Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Гимназиялеләр юннатлар слетында катнашты

«Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узган слетта гимназия укучылары җиңү яуладылар.

5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында юннатлар слеты узды. Ул бөтен республикадан 250дән артык егет-кызны җыйды. «Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» конкурсы нәтиҗәләре буенча Мөслим гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Ислам Бариев, 11 сыйныфтан Илина Бариева  лауреат дипломына лаек булды, Адилә Ханнанова (10 сыйныф) 2 дәрәҗә диплом алды. "Юннатларның иң яхшы отряды" конкурсында "Экокалейдоскоп" экологик берләшмәсе каршындагы "Экодоблесть" отряды үз эшен тәкъдим итеп, гимназия лауреат дипломына лаек булды . «Яшь натуралист көндәлеге» конкурсы нәтиҗәләре буенча Ислам Бариев  җиңүче булды һәм 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Һәр җиңүче Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан кыйммәтле бүләкләр алды . Укучыларның фәнни җитәкчесе,  "Эко калейдоскоп" экологик берләшмәсе җитәкчесе Ләйсән Бариева.

Фото - Л.Бариеваның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев