтелмәгән төзексезлекләр мондый ярышларда еш була. Ярышларның 1/16 финалында егетләр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы каршындагы Халыкара компетенцияләр үзәгенең көчле командасы белән очрашты. Мөслимлеләр ышанычлы җиңү яулап, киләсе этапка узды. 1/8 финалда исә аларның көндәше былтыргы турнирның чемпионы – Буа командасы булды. Бу юлы яшь инженерлар көндәшләренә оттырды. Шулай да, турнир егетләр өчен зур тәҗрибә мәйданына әверелде. Көчле көндәшләр белән очрашу, роботларның мөмкинлекләрен сынау һәм ярыш мохитен тою киләчәккә яңа максатлар билгеләргә ярдәм итә. Мондый чаралар яшь инженерлар өчен тәҗрибә уртаклашу һәм заманча технологияләр белән танышу мәйданчыгы булып тора, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов.

Педагогларның һөнәри бәйгеләрдәге уңышы

Педагоглар үзләре дә һөнәри бәйгеләрдә актив катнаша. Аяз Бәдртдинов быел “ФОРТ” республика методик эшләнмәләр конкурсында робот техникасы дәресләре аша укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган проекты белән беренче урын алды.

 


Нет комментариев